Логотип

«Объективта – әни»

23 Ноябрь 2019 - 17:58
8532
0
6

Затлы кунаклар, якын дуслар, фото һәм шигырь сәнгате атмосферасында «Объективта – әни» фотокүргәзмәсе ачылды! «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залын баласын әле генә кулына алган, саллы тормыш юлы узган, нигездә ялгыз калган, нәни улына сыенган, кечкенә кызлары белән серләрен бүлешкән, якты, матур, уйчан, дөньяны назга күмгән Әниләрнең фотосурәтләре бизи хәзер. Аларның һәрберсе янында озак тукталып, әниләр турында аерым бер әсәр укып буладыр сыман. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Ул ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне уңае белән оештырылды. Күргәзмә ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Һашимова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, күргәзмәнең спонсоры, Inwells компаниясе җитәкчесе Радик Даешев һәм башкалар катнашты. Әлеге күргәзмәбез 12 декабрьгә кадәр эшли. Рәхим итегез, дуслар! Язма:

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар