Логотип
Сәламәтлек

Юкә чәчәгенең ун шифалы үзлеге

Урамнарда искиткеч хуш ис! Юкәләр чәчәк аткан! Балачакта салкын тидерсәк, әниләр юкә чәчәге кайнатып эчертә иделәр. Без аны салкын тигәннән генә эчәсе дип беләбез, ә ул әллә ничә төрле чирдән шифа бирә. 

Урамнарда искиткеч хуш ис! Юкәләр чәчәк аткан! Балачакта салкын тидерсәк, әниләр юкә чәчәге кайнатып эчертә иделәр. Без аны салкын тигәннән генә эчәсе дип беләбез, ә ул әллә ничә төрле чирдән шифа бирә. 

  • Юкә чәчәгенең ялкынсынуны басу үзлеге көчле. Яман шешләрне кисәтүче дәва буларак кулланылуы да нәкъ шуның белән аңлатыла. Моннан тыш, юкә чәчәге менә дигән антиоксидант. 
  • Без юкә чәчәген күбесенчә салкын тигәннән дәва буларак кулланабыз. Чынлап та, юкә чәчәге температураны төшерә, бу аның тирләтү үзлеге белән бәйле. ОРВИ, ОРЗ авыруларыннан тизрәк савыгырга булыша. 
  • Ул буыннар сызлавын, невралгия, неврит, ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда да өстәмә чара буларак кулланыла. 
  • Ычык (цистит), бронхит, стоматит, ларингитны дәвалау өчен дә юкә чәчәген кулланырга мөмкин. Авыз эче бозылганда, тамак шешкәндә, юкә чәчәге төнәтмәсе белән авызны, тамак төбен чайкыйлар. 
  • Үт куыгы, бөерләр начар эшләгән кешеләргә дә юкә чәчәге чәен эчәргә киңәш ителә, чөнки ул үт кудыру, бәвел кудыру көченә ия. 
  • Юкә чәчәге тән тиресен дә яшәртә, битнең төсен матурлый. 
  • Ул тынычландыра, стресс вакытында организмның көчен арттыра, кан басымыннан саклый –  гипертоник кризларны булдырмый калырга ярдәм итә. 
  • Юкә чәчәген киптереп, чәй кебек төнәтеп эчәләр. Бал белән эчкәндә дәва көче тагын да ныграк сизелә. 
  • Ләкин үләннәргә аллергия булганда, юкә чәчәге белән мавыкмаска кирәк. Аннары аны ел дәвамында өзлексез эчү дә тыела, табигый булса да, юкә чәчәгендә бик көчле химик матдәләр бар. 


 

Теги: дару үләннәре юкә чәчәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар