Логотип
Безнең йолдызлар

Вера Минкина

Вера Минкина (9.09.1918–20.09.2011) – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, 60 елдан артык гомерен Камал театрына багышлаган шәхес. 

Чистай районы Бахта авылында туа. Казан Театр техникумын тәмамлап, иҗат юлын Республика күчмә театрында башлый. 1952 елдан – Камал театрында. Башкарган рольлә­ре­нең кайберләре: «Зәңгәр шәл»дә – ма­лай  (К. Тинчурин), «Җырланмаган җыр»да – Гөл­бикә (М. Кәрим), «Һиҗрәт»тә – Сания (Н. Исән­бәт), «Чаткылар»да – Гыйльмениса (Т. Гыйззәт), «Кыю кызлар»да – Зөлкагыйдә (Т. Гыйззәт), «Гөргери кияүләре»ндә Палый (Т. Миңнуллин) – барлыгы 200 дән артык. 

Ике кинофильмда: М. Горький исемендәге киностудиядә төшерелгән «Ришад – внук Зифы» (1981) һәм Свердловск киностудиясенең «Клад» (1975) фильмнарында уйный. 1991 ел­дан 2004 елгача – «Инсаният» труппасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар