Логотип
Безнең йолдызлар

Венера Ихсанова

Венера Ихсанова (23.08.1933) – журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында туа. Әти-әнисе икесе дә орденлы укытучылар. Балачагы сугыш елларына туры килгән кызга тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. «8 яшьтән сыер сава идем. Мәктәп китапханә­сен­дәге китапларны 4 нче класста ук укып чыктым», – ди ул, балачак хатирәләре белән бүлешеп. Хыялы, әлбәттә, укытучы булу. Мәк­тәпне тәмамлауга, игезәк туганы Ренат белән Казан педучилищесына укырга керә. Соңрак, 1958 елда, универ­ситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Журналист эшчәнлеген «Совет Татарстаны» газетасында башлап җибәрә. 1960 елда аны «Яшь ленинчы» газетасына баш мөхәррир итеп чакыралар. Сугыштан соң чыгудан тукталган газетаны кабат торгызу эше йөкләнә аңа. 1977–1988 ел-
ларда – журналыбызның баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар