Логотип
Сәламәтлек

Зәңгәр мәтрүшкәнең шифасы

Безнең халык мәтрүшкә ярата. Чәйгә дә сала, җырга да сала...  Мәтрүшкәнең сарысы бар, зәңгәре бар. Ләкин болар икесе дә мәтрүшкә дип аталса да, төрле төркемгә караучы үсемлекләр. Бүген зәңгәр мәтрүшкә турында сөйләшик әле.

Безнең халык мәтрүшкә ярата. Чәйгә дә сала, җырга да сала...  Мәтрүшкәнең сарысы бар, зәңгәре бар. Ләкин болар икесе дә мәтрүшкә дип аталса да, төрле төркемгә караучы үсемлекләр. Бүген зәңгәр мәтрүшкә турында сөйләшик әле. Русча атамасы «душица». Урман аланнарында, урман буйларында, тау битләрендә үсә. Июль аенда чәчәк ата. Чәчәкләре шәмәхә төстә.
Зәңгәр мәтрүшкә составындагы төп компонентлар –  феноллар. Болар аңа хуш ис бирә дә инде. 
Шулай ук ул бөрештергеч матдәләргә, аскорбин кислотасына, флавоноидларга бай.  Макроэлементлардан – калий, кальций, магний, тимер, микроэлементлардан  марганец, бакыр, цинк, хром, алюминий, молибден, никель  бар. 
Зәңгәр мәтрүшкә – көчле дару үсемлеге. Аны нерв системасын тынычландыру, йокысызлыктан, аппетит булмаганнан, ашкайнату эшчәнлеге сүлпәнлегеннән, эчәклек начар эшләгәндә, үт куыгы ялкынсынганда һәм үт чыгу начарланганда эчәләр. 
Зәңгәр мәтрүшкә тирләтә һәм какырыкны кубара. Шушы үзлеге өчен аны бронхит, бронхоэктаз, тын юллары ялкынсынган вакытларда да кулланалар. 
Тамак шешсә, теш сызласа, авыз эче бозылса – мәтрүшкә төнәтмәсе белән чайкауның шифасы бар. 
Балаларда диатез булганда, тән тиресе чабырса, әлеге төнәтмә белән компресс куярга була, шулай ук ярдәм итә.
 Зәңгәр мәтрүшкәдән әзерләнгән эфир мае теш сызлавын яхшы баса. 
Зәңгәр мәтрүшкә исенә көя килми, кышкы киемнәрегез арасына аны кыстырып куя аласыз. 
Халык медицинасында исә зәңгәр мәтрүшкәне көзән җыерганнан, буыннар сызлаганнан, туберкулездан, баш авыртуыннан, коклюштан, бавыр чирләреннән дәва буларак элек-электән үк кулланганнар. 
Әбугалисина теш сызлаганда мәтрүшкә яфрагы чәйнәргә киңәш итә торган булган. Ул тештәге ташларны да чистарта. 
Чәчәк аткан вакытында мәтрүшкәнең чәчәкләрен җыялар. Ул ике ел саклана ала. 
Куллану тәртибе болай: 2 аш кашыгы вакланган чәчәккә 200 мл кайнаган салкын су салып, 15 минут «су мунчасында» төнәтәләр, аннары уттан алып, 45 минут суыталар. Сөзеп,  җылы килеш, ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәләр. Төнәтмәне суыткычта ике тәүлек сакларга була. 
Зәңгәр мәтрүшкәне авырлы ханымнарга эчәргә ярамый. Гомумән, үләннәр белән дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк, зарары булуы ихтимал. 

Язманы әзерләгәндә фармацевтика фәннәре кандидаты Евгений Курочкин хезмәтләре файдаланылды. 
фото: Flower фото создан(а) user14908974 - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар