Логотип
Безнең йолдызлар

ИЮНЬ-2015

Мәрзия ФӘЙЗУЛЛИНА (11.06.1930) – балалар язучысы, шагыйрә. Татарстан-ның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Арча районы Шушмабаш авылында туа. 
16 яшендә үк Казанга килеп, төрле оешмаларда эшли. Иҗаты узган гасыр­ның илленче елларында күренә башлый. 1955 елда балалар өчен «Салават күпере» җыентыгы басылып чыга. Урта мәктәпне читтән торып тәмамлап, 1958–1964 елларда Мәскәүдәге Әдәбият институтында укый. 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Рус телендә «Цветочные часы», «Стихи», «Пропала кошка» исемле өч китабы дөнья күрә. Олылар өчен язылган «Алмагачлар күләгәсендә» поэмасы, «Сугыш юлларының тузаны», «Чиккән яулык» җыентыклары, көндәлек матбугатта басылган публицистик мәкаләләре дә бар. 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге бүләгенә лаек була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар