• 3 декабрь 2020 - 15:15
    Депутат ханым
    «ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан» проекты журналның 2019 елның август саныннан башланды. Кайчандыр «Азат хатын» тышлыгында чыккан героиняларыбызны эзләп табып, аларның хезмәт юлы, тормышы аша республикабыз ирешкән уңышларны күрсәтү иде максатыбыз.
    221
    0
    1
  • 27 октябрь 2020 - 14:23
    Безнең чемпион!
    Унике тапкыр СССР чемпионы, сигез мәртәбә Европа кубогы җиңүчесе, СССР җыелма командасы составында – җиде, шәхси зачетта бер тапкыр Дөнья чемпионы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, XX гасырда республикабызның иң яхшы спортчысы, Казанның почетлы гражданины! Үзебезнең Казан кызы, республика данын дөньяга таныткан фехтовальщик Наилә ГЫЙЛӘҖЕВА турында әлеге сүзләр. 
    247
    0
    0
  • 21 октябрь 2020 - 15:37
    Майор Агеева
    ТАССРның Эчке Эшләр министрлыгында зур җыелыш бара. «Агеева, тиз генә керегез әле», – дип чакыртып алалар аны. Өстәл тирәли таныш түгел берничә кеше утырышкан, бар да елмаеп аңа текәлгәннәр. Милиция хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Азат хатын» журналының ноябрь саны тышлыгында аның фотосын бирергә телиләр икән.
    388
    0
    1
  • 27 март 2020 - 15:09
    Яшәү яме хезмәттә
    ​​​​​​​1969 елның июне. Кукмара районының Ядегәр авылына сугыштан гарипләнеп кайткан, кулыннан һәртөрле эш килә торган гаилә башлыгы, өлгергәнлек аттестаты алган уртанчы кызын янына утыртып, җайлап кына сүз башлый: «Председатель Гафият абыең: «Суфия булдыклыга охшап тора, фермага сыер саварга менмәсме икән?» – ди.
    926
    0
    0
  • 27 март 2020 - 14:50
    Үз җиренең үз гөле
    1966 ел. 19 яшьлек Галиягә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушалар. Казаннан корреспондентлар килгән икән. «Азат хатын» журналына фотога төшерергә телиләр икән уңган кызны. «Китегезче, – ди кыз. – Миннән алдынгыраклар да бар ич», – ди. Тик озак икеләнеп-нитеп торырга урын калдырмыйлар аңа: совхоз директоры үзенең кошовкасын җибәрә.
    889
    0
    0
  • 14 февраль 2020 - 17:10
    «Шәпшене дөньяга таныттык...»
    Ярты миллионлы тираж белән бөтен СССРга таралучы журнал тышында сурәтләре басылып чыкканнан соң тормышларында нинди үзгәрешләр булды икән аларның? Бу проект шул хакта да... Татарстан тарихында аларның – ул чорда «Азат хатын», бүген инде «Сөембикә» булып басылучы журналыбыз геройларының да салган эзләре бар. Еллар сарысы сеңгән фотолардан елмаючы ул сөйкемле хатын-кызлар – республикабыз кичкән юлларның тере шаһитлары.
    1030
    0
    0
  • 12 февраль 2020 - 16:10
    Поезд авазы – яшьлегем кайтавазы 
    «Азат хатын» журналының 1973 елгы август саны тышлыгыннан кызыл кофтасы белән комсомол әләме кебек балкып, Әгерҗе локомативлар депосы технигы булып эшләүче кыз елмая. Ул чагында Эльза Дәүләтшинага (хәзер Исхакова фамилиясен йөртә) нибары 18 генә яшь була әле, мәктәпне тәмамлап кына килгән чагы. 
    4256
    0
    5
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар