-
3 декабрь 2020 - 14:57«Син – гомер агышларым»Шагыйрь Наҗар Нәҗминең 1980 елда Уфада башкорт телендә нәшер ителгән «Тарафтар» китабын кулыма алам.
-
24 ноябрь 2020 - 14:55Йөрәк кушканча яшәүӨлешеңә тигән авырлыкны кабул итә белеп, «мин бирешмим» дип, тешең-тырнагың белән тормышка ябышу өчен хикмәт ияcе булу кирәк. Бәлки ул сынаулар дөньяга икенче төрле карап яши башлар өчен биреләдер дә. Бер мизгелгә туктап калып, нәтиҗәләр ясар өчен... Күпләр әнә шуннан соң бөтенләй яңача гомер итә башлый.Әдилә кебек...
-
5 октябрь 2020 - 15:07Сыгылганнар гел сынмыйЯтим елар – җир-күк елар... Халык шулай ди. Бу язманы укыганда күзгә яшь тулган, тамакка төер тыгылган урыннар очраса да, күңелдә аларны кызгану, жәлләү хисе генә калыр, дип уйламыйм. Юк, аларның берсе дә мескен түгел. Алар мескен булып яшәми!
-
16 сентябрь 2020 - 14:16Әсхәт ФәридәсеБу язмамның төп герое кадерле әнием Әсхәт Фәридәсе булса да, аны үз чордашларыннан аерып карыйсым килми, чөнки авыл ул – зур бер гаилә кебек. Моның шулай икәнен Фәридәләр урамы озак еллар матур мөнәсәбәтләре белән исбатлап килде.
-
17 август 2020 - 13:10Марат Бәшәров тормышындагы иң зур серен ачты...Марат Бәшәровны тәрбияләп үстергән әтисе аның биологик әтисе булмаган. Ул бу хакта 6 сыйныфта укыганда белә, әмма әнисе дә, туганнары да, үзе дә бу хакта беркемгә сөйләми.
-
4 май 2020 - 16:19Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...«Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», – ди «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәез. Аерылышуларына үзе гаепле дип уйлаучылар барын белде ул. Белде һәм эндәшмәде. Нигә? Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
-
28 февраль 2020 - 02:34«Кызым-йолдызым... »Бу язманы мин башкача күз алдына китергән идем. Галия ханымның (исемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында үзгәртелде) сүзләреннән соң юрист комментарие торырга тиеш иде. Соңгы минутта кире уйладым. Кешелек кыйммәтләре дигән нәрсә бар тормышта. Намус бар. Алар барысыннан да өстен! Моның шулай икәнен тормыш бүген булмаса, иртәгә раслаячак.
-
27 ноябрь 2019 - 14:58Яратуга күкләр шаһитНәни генә буйлы бер яшь кыз күңеле тулган саен тәрәз төбенә килеп, мөлдерәмә күзләрен күккә төби дә, гел бер теләк тели: «...акыллы, бар яклап та миңа туры килә торган асыл егет бирсәң иде!»
-
27 ноябрь 2019 - 14:18«Аккош кебек ак пароход...»«Сибелә чәчәк» яңгырый. Гөл чәчәкләре, искән җилләр, сагынулар... Күңелнең әллә кай кыллары өзелеп киткәндәй була. Җырчының мелизмнарга бай көчле лирик сопрано тавышы, үзенчәлекле тембры җаннарны иркәли. Тагын, тагын җырлавын көтәләр. «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Таң атканда», «Кар суы»... Үзәкләрне өзә җырчы! Кара бәрхет күлмәге, калфагы ничек килешә үзенә. Затлы! Чибәр! Күпләр күңелендә кабатланмас урын алган Разия Тимерханова ул! Бары Разия Тимерханова гына озын халык җырларын әнә шулай оста башкара алган.
-
26 ноябрь 2019 - 14:44Чәчләреңә җилләр үрелми......Бу язманы укыганда сез дә шул халәттә булырсызмы икән? Өскә поезд килә. Товар поезды. Мин бала җитәкләгәнмен. Юк, аның кулын чытырдатып кысканмын. Берничә мизгел һәм... Берсеннән-берсе кыска ул мизгелләр эчендә ниләр уйлап өлгерергә була? Ул хатын – ике бала анасы башыннан ниләр кичергән? Ә курчак кебек тугыз яшьлек кызчык?
-
22 ноябрь 2019 - 14:38Ике йортка бер ишекКөндәшләрнең бер гаилә булып яшәвенә авыл халкы гаҗәпләнә иде.
-
18 октябрь 2019 - 15:00«Иң авыры – якыннар хыянәте...»Нахак сүз йөрәкне үтәли тишеп керә икән ул... Күңелең төпкелендә нәрсә ятканны белмичә, синең белән авыз чайкаучылардан, балаңа булган саф хисләреңне таптап, «күке ана» диючеләрдән бары Аллаһы Тәгаләгә сыенып кына сакланып була.
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде