Логотип
Проза

Баллы кирпеч -14

Җомга намазыннан соң, Сафиулла белән Габделхәй дә Ибәтулланың кайгысын уртаклашып керделәр. Мулла вакытсыз, әле бу тормышның рәхәт- михнәтләрен күрмичә вафат булган сабыйга Хикмәтулла дип исем кушкач, ирләр сабыйны зиратка алып килделәр.

 Тарихи-биографик повесть

(Дәвамы. Башы:

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-11

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-12

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-13 )

Җомга намазыннан соң Сафиулла белән Габделхәй дә Ибәтулланың кайгысын уртаклашып керделәр. Мулла вакытсыз, әле бу тормышның рәхәт- михнәтләрен күрмичә вафат булган сабыйга Хикмәтулла дип исем кушкач, ирләр сабыйны зиратка алып килделәр. 

Ибәтулла һич үзен кулга ала алмыйча газапланды. Күзләре, иргә буйсынмыйча, дымлана да тора. Ул кечкенә генә балчык өеме янында тезләнде дә: 
– Хикмәтулла улым, миңа рәнҗеп ятма! Сине кулларымда сикертә алмадым, үзем белән бергә тарантаска утыртып йөртә алмадым. Улым минем! 

Ир кызыл балчык өемен тагын күпме сыйпап торган булыр иде, мулла сүз катты: 
– Ибәтулла туган, кабер өстендә ир-атка елап тору килешми. Тор әйдә, кайтабыз, – диде. 
Ничәмә-ничә йортлар төзеп, бүре өерләреннән исән калырлык көч тапкан олпат ир ярты аршынлык балчык өеме янында көчсез иде. 

 Бер кайгы икенчесен дә тартып китерә, диләр. Шулай, күрәсең. Үзе төсле чем-кара бозау китергән Шомырт, аякларына баса алмыйча, ике көн генә ыңгырашып, уфылдап ятты да җан бирде. Арбага да чак кына сыйган Шомыртны үләксә базына илткәндә, ирнең күңелен айкап торган хәсрәт тамчылары тышка бәреп чыкты.

Ике кулының йодрыгын уч табаннары изелеп кергәнче каты итеп кысты да, Ибәтулла үз-үзен: 
– Син нәрсә, Габдерәхим улы, ике кулың исән-сау, башың эшли, аякларың исән! Саулыгың бар, эшләрсең, малны табып була аны, кешене генә кире тормышка кайтарып булмый, – дип тынычландырды. 

Нәгыймә аякка баскач та, Ибәтулла Габделхәй белән Чүти авылына мәдрәсә төзергә китеп барды. Йорты сөтсез, майсыз калган ирнең бөтен өмете төзелешне тиз генә башкарып, Пүчинкә базарыннан бер сөтле сыер алу иде. 

 Чүти авылында Ибәтулла элек Вафа байга тукталды. Мәдрәсә төзетүче Вафа байның белеше икән – Иркутск сәүдәгәре Заһидулла Әхмәтҗан улы Шәфигуллин дигән кеше. Заһидулла бай Чүтигә җәйләрен кайтып йөри, кышын кабат Иркутскига китеп бара икән. 

– Ибәтулла, карап-карап торам да, аптырап китәм, шундый зур төзелешкә икәү генә өлгерә алырсызмы икән соң? 
– Вафа абзый, аны син әйтәсеңме, үзем әйтимме, менә Чүтидән генә безгә ярдәмгә кушылучы булмасмы, дим. Әгәренки булмаса, Болын-Балыкчыдан берничә кеше алып килми булмас. 

Вафа бай Ибәтулланың киңәшләшеп әйткән бу сүзен ошатты булса кирәк: 
– Сиңа ярдәмгә бер-ике кеше табарбыз анысы. Урманга утын ташымыйлар, үзебездә дә куллары җилле егетләр бар, – дип җаваплады. 
Җаваптан оста да разый калды. Озак та үтмәде, Вафа бай капка төбендә Сәүдәгәр ЗаҺидулла күренде. 
– Вафа туган, миңа мәдрәсә төзүче егетләр сиңа тукталган дип ишеттем. Танышыйк булмаса үзләре белән. 
Ибәтулла бераз алгарак чыкты да: 
– Йортлар, лавкалар салып, мичләр чыгарып, меңләгән кирпечләр сугып чарланган Ибәтулла Габдерәхим улы булам, – дип сәүдәгәргә кулын сузды. 
– Хуш, кем Ибәтулла туган, йорт, лавка – бер нәрсә, монда мәдрәсә төзергә кирәк булачак бит! Башкарып чыга алырсызмы икән? 

– Нишләп башкармаска?! Җаек байларына усадьба, мәдрәсәләр салып биргәнне, Иркутск сәүдәгәрләренә өя алмабыз дисезме? Менә үзегез дә күрерсез: гасыр буе яшәрлек мәдрәсә салып бирербез, шулай бит, Габделхәй туганым? – дип, сүзгә кушылмый торган иргә эндәште. 

Тегесе бу урында ныклы җавап бирергә кирәклекне шундук аңлады. 
– Төзибез, Заһидулла әфәнде, бер дигән итеп төзербез. Ибәтулла ул Тәтеш архитекторларын шаккаттырган оста. Эшкә кайчан тотынабыз? – дип, Ибәтуллага карады. Янәсе, артыгын сөйләп ташламадыммы? 
– Хуш, егетләр, кулларыгыз да телләрегез кебек шәп эшләсә, мин риза. Хәзер үк мәдрәсә салыначак урынга киттек. 

Заһидулла тимерне кызуында сугарга ярата икән: мәдрәсәне салып бетерүгә ике атна вакыт бирде. Мәдрәсә эчендәге эшләргә тагын бер атна вакыт өстәде. Агач эшен башкарырга ярдәм итүчеләрне Вафа бай табып бирергә булды. 

 Тәрәзә башларын дуга сыман итеп, 3 рәтле кирпеч бизәкләрен төгәл башкарып, ике атна тулыр-тулмаста мәдрәсәне өеп тә куйдылар. Мәдрәсә тышкы яктан карап торырга да бик килешле, эчке яктан гаҗәеп якты булып чыкты. Якты булмый хәле юк: унике тәрәз мәдрәсәне кояш нурларында коендыра. Өй кыегына сырланган кәрниз бизәкләрен яратып, тырышып эшләде Ибәтулла. Чүтидән Вафа бай табып биргән ирләр дә тырыш балта осталары икән, артык сүз әйттермичә генә, бердәм, дус булып эшләделәр. Чүтидә әле мондый зур, якты, матур йортның төзелгәне булмагач, авылныкылар да осталарның эшен һәр көнне килеп күзәтеп йөрделәр. 

Көтмәгәндә-уйламаганда, мәдрәсәнең эчендә эшләп ятканда, Шәкүр карак та килеп чыкты. Ат җене сугылган бу ир, мәдрәсәдән бигрәк, читтә баганага бәйләп куелган, тыныч кына яшел үлән кертләтеп торучы атка игътибар итте. 
– Кемнеке бу, егетләр, шәп нәрсә? Хуҗасы азыкны кызганмаган бу аттан! – дип тел шартлатты карак. 
Тәмәке көйрәтеп алырга туктаган Ибәтулла, Шәкүргә әллә ни игътибар итмәскә тырышып кына: 
– Минеке, Шәкүр туган! 
– Карале, мине дә белә торган чит-ят авыл кешеләре бар икән монда?! 
– Атлы адәмнәр сине белә инде... Бар да белә, Шәкүр! Мин дә таныйм. Юллар кисешмәсә дә! Батыр кыяфәтең үзе әйтеп тора! Син бу авылның гына түгел, тирә-якның хуҗасы инде, Шәкүр! Байлар синең исемне ишеткәндә дерелдәп куя! 
– Дөрес әйттең бит, әй, кем дим соң? 
– Менә сезнең Чүтигә бер дигән мәдрәсә салып куйган кеше инде мин! Шуннан чамала! 

Ибәтулланың эчендә ут уйнаса да, авыл куштаныннан курку-мазар әсәре сиздерергә тырышмады. Шәкүр үз куштаннары белән минут эчендә үзен боргычлап атарын белсә дә, Ат карагы алдында төчеләнеп, башын иеп сөйләшмәде. Шәкүр сул күзен кыса төшеп, бер мәдрәсә бинасын, бер Ибәтуллага карап торды да: 
– Хы! Байларга шәп йортлар, лавкалар салучы бер генә кеше бар инде безнең якларда! Ибәтулла! 
– Шул Ибәтулла синең алда тәмәке көйрәтеп утыра, – диде оста йөзенә елмаю төсмере чыгарып. 
Шәкүр атыннан сикереп төште дә: 
– Ибәтулла син булсаң, мә бишне! – диде. 
Ибәтулла төргән тәмәкесен авызына кабып. Шәкүр белән ике куллап күреште. 
– Шул Ибәтулла мин! 
Шәкүр уң күзен кысып, чертләтеп җиргә бер төкерде дә: 
– Очрашырбыз. Тагын, – дип тиз генә китеп барды. 

Ибәтулла аның бу гамәлен ни уйларга да белмичә, кабат эшкә тотынды. 

 Мәдрәсә көткәннән дә килешлерәк булып төзелеп бетте. Ибәтулла да, Габделхәй белән Чүти егетләре дә төзелештән канәгать калдылар. Заһидулла сәүдәгәр дә мәдрәсәне нык ошатып, Ибәтулланың кулын каты итеп кысты. 
– Торачак бу. Йөз ел да торачак. Ә бәлки күбрәк тә торыр. 
Чәй табыныннан соң Заһидулла хезмәт хакын Ибәтуллага тоттырды. 
– Үзең һәркемнең хезмәтенә карап түләрсең. Ышанам. 
– Әйе, әлбәттә, ничек эшләгән булсалар, кул ялын шулай алырлар. Бер дә борчылмагыз. Минем кеше кесәсенә керә торган гадәтем юк. 
Егетләр белән җыелып утыргач, Ибәтулла кесәсеннән күн тышлы дәфтәрен чыгарды. Анда ул төзелеш материаллары, төзелешкә түләү, ярдәмчеләрнең эш көнен язып бара иде. Останы гаепләүче булмады. Акчаларны төгәл бүлешкәч, Чүтинекеләр китеп барды. Ибәтулла белән Габделхәй дә юлга кузгалды. 

 Ибәтулланы хатыны борчылып көткән. 
– Инде ике көннән бирле суны үзебезнең коедан алган юк. Иртән торган җиргә коеның чиләге белән чылбыры юкка чыкты бит, сиңайтәм. Кемнең этлеге булыр икән бу? Әнә хәзер суны ерактан китерәм. Ишелгән кое янындагы коедан алам. Аның суы үзебезнең коеныкы кебек тәмле түгел шул, төче, Ибәтулла. 
– Менә инде авыртмас башка тимер тарак, уңганым! Чиләкнең чылбыры бик нык беркетелгән иде бит аркылы баганага. Моны ир-ат эшләгән инде. Миңа ачулы берәрсенең кулы уйнаган монда. Йә минем хезмәттән көнләшүченең кулы кычыткан. Дуслардан, күршеләрдән сорашып карамадыңмы соң? 
– Сорашкаладым да бит, күрүче юк. Киченнән чиләк тә, чылбыр да үз урынында иде, сиңайтәм. Кичә иртән балалар торганчы су ташып куйыйм дисәм, кое капкачы ябык, тик баганага элгән чиләк юк. Бик иртән эшләнгән эш инде бу. Күрше Кәрим абый гына: «Нәрсә кеше коесына йөрисең, үз коеңда су беттеме әллә?» – дип көлеп тора бүген... Кем белә: әллә аның эше инде, Ибәтулла? Синең күрше авылларда чыгып киткәнеңә гел ачуы килеп кала инде аның. Гел сүзләре белән тешләргә генә тора. 

Ир хатынын тынычландырырга тырышты: 
– Борчылма, хәзер төенчекләрне генә куям да, коега төшеп карармын. Бәлки кое төбендә ятадыр чиләк. 
Ибәтулла, коега куелган аркылы багананы карап: 
– Моның чылбыр беркеткән кадагын суырып алганнар шул, ир-ат эше бу, хатын-кыз көче генә җитәрлек беркетмәгән идем чылбырны. 

Юлдан соң киемнәрен алыштырып, бер чынаяк чәй эчте дә, ир чиләккә озын ат дилбегәсе бәйләп, үзе коега төшеп карарга булды. Ярдәмгә Сафиулла белән Габделхәй дә килделәр. Күрше Гафият тә ыргаклы озын колга күтәреп керде. 
– Мондый ярдәмчеләр булганда кое төбеннән чиләк кенә түгел, алтын да алып чыгып була. 
Ибәтулланы чиләккә тотындырып. аска төшерделәр. Өстә 3 ир дилбегәне багана аша әйләндереп тотып торды. Ибәтулла үзе алып төшкән ыргак белән кое төбен айкап карады. Ыргак, чыннан, да чалт итеп нәрсәгәдер бәрелде. Ыргак белән буйлый торгач, Ибәтулла кое төбеннән чиләкне эләктерә алды. 
– Күтәрегез, тартыгыз мине, кое чиләген таптым, – диде ул өстәгеләргә. 

Ир өсте манма су булса да, елмайды: 
– Менә, әйттем бит, кое төбендә алтын кебек кадерле үзебезнең чиләк яткан. Тик чылбыр элгән бавы гына өзелгән. 
Сафиулла да: 
– Кайсының кулы кычыткан инде, йә, чиләкнең бавын чабып өзәргә? Соң кое синеке генә түгел бит, урамныкылар да шуннан су ала! Чылбыры эләкмәдемени, Ибәтулла? 
Ибәтулла юешләнгән күлмәген салып сыкты да: 
– Юк, башка нәрсә ыргакка эләкмәде, туган, – диде. – Минем запаста кыскарак чылбыр бар барын, әлегә шуны куеп торырмын.. Аннары тимерче Садрыйдан озынайтып ясатып алырмын, булмаса. Менә Габделхалик байга кибет саласым бар, хезмәт өчен чылбырлата сорармын. Алдан ук. Тыңлар әле, Халик абзый, саран бай түгел, әле йорт та өйдерәм дигән иде, келәт тә ясарга сөйләшкән идек. 

Көн кичкә авышканда, кое инде кыска чылбырлы чиләге белән узучыларга сәлам биреп калды. 

Балалар әтиләрен шулкадәр сагынганнар – Ибәтулланың өстеннән дә төшмиләр, әле Галимәсе килеп сырпалана, әле Галиясе култык астына керә, Нигъмәтулла да атасы итәгенә менеп утырды да дөньясын онытты. Әтиләре Чүти кибетеннән алган клиндер белән шикәрне өчесенә дә тоттыргач, Нәгыймәне дә үз янына чакырып алды. 
– Уңганым, хәзер үзебезнең коедан су ала аласың. Йәле, менә шул хуш исле сабын белән битең юып җибәрерсең, – дип, Нәгыймәгә «Гөлҗиһан» сабыны тоттырды. 

Тормыш түгәрәкләнеп китте. Өйдә әти исе таралды. Ул исне беркем исе белән дә бутап булмый торган кадерле, сагындырган ис! Бераз гына тәмәке төтене белән кушылган тир, янган кирпеч исе. Гаилә өчен җанын да, тәнен дә бирергә әзер торган гайрәтле ир исе! 

«Коега төкермә, суын эчәрсең», – дип, белми әйтмәгән икән халык. Кое белән булган хикмәтле хәл икенче көнне үк ачылды. 
Ибәтулла атлары тора торган җәйге урынны төзәткәләп тора иде. Бәрәңге бакчалата гына аның янына Кәрим килде. 
– Ни бит, Ибәтулла күрше, ни бит... Ни бит... – дип сүзен башлый алмый торды. 
Ибәтулла белән Кәримнең әллә ни аралашканы булмаса да, Ибәтулла белә: күршесе аның тормышын, кулы һөнәрле булуын өнәп бетерми. 
– Тыңлыйм, күрше, – диде Ибәтулла. – Юкка гына яныма килмәгәнсеңдер, берәр гозерең бардыр, әйт, – диде ир. 

Кәрим, әйтергәме-юкмы дигәндәй, тамак кыра-кыра аптырады. 
– Ни бит, менә хатын кичә ипи салырга мичне кабызган гына иде, ызба төтен белән тулды, эчендә нидер бар, ахры, бер баскычы ишелгәнме дисәм инде... 
– Соң? Инде нишләмәкче буласың, миңа киңәшкә кердеңме? 
– Киңәш дип инде... Мичне нишләтергә дә белгән юк. Икмәксез дә торып булмый. Хатын да: «Бар кер, Ибәтуллага, мич чыгарып бирмәсме?» – дип чәпчи кичәдән бирле... 
– Хы! Өч көн буш вакытым бар барын. Кирпечең бармы соң? Иске кирпечләреңне чистартасыңмы? Миндә суккан кирпеч калмады. Юк. 
– Ни бит... Кемнән сорармын икән? Кирпечне, дим? 
– Анысын үзең уйла инде, мичеңне сүтеп, урынын чистартып куйсаң, ике көндә чыгарып бирәм мин сиңа яңа мич. 

Шул вакыт кулына озын чылбыр тоткан Кәрим хатыны ирләр янына килде. 
– Атасы бу каян килгән безнең базга? Әле бәрәңгегә дип төшкән идем дә, чүт абынып егылмадым шушы чылбырга. 
Кәримнең чыраена бер уч көл сиптеләрмени – күгәреп чыкты. Ибәтулла күрше хатынының кулындагы чылбырны эләктереп: 
– Каяле, күрше апа нинди хәзинә тапты икән? Соң бит бу безнең кое чылбыры! Сезнең базга ничек килеп төшкән соң ул? Мин Чүтидән кайтканчы кадагы суырып алынган чылбыр бу! 
– Юктыр, нишләп синең чылбыр безнең базда ятсын? Атасы, аңлат әле, каян килгән бу чылбыр безгә? 

Кәрим телсез калган иде. «Каракның бүреге яна», диюләре шулдыр, күрәсең, ул бер агарды, бер күгәрде дә, Ибәтулла яныннан китәргә ашыкты. 

Ибәтулла хатынның кулыннан чылбырны алып: 
– Менә бит, үз малым үземә насыйп икән! Рәхмәт яусын, күршем, – дип, энәлекләрне беркетергә тотынды. 
Ибәтулла көрсенеп китеп баручы Кәримгә эндәште: 
– Күрше, син мичеңне сүт, сүт... Кереп карармын иртәгә. 
Кәрим Ибәтуллага каршы җавап кайтарыр хәлдә түгел иде. Хатын гына: 
– Әллә сезнең кое чылбырын Кәрим алып базга атканмы, Ходаем? Берни әйтмәде бит! Ник шулай кешеләр белән этләшә икән? Көферлегенә бер төшә инде! Гомере узды кешедән көнләп.. – дип, алъяпкычы белән күзләрен сөртеп, китеп барды. 

«Бет ачуын туннан алып булмас, кереп карыйм әле күршенең мичен», – дип, Ибәтулла иртә таңнан Кәримнәргә сугылды. Кәрим мич кирпечләрен акрын гына ишегалдына ташый башлаган. 
– Ә күрше, исәнме, мин инде безгә кермәссең дә дип уйлаган идем. 
– Ник кермим, сиңа ачу итеп, балаларыңны ач тотып булмас. Хатының да яхшы күңелле синең. Ә кое чылбырын, иртәме-соңмы, син миңа үзең кертеп бирәчәк идең барыбер. Белдем мин синдә икәнен. Кая, әйдә, мичеңне карыйк, – дип, Ибәтулла арадагы низагка нокта куйды. 

Берәү булса, этлек эшләүчегә сәлам дә бирмәс иде, Ибәтулланың холкы андыйлардан түгел шул. Ял итмәсә итмәде, Кәримгә ике көн дигәндә өр-яңа мич чыгарып бирде. Яңа мичтә пешергән беренче икмәкне ашъяулыкка төреп килеп кергән Кәрим: 
– Күрше, минем сиңа түләргә акчам юк инде, бәрәңге алгач, бәрәңге бирермен. Терлекләрең өчен бер дигән азык булыр, – диде. 
Ибәтулла каршы килмәде. Тик: 
– Кәрим күрше, әйдә, үзең өзгән чылбырны кое чиләгенә беркетик булмаса, сез дә ерак коега йөрмәссез, – дип, Кәримнең өстендәге гөнаһысын җиңеләйтер сәбәп тапты. 
Ирләр артыгын сөйләшми генә кое баганасын турылап, чиләкне чылбырга беркеттеләр дә кул биреп саубуллаштылар. 

1907 ел Ибәтулла останы гына түгел, Нәгыймә туганнарын да азрак куркытып алды. Ибәтулла көз керүгә, бик нык салкын тидереп, урынга ятты. Авыл бае Габделхалик белән кирпечтән йорт, келәтләр, лавка салырга килешенгән булса да, Ибәтулла эшкә тотына алмады. Аңа кул алмашка булыша торган Сафиулла да, Габделхәй дә һич көтмәгәндә эшсез калдылар. Ноябрь салкыннары Ибәтулланың хәлен тагын да мөшкелләтте. Ул туктаусыз ютәлләде, тын ала алмыйча аптырады, аяк-куллары әле манма тиргә батты, әле өшеде. 

Спиридон агай берничә тапкыр эреткән дуңгыз мае белән ирнең күкрәген, аркаларын уды. Ибәтулланың туңуы азрак кимеде. Үзенә йорт-җир төзетәм дип торганда гына, останың авырып китүе Габделхаликның да эчен пошырды. Бай дуслары белән бу ютәлдән котылу әмәле турында киңәшеп, бер көнне Ибәтуллага бурсык мае табып китерде. Майны сыер сөте белән бергә кайнатып эчә торгач, ирнең хәле күзгә күренеп яхшыра төште. 

 Кышкы көннәрдә балалары Ибәтулла яныннан китмәде. Хәле әйбәтләнә башлагач, ул аларга агачтан юнып уенчыклар да ясады, әкиятләрен дә сөйләде. Галимәсе инде хәрефләр язарга өйрәнә, аның белән сүзләр язып, кабатлатып утыра торган булып китте. 

1908 елның мартында Ибәтулла оста белән Нәгыймә йортында, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, кыз бала җиһанга аваз салды. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Түм-түгәрәк йөзле бу матур кызчык борчулы көннәргә нокта куярга теләгәндәй, үзе тирәсендә өйдәгеләрнең барын да җыярга өлгерде. Кызчыкка Әминә дип исем куштырдылар. Ир, Нәгыймә Әминә белән әвәрә килгәндә, йорттагы эшләрне тиз генә башкарып керергә тырышты. Шул кечкенә генә бөтерчек кызны гел кулына аласы, апаларын көнләштермичә генә яратасы килде. Хәер, гаилә җанлы Ибәтулланың мәхәббәте Галимәсенә дә, Галия белән Нигъмәтулла улына да, хатыны Нәгыймәгә дә җитәрлек иде. Әминә тәпи киткәнче, ир авылда торып кына эшләргә карар кылды. 

 Яз башы белән үк Ибәтулла өч кул алмашы алып, Габделхалик байның иң элек лавкасын, аннан келәтләрен эшләде. 
Бай лавканы артык бизәкләтми генә, тиз өйдереп бетерергә теләсә дә, Ибәтулла килешмәде. 
– Соң, Габделхалик абзый, кем лавкасы дигәндә, урамнан узучылар туктап карап, эченә керәселәре килеп тормагач, ниемә ул кирпеч өеме?! Матур итеп, бизәкләп өям. Габделхалик лавкасы дип ерактан ук көлеп торырлык булсын! Оста үз дигәнен итте – лавка тирә-якта зурлыгы ягыннан да, матурлыгы ягыннан башкалардан шәбрәк килеп чыкты. 

 Ибәтулла оста 1908 елда төзегән йорт, кибет һәм келәтләр бүгенге көндә дә бик яхшы сакланган. 

 Йорт салырга дигән җирне бай Зөя буеннан ком-таш ташытып, бер саженьга күтәртте. 

Габделхалик байның биек йорты турындагы хәбәр тирә-якка тиз таралды. 
– Йортларны салып та карый бу Ибәтулла! Каян гына бизәкләрен уйлап бетерә?! Йортларның эченә керсәң дә әйләнеп чыккысыз бит! – дип, ташчының осталыгы турында кайчак көнләшеп тә, ә кайчакта сокланып та сөйли башлыйлар. Апас бае Кадыйр Латыйпов та Габделхалик йортын үз күзләре белән килеп күрде дә, китешли Ибәтулла өенә туктады.

Ибәтулла бакчада корыган алмагач ботакларын кискәләп йөри иде. 
– Әссәләмегаләйкем, Кадыйр абзый! – дип, оста башлап сәлам бирде. 
– Вәгаләйкем-әссәлам, Ибәтулла туган! 
– Ни йомыш, Кадыйр әфәнде? 
– Синең яныңа зур йомыш белән йөри инде бар да, Ибәтулла! 

Ибәтулла кулындагы пычкысын бүкәнгә куеп, бай янына ишегалдына чыкты. 
– Тыңлыйм, бай әфәнде! 
– Апаста кешеләр исе китеп сөйләгәч, килдем мин дә Балыкчыга. Үз күзләрем белән күреп кайтым әле, мәйтәм, Ибәтулла йортын. Узган көн Хаммат ташпулатын да карап әйләндем. Бүген менә Габделхаликның йорт-җирен күздән кичердем. Тиз, чиста эшлисең, диләр, хәрәмләшмисең дә икән. 
– Кулдан килгәнчә, Кадыйр әфәнде. 
– Кулларың алтын икән, Ибәтулла! Мин дә шул алтын куллар артыннан килдем менә. 
– Хуш, тыңлыйм, Кадыйр әфәнде! 
 – Хамматныкыннан, Халикныкыннан бер дә ким булмаган шәп йорт салдырасым килә. Кирпечем бар. Җитмәгән очракта суктырырмын, акча булгач, кирпеч сугып яндыру кыен эш түгел. Ә менә чын останы табу җиңел түгел. Олы урамда кем йорты, шуның йорты дип әйтерлек шәп йорт торгызасы иде, Ибәтулла! 

Ибәтулла озын итеп тамак кырды. бераз вакыт эндәшмичә торды. Моны бай башкага юрап: 
– Алынмыйсыңмы, Ибәтулла? Әллә башка сөйләшкән кешеләрең бармы? Бер атна көтә алам, артыгын – юк! 
 – Кадыйр әфәнде, һич каршы килмим. Алай зур төзелешләр турында сөйләшмәдем. Әминә кызыбыз кечерәк. Нәгыймәгә булышырга кирәк, йортта кечкенә балалар белән ялгызына авыррак. Әгәренки сез риза булсагыз, мин көн дә кайтып йөрер идем. Балыкчыга, дим. Кул алмашка үземнең берничә кешене сөйләшермен. Апастан да эшне тизрәк тотар өчен бер-ике кеше кирәк булыр. Бүген үк йортның сызымын ясап карармын. Сезнең вакыт ягы кысан булмаса. Бүген үк барып йорт урынын карап кайтыр идем. Йорт зурлыгын исәпләр өчен. 

Ибәтулла шулчак чолан ишеген ачты да: 
– Нәгыймә, уңганым, мин Апастан әйләнәм әле. Озакламам, – дип, өстендәге күн алъяпкычын болдыр баскычына элде дә башындагы түбәтәен салып, кыска итеп алынган кара чәчен уң кулы белән бер сыпырып, кабат түбәтәен киде: 
– Әйдәгез, Кадыйр әфәнде, сезнең йорт урынын карап килик, – дип атын җигәргә тотынды. 
– Кем, Ибәтулла, минем тарантас капка төбендә. Сине аннары Бәшир китереп китәр, – дип, бай ике сөйләргә урын калдырмады. 
Ибәтулла Кадыйр байны алдына уздырып, капкага таба юнәлде. 

Юлда төзелешкә кирәкле материал, тормыш турында гәпләшеп кайттылар. Кадыйр бай Ибәтулланың төпле фикерләрен тыңлап, вакыт-вакыт башын чайкап куйгалады. 
– Кадыйр әфәнде, мин кладкага йомырка кушып ясыйм бит. Кимендә меңнән артык йомырка кирәк булачак. 
– Әйе, ул турыда ишеткән идем. Тәтеш купецлары да шулай эшләтә икән. Йортларын, дим. Озак торачак, имеш. Ярар, кем, Ибәтулла, йомыркасын гына табарбыз, эше эш булсын! 

 Кадыйр байның йортка, кибеткә дип калдырган урыны шактый зур икән. Ибәтулла булган араны адымлап үлчәп карады. Лавкага дигән урынны кесәсендәге сажень бавы белән үлчәп, күн дәфтәренә үзенә кирәк саннарны язып куйды. Лавка белән йорт арасындагы араны урталай бүлеп, капкага тиешле урынны билгеләде. 
 Аннары бакчага өеп куелган кызыл кирпечләрне барлап килделәр. Ибәтулла кирпечләрнең ныклыгын белер өчен, берсенең уртасына уң кулы белән бар көченә сугып карады. Кирпеч урталай ярылды. Аның бу гамәленнән Кадыйр бай чыраен сытып куйды, янәсе кулын авырттырса, эшли алмаса?! 
– Курыкмагыз! Мин эшкә тотынганчы бар нәрсәне тикшерергә тиеш бит, бай әфәнде. 

Ибәтулла икенче кирпечне алып сугып карады, анысы да урталай тетелде. 
– Бу кирпечләрне каян алдыгыз? Сезнең йорт өчен бармас болар. Лавкага, келәткә ярар. Ә менә йорт өчен, нык кирпеч кирәк булыр. Югары Балтайда шәп кирпеч сугалар. 
– Ибәтулла туган, әнә теге аерым өелгән кирпечләрне шуннан алдырган идем. 
Ибәтулла Балтай кирпечен шундук таныды. 
– Хаммат байга ташпулатны Балтай кирпече белән салдым бит. Алар кирпеченә ышанып була, – дип, оста кул аркасы белән кирпечләр өемен сыпырып алды. Ибәтулланың үз эшенә шулай төптән уйлап тотынуы Кадыйр байны гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә. «Димәк, Ибәтуллага дөрес тукталганмын икән», – дип уйлады бай. 

– Кадыйр әфәнде, иртәгә җомга көн дә! Иртәнге намаздан соң ук бирегә килеп җитәрбез. Үзем белән ике кул алмашы да алып килермен. Кирпеч ташырга, измә изәргә Апастан бер-ике ярдәмче табып куйсагыз, бик рәхмәтле булырмын. 
– Килештек, Ибәтулла! Хезмәтегезгә күрә хакын соңрак сөйләшербез, – дип, бай хезмәтчесе Бәширгә Ибәтулланы Балыкчыга илтеп куярга кушты. 

Ибәтулла өйгә кайтып, йорт эшләрен караштыргач, алма бакчасына чыгып утырды. Анда күн тышлы дәфтәргә Кадыйр бай йортының рәсемен сызып, исәпләүләрне язды. Габделхәй белән Сафиулладан әйләнделәр. «Бишәү булсак, эшне тизрәк тотарбыз», – диде ир. Кардәшләре Ибәтулла үзе әйтмәгәч, хезмәт хакы турында сүз кузгатмадылар. Моңа кадәр Ибәтулла туганнарын кыерсытмады, эшләгән эшләренә яхшы хак та алдылар. 

 Сафиулланың әнә кызы Сәрбиҗамал белән улы Гарифулла аякка басып килә. Йортта дүрт җанны ашату-киендерү өчен дә расход чыга. Сафиулла Ибәтулла кайда гына чакырса да, беркайчан да «юк» димәде, хәленнән килгән кадәр сеңлесе Нәгыймә гаиләсе белән дус-тату яшәде. Габделхәй белән дә соңгы арада бик дуслашып китте Ибәтулла оста. Артыгын сөйләми, куллары эшкә ятып тора. 

Иртән иртүк Балыкчы ирләре Апаста Кадыйр бай капка төбендә иделәр инде. 
Кадыйр бай ирләрнең чәй эчүләре белән кызыксынды. 
– Бай әфәнде, менә мин сезнең булачак өйнең сызымын ясаган идем, – дип, Ибәтулла күн тышлы дәфтәрен байга күрсәтте. 
– Өйнең мичен подвалга чыгарырмын. Йортыгыз ике катлы булыр. Тәрәзәләрне алгы якка күбрәк итәрбез, якты өйгә керәсе килеп торыр. Аскы катта урам якка дүрт тәрәзә җитәр дип уйлыйм, ике ян-якка икешәр тәрәзә калдрырырмын. Икенче катта 12 тәрәзә калдырырга уйлыйм. Урам ягында 6 тәрәзә көлеп торса, начармыни?! Глухой якларда өчәр тәрәз куярмын. Өйнең арткы ягында тәрәзә кирәкмәс дип уйлыйм. Анда такта чолан ясарбыз да, икенче катка менәр өчен баскыч эшләрбез. Әле минем 20 тәрәзәле йорт төзегәнем булмады. Сезнеке гел кояш нурында балкып торачак, Кадыйр әфәнде. 
Кадыйр бай үзенең әле төзергә тотынмаган да йортын күз алдына китерде бугай, онытылып, карашын ерак төбәгән. 
Ибәтулланың соңгы җөмләсе байны айнытып җибәрде. 
– Бик шат, бик әйбәт булыр, кем, Ибәтулла туган, – диде Кадыйр бай чак телен әйләндереп. 

Ибәтулла кул алмашка килгән ирләргә вазыйфаларын бүлеп бирде дә, йортның нигез урынын билгеләп, үзенә кирәкле сызымнарны кабат тикшереп, эшкә тотынды. Ибәтулла аңлый: Кадыйр байга начар йорт төзеп булмый. һәр бизәк, һәр борылыш, кәрниз, йорт фасады көлеп торырга тиеш. Апас байлары килсен, күрсен останың хезмәтен. 

Балыкчы ирләре башлаган эшне тиз ахырына җиткерергә ярата. Шундый мәһабәт йортны бер ай дигәндә өеп, түбә астына керттеләр. Кадыйр бай Ибәтулла йорт өчен кирәк ни генә сораса да, тиз арада табып кайтартып торды. Кадыйр бай йорты бар яклап эшләнеп бетеп, Апас урамының күрке булып сафка басты. Урам фасадының алты тәрәзәсе нечкә һәм зәвыклы профильле йөзлекләргә кертелеп, өчешәр тәрәзәгә бүленде.
 Йорт түбәсе белән диварның тоташу урыннары, йортның дүрт як почмагы бертөсле итеп, бизәкләп өелде. Түбәгә дә Апасны ерактан ук күзәтеп торырлык тәрәзә урнаштырдылар. Йортның салынып бетәр көннәрендә Апас байлары урамнан ешрак әйләнеп китә торган булдылар. Андый чакларда Кадыйр байның Ибәтулла эшеннән ризалык галәмәте йөзенә чыга: «Менә күрдегезме инде, нинди минем йорт!» – дигән горурлык хисе байның борын яфракларын киң киерелдереп, түбәтәен әллә ничә тапкыр салдырып, тирләгән маңгаен сөрттерә. 

 Менә ул Кадыйр бай йорты! Менә ул Латыйпов йорты! Апаста тагын бер күркәм йорт пәйда булды. Ибәтулла үзе дә, кул алмаш егетләр дә йортны хуҗасы бик ошатканга шатландылар. 

Әзер йортка егетләр хезмәт хакын бөртекләтә алырга килештеләр. Ник дигәндә, Ибәтулланың да өендә алты тамак булса да, ике генә имана җире бар, Сафиуллада да ике генә имана җире, Габделхәйдә бер генә имана иде. Ирләр бергә утырып киңәштеләр дә, бөртек белән алуны кулайрак таптылар. 
– Кадыйр әфәнде, лавкагызны өяргә тотынганчы егетләр берәр көн ял итеп килсеннәр. Рөхсәттер бит? 
– Кем, Ибәтулла, бик рөхсәт! Эшегездән бик мәмнун булдым. Әле кичә Мөхәммәтшәриф бай белән гәпләшеп тордык. 
– Йортны ашыгыбрак салдырдым, менә синеке шәбрәк илеп чыкты, Кадыйр. Таза да, бу йорт синең оныкларның балаларына җитәр. Минем йортның кирпече бик рәтле булмады, уалып тора, ди. Синең бабаңны да шәп белгән кеше инде ул Мөхәммәтшәриф. Фәтхулла байны, дим. Аның лавкасын да алырга йөргән ул. Әле менә сиңа кузгатмадыңмы, синнән үзенә лавка салдырмакчы. Миңа әйтә: 
– Йорт төзеткәч, останы миңа бушат әйдә, миндә эшләсен, капкаң качмас, – ди. 
– Сез ни дип җавапладыгыз соң, бай әфәнде? 
– Ни дим, капка белән лавканы эшләп бетергәч, Ибәтулла останың үз теләге, кемгә барып эшлисе килә, шуңа барыр, – дидем. 
– Бик дөрес әйткәнсез! Әле салынган хәбәрләрем күп, ун елга җитәрлек. Аллаһы Тәгалә саулыкны да имин еллар бирсен! 
– Шулай, Ибәтулла, – дип килеште Кадыйр бай. 

 Кадыйр бай Болын-Балыкчыга ике ат җиктерде. Берсендә – егетләргә ашлык тутырган капчыклар, икенчесендә – ирләр үзләре байга рәхмәт әйтеп, бер көн ялга өйләренә кайтып киттеләр. 

 Ибәтулла яраткан хатыны, балалары янында тоташ бер көн торачагын уйлап, сөенеп кайтты. Төпчек кыз Әминә дә инде әтисен таный: Ибәтулла кулына алгач, аңа авызын зур җәеп елмайган итә, аннары үзе чырык-чырык көлә. Ком-таш арасында көн-төн хезмәт куйган иргә газиз балаларының «әткәй» дип өзгәләнеп торуы бәхет түгелмени?! 

 Ибәтулла кечкенә чактан ата-ана назы күрмәгәнгә, үзе өйдә чакта балаларына бар күңел җылысын бирергә тырышты. Аларны уйнатты да, зурракларына хәрефләр дә яздырды, үзе белән бергә алма бакчасына алып чыгып, алмалар да җыйдылар. Табын артына утыргач, күкрәгенә терәп зур түгәрәк икмәк телемен кисеп, беренче Нәгыймәсенә бирде. Андый чакларда Нәгыймәнең күңеле бик була. Балалар әни кешегә хөрмәтне күреп үссеннәр. Ул бит аларны дөньяга тудырган кеше. 

 Ел артыннан еллар уза торды. Ибәтулла Кадыйр байга кызыл кирпечтән әле Апаста тиңе булмаган матур капка өеп бирде. Капканың уң ягына йорт кадәр лавка торгызды. Апас кешеләре Кадыйр байның йортын карар өчен генә булса да. лавкага килгән булдылар. Килгән килгән, әйбер алмыйча да китә алмадылар, Кадыйр бар авыл кешеләренә кирәк-ярак товарны ташып кына торды. 

 Оста Ибәтулланың төзегән йортларын, кибетләрен ошаткан байлар үзләре дә аңардан ни дә булса салдырырга тырышты. Мөхәммәтшәриф бай да Ибәтулла остадан кибет салдырып, Кадыйр бай белән парма-пар көнләшеп сату итә башлады. 

 Авыл старостасы тирә-якка бары яхшы яктан исеме таралган Ибәтулла останы 1910 елда Казан мәркәзенә Столыпин уздырган реформаторлар корылтаена җибәрде. Анда үзе шикелле үк милләт, җир кайгысы белән яшәгән фикердәшләре белән аралашып кайткач, Ибәтулла да үз эшен ныклап күрсәтергә теләде. 
 Болын-Балыкчыда ике мәчет эшләп килә иде. Берсендә шәкертләр укытыла, ә кыз балаларны укыту урыны юк. Авылда мәдрәсәгә килгән имам белән киңәшеп, икенче мәчеткә янкорма ясап, кыз балаларга да имля өйрәтү турысында килештеләр. Башкаларга үрнәк булсын дип, Ибәтулла оста беренчеләрдән булып үз кызлары Галимә белән Галияне мәдрәсәгә китерде. Кыз балаларның мәдрәсәдә белем алуы гайре табигый саналган заманда, Ибәтулланың бу адымына каршы чыгучылар да табылды, әлбәттә. Мәдрәсәгә янкорма өчен материал кирәк булды. Моның өчен Апастан Җәләл бай белән килештеләр. Ибәтулла байга ике катлы йортны бик тиз торгызырга сүз куеп, авыл мәдрәсәсенә агач материалы белән ярдәм итүен үтенде. Җәләл бай риза булды. 

 Бервакыт Пүчинкә базарында Вафа бай Ибәтулланы очратып, үзенә кибет салдырырга теләвен әйтте. Чүти авылында мәдрәсә салганда, акыллы киңәшләре белән, ярдәмчеләр табып булышкан байга Ибәтулла каршы сүз әйтмәде. Вафа байга бер дигән лавка төзеп бирде. 
 Язмыш Ибәтулла останы Шәкүр карак белән тагын очраштырды. 
Зөя буенда кирпеч яндырып ятканда, Ибәтулла атын үлән утларга җибәргән иде. Кызу эш өстендә аты исеннән дә чыгып киткән. Су буенда балык каптырып йөрүче малайлар янына йөгереп килгәч кенә: 
– Ни бар, энекәшләр? – дип сүз катты. 
– Абый, абый, синең атка бер абый атланып китте бит, әнә теге якка таба, – диде малайлар бертавыштан. 

Ибәтулла шунда ук Шәкүрнең: «Очрашырбыз әле», – дигән сүзләрен исенә төшерде. Яндырган кирпечләрен алашасын җигеп, арбага төяп кайтарды да, туп-туры Чүтигә юл тотты. Шәкүр эше генә бу, беркем дә Ибәтулла атына килеп тотынмас! 

Ибәтулла килеп кергәндә. Шәкүр тирләп-пешеп самавыр чәе эчеп утыра иде. 
– Ни йомыш, Ибәтулла? – Шәкүр бер күзен кысып, ишек төбендә торган ирне баш-аяк күздән кичерде. – Беләм, миңа юкка гына килмәгәнсең. 
– Исәнме, Шәкүр! Минем ат синдә генә, бүген мин кирпечләрне яндырганда күздән югалттым. Малайлар күреп калган. Синекеләр генә атланып киткән бит атыма...

 Шәкүр мыек астыннан гына бер елмаеп алды да, чәй шопыруын дәвам итте. Башкалар кебек үзеннән куркып, калтырап төшәр дип уйлагандыр Шәкүр. Юк шул, 3 яшеннән эт әрсезе булып үскән, ятимлек ачысын татыган, нужа шулпасын шактый чөмергән Ибәтулла Шәкүрнең өстәл өстендәге самавырыннан чәй агызып эчте дә ишеккә юнәлде. Шәкүр бу хәлгә ни дияргә дә белмичә бераз аптырап: 
 – Балыкчы татары, миңа кирпечтән капка өясең, атларга конюшня ясыйсың. Кирәк икән өеңә кайтарып куярлар. Мин әйткәннәрне эшләсәң, үзеңнең атыңны да алырсың, өстәп сиңа тагын бер ат бирермен, – димәсенме?! –  Сүземне аяк астына салсаң, атларыңа көн булмас, ә син атсыз яши алмыйсың, Ибәтулла. 
 Ибәтулланы Шәкүрнең өркетүеннән бигрәк, «Тагын бер ат бирермен» дигән сүзе кызыктырды. Кирпеч ташырга ат бик кирәк бит. 
 – Мин өйдәгеләрне кисәтеп килим булмаса, иртәдән үк килеп җитәрмен, Шәкүр. 

Шәкүр Ибәтулланың болай тиз ризалашуын көтмәгән иде, күрәсең: 
– Иртәгә дисеңме? Киләсеңме? 
– Мин ике сөйләргә яратмыйм, Шәкүр. 
Шәкүр белән кул сугыштылар да Ибәтулла кайтыр юлга чыкты. 
 Капка төбендә бүрәнә өстендә утырган ике ир оста ишетелерлек итеп сөйләшеп алдылар: 
– Атын эзләп килгәндер. Тоттың бар койрыгын, атың түтүт инде, ташчы! Биргән ди сиңа Шәкүр! Эт авызыннан сөяк алганнары юк әле! 

 Ибәтулла ирләрне ишетмәгәнгә салышып китеп барды. 

 1911 ел Ибәтулланың күн тышлы дәфтәренә Шәкүр каракка кирпеч капка һәм 10 ат сыярлык конюшня салган булып кереп калды. Ибәтулла оста көн дими, төн дими, кирпеч эшендә янса янды, капка белән конюшняны өеп чыкты. Эш беткәч, Шәкүр Ибәтулла останы сыйларга өстәл кордырды. Шәкүр карак ат биргәндә: 
 – Ну, Балыкчы татары, тыңладың безне, яхшы эшләдең. Моннан соң синең атларга тимәс егетләр, әйтермен, – дигән. 
– Ә минем ат? – диде Ибәтулла. 
– Нәрсә синең ат? Син авылыңа кайтып җиткәнче, абзарыңда кешнәп сине көтеп торыр. 

 Ир соңарып кына юлга чыкты. Ул авылга кергәндә, урак Ай болытлар артыннан сүрән генә елмаеп, күз кысты. «Син дигәнчә булыр, борчылма!» янәсе. 

 Ир капкадан керү белән туры сарайга юнәлде. Сарай ишеген ачып җибәрүгә, Акбүзе хуҗасына кешнәп тавыш бирде. «Мин монда, хуҗам! Сагындым сине!» – диюедер үзенчә. Ибәтулла түзмәде, Акбүзнең муенынан кочаклап алды. «Шәкүр дә үз сүзендә тора белә икән!» – дип уйлады ир. 

 Язмыш җилләре Ибәтулла останы авылдан авылга, волостьтан волостька йөртте. Уйламаганда гына Ключи алпавыты Урыс Ындырчысында үзенә зур ташпулат салдырды. Алпавыт анда тормаса да, урыслар аның ташпулатын карап, хуҗа килгән чакта ул кушкан бар эшне башкарырга әзер иделәр. Юллар аны кем белән генә очраштырмады, кемгә генә хезмәт иттермәде, әмма кемгә генә ни генә төзесә дә, ташчы Ибәтулла беркемгә баш иеп мескенләнмәде. Һөнәре булган ике кулы аны гомер буе туендырды да, горур итеп яшәтте дә. 

 1912 елны Ибәтулла остага 51 яше тулган көнне йортта тагын бер кыз аваз салды. 

– Кияүләргә бай булабыз инде болай булгач, уңганым! Дүрт кияү! Менә бит миңа кул алмашка кияүләр булачак! – дип көлеп куйды. 
Кызга Һәдия дип исем куштылар. 
– Бу минем төпчек кызым булыр инде! Ә кем белә, картаймыш көнемдә шул Һәдиям тәрбия кылмасмы әле безне, ә Нәгыймәм?

 Кияү дигәннән, Ибәтулланың эчен пошырган хәлләр кызлары буй җитү белән булгалап торды. Галимәсе уналты яшен тутырыр-тутырмас өйгә яучылар килә башлады. Ибәтулла чит авылларда йортлар салып йөргәндә, олы кызы кияү кочагына керерлек үскән дә куйган икән ләбаса. Яучыларны Ибәтулла кире бора торды. 
– Унсигезе тулмыйча, кияүгә бирмим, тормыш нужасын тартырга өлгерер Галимәм, – дип, үз сүзендә нык торды ир. 

 Галимә Дәүләтша улы Гәрәй белән сүз алышкалап йөргәнгә, үзе дә әтисенең башка егетләргә бирмәвен хуплады гына. 

 Ибәтулланың олы кызы Галимә бик тырышып бирнә әзерли. Кызның куллары чигү эшенә бик ятып тора. Бирнәгә дигән сөлгеләре, кашагалары, эскәтерләре күптән чигелгән. Моңа сәбәп тә бар: ул Дәүләтша улы Гәрәйне өзелеп ярата. Гәрәйнең атасы Болын-Балыкчыда кара байлар булып санала. Тумышы белән бай нәселдән булмаса да, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында олы терлек тотканга, шактый хәлле гаилә. 

 Галимә күңеленнән генә шул йорттагы кешеләр өчен бирнә җыя. Үзләре тукыган киндердән чигүле сөлгеләр, кул тастымаллары, аяк чолгаулары, кызыл ашъяулыклар акрынлап өлкән кызның бирнә сандыгына туплана бара. Әтисе Габделхалик байлардан ишетеп кайткан әнә, Гәрәй белән Галимәнең сүз алышканнарын... Кичә ялгызын гына Тобага суга да җибәрмәде. 
 – Кара бай Дәүләтшага хезмәтче булырга үстермәдем мин сине, кызым, Гәрәйне оныт. Оныт! – дип әтисе кызны утка салды әле менә. 

Кыз күңеленнән әтисенең барыбер бер йомшаячагын уйлап йөргән көннәрдә, ил өстендә шомлы хәбәр таралды: 
 – Герман сугыш башлаган! 

 Әтисе эштән туктаган арада гәзитләр укый, андагы хәбәрләрне өйдәгеләргә сөйләп, хәйран итә. 3-4 көн эчендә дә губернадан 70 мең кеше сугышка алынган икән. Болын-Балыкчының да бер дигән егетләре сугышка китә торды, югала торды... Гәрәйгә дә хәбәр килде. 

 Ул соңгы мәртәбә булса да сөеклесен күреп калыйм дип, Галимәләр бакчасына сикереп төште дә, чолан ягындагы тәрәзгә чиртте. Галимә белән Галия шунда йоклыйлар иде. Менә пәрдә күтәрелде, аннан кадерлесенең йөзе күренде. Кыз акрын гына тәрәзәнең бер капкачын ачты: 
 – Гәрәй абый, җаным, сине дә сугышка алалармыни? 
 – Аппагым минем, сине кемнәргә калдырып китәргә язган? Мин сине башка күрә алмасам, бүләгемне минем төсем итеп сакла, – дип, Галимәгә зәңгәр кәшемир яулыкны сузды да, кызны кысып кочаклаганнан соң күздән югалды. Кыз тәрәзә каршында бу очрашудан, югалтудан бик озак айный алмады, тәненә кара төн салкыны үтә башлагач кына, яулыкны күкрәгенә кысып, тәрәзәне ябып куйды. 

 1914 ел авылдагы ирләрне, яшь егет-җиләннәрне Беренче Бөтендөнья сугышына җыеп алды. Болын-Балыкчының әле гаилә корырга да өлгермәгән күп егетләре ут эченә керде.

 Гәрәйне сугышка алганнан соң Галимә балтасы суга төшкән кешедәй бик ямансулап йөрсә дә, Ибәтулла тынычланып калды. 
 Сугыш вакытында авылларда төзелеш эшләре бераз кими төште. Оста күбрәк авылда, йорт тирәсендә кайнашты. 
 Бер көнне төшке аштан соң хатыны белән борчылып сөйләште. 
 – Бу кызларымны ашатырга минем кулларның гына көче җитәрме? Яшем дә бара бит, уңганым. Хатын-кызларга да имана пае бирдерү турында староста белән гәпләшәсе иде, – дип, өйдән чыгып китте. 

 1916 ел Ибәтулланың гомерен чак-чак кына өзмәде. Авылда ир балалары күп булган гаилә башлыклары кызлы гаиләләргә имана җире бирдерүгә каршы чыктылар. Авылның берничә «кызу башлы» ире Ибәтулланы үтерергә җыенып, сүз беркеттеләр. Ибәтулла куркып кала торганнардан түгел иде шул. Өйдәгеләргә үзе кайтканчы, урамга чыкмаска кушып, атын җикте дә Тәтешкә юл тотты. Киявенә иптәшкә Бәлхис тә иярде. «Атың булса да саклап торырмын, кияү», – дип аңлатты ул үзенең гамәлен. Биш кыз табып үстергән хатынның үзенең дә җир пае аласы килү күптәнге хыялы иде шул. 

 Ибәтулла Тәтеш шәһәрендә үзе йорт салып биргән купецлар белән киңәште дә 20 кешедән торган атлы гаскәр белән авылга кайтып җир өчен барган бунтны бастырырга булды. Солдатларны ашатуны үз өстенә алды. Шәмбалыкчы белән Болын-Балыкчы кешеләре арасында барган низагка да чик куелды. Хатын-кызларга җир бүлеп биргәндә, сугышырга, хәтта бу эшне оештыручыларны үтерергә дип әзерләнгән банданы атлы гаскәр тиз бастырды. Авылның һәр кешесенә имана пае тигез итеп бүленде. Соңрак кызлы гаиләләр Ибәтулла остага рәхмәт әйтеп, аңа оештыру эшләрендә ярдәмче булып киттеләр. 
 1918 елдан Болын-Балыкчыда мәктәп ачылу авыл халкын укырга-язарга өйрәтү урыны гына түгел, тәрбия учагы да булды. Мәктәпкә мич чыгарып бирүне Ибәтулла үз өстенә алды. Кирпечен дә күбрәк үзенекен тотты. Кечкенәдән укырга яраткан Нигъмәтулла да сеңлесе Әминәне мәктәпкә озата бара да, үзе дә көннәр буе шул мәктәптә югала торган булып китте. 

 Язу-сызу эшләрендә Нигъмәтулла да әтисенә шактый булышты. Кирпеч эшенә беләге сыек булса да, улы кечкенәдән бик башлы, уку-язуга оста булып үсте. Биш яшендә инде яттан Коръән сурәләре белән бергә әтисе алып кайткан иске имля белән бастырылган газеталарны да укый башлады. Урам малайлары тузан куып чапканда, Нигъмәтулла һаман нидер язар, сызар иде. Апаларына да кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерер. Унбиш-уналты яшендәге малайлар кебек түгел, зурларча фикер йөртер иде. 

 Революция җилләре Болын-Балыкчыга да килеп җитте. Бер-берсеннән көнләшеп мәһабәт йортлар салдырган байлар белән ярлылар арасында конфликтлар ешайды. Авыл кешеләре арасында тавыш-гауга көннән-көн артып торганда, останың да фикерен белергә теләүчеләр гел сорап аптыраттылар: 
 – Син күп байларга йортлар, кибетләр салдың. Алар сиңа да яхшы түләгәннәрдер. Син алар яклымы, безнең яклымы? – дип сораучыларга Ибәтулла төпле сүзен гел әйтә килде. 
 – Мин үз икмәгемне үзем эшләп тапкан кеше. Беркемнең дә ялчысы булмадым. Тырышкан кешегә Аллаһы Тәгалә көчен дә, малын да бирә ул, туганнар, – дип җаваплады. 

 Ә бер кичне остага көтмәгәндә Габделхалик бай үзе килеп керде. 
 – Нинди җилләр ташлады, Габделхалик абзый? 
 – Ревәлүтсә җилләре, Ибәтулла! Йортымны сәвитләр алачак икән. Бүген менә көндезен кисәтеп киттеләр. Иртәнге сәфәремә кадәр синең белән саубуллашып чыгарга дип кердем. Гаиләмне алып Казанга китәргә булдым мин. Әй яраткан идем син салып биргән йортны! Балалар да бик ошаткан иделәр. Бернишләр хәл юк, калдырып китәргә туры килә. Үзебез белән китәрдәй малны алабыз инде... Ибәтулла... Йорт кызганыч! Алай-болай яши калсам, тормышлар үзгәрсә, бәлки кайтып та килербез. Кем белә, Ибәтулла?! Ни, син алай да сакла инде... Безнең йортны, дим... Ватып-җимереп бетермәсеннәр. Син дә күп тир агыздың, күз нуры түктең бит ул йортка, Ибәтулла! 
(Дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-14)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар