Логотип
Сәламәтлек

Йөрәккә дәва – калийга бай 10 ашамлык

Йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтим дисәгез, калийдан башка моңа ирешү мөмкин түгел. Әлеге микроэлемент кан басымын тәртиптә тота, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә. Моннан тыш калий сөякләр сәламәтлеге өчен дә кирәк. 

 

Йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтим дисәгез, калийдан башка моңа ирешү мөмкин түгел. Әлеге микроэлемент кан басымын тәртиптә тота, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә. Моннан тыш, калий сөякләр сәламәтлеге өчен дә кирәк. 

Организмга калий җитмәү билгеләре
Әлбәттә, моны билгеләү өчен беренче чиратта тиешле анализ һәм табиб киңәше кирәк. Шулай да үзегездә түбәндәге билгеләргә дә игътибар итегез:
мускуллар көчсезлеге, хроник арыганлык, көзән җыеру, апатия;
даими шешенүләр – калий җитмәсә, организмда натрий җыела. Ул суны тоткарлый.
кан басымы сикерү;
эч кибү;
баш әйләнү.

Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә калий җитмәве аеруча сизелә. Шулай ук сидекне куа һәм эчне йомшарта торган препаратлар белән мавыгып, диеталарда утыручыларда да еш күзәтелә. 

Безнең илдә калийның норма дозировкасы тәүлегенә 2000–2500 мг санала. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр һәм авыр хезмәткә көч түгүчеләр өчен – 5000 мг. 

Калийга бай ашамлыклар
Ак фасоль – пешкән ак фасольнең 100 граммында 390 мг калий бар. Дозировкасы бик яхшы. Ләкин ул кадәр фасоль ашый алырсыз микән – анысы шикле. Моннан тыш, фасоль клетчатка, тиамин, фолат, тимер, магний һәм марганецка да бай. 

Ногыт борчагы – коры килеш 100 граммда 718 мг калий бар. Фалафель яки ногытлы салатлар ясар өчен менә дигән! Ләкин пешкән килеш ногытта калий дозасы кими, шуны истә тотыгыз.

Арахис – 100 грамм чи чикләвектә 705 грамм калий бар. Кыздырылган арахиста микроэлементларның күләме 630 мг гына кала. Арахисны тозсыз ашарга кирәк. Чөнки натрий – калийның дошманы. 

Бәрәңге – 300 граммлы бер пешкән бәрәңге сезгә көнлек норманы ябарга ярдәм итәр. Шуны истә тотыгыз: калийның төп күләме кабыгында саклана. Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгы белән бергә ашагыз.

Чөгендер – 100 граммда 288 мг калий саклана. Бу көндәлек норманың 12% ы. Чөгендер фолатларга, марганецка һәм антиоксидантларга да бай әле. 

Яшелчә  – петрушка, кресс-салат, кинза, сельдерей, шпинат, кузгалакның 100 граммында көндәлек норманың 17–30% ын тәшкил итәрлек калий бар. Ә калорияләре юк диярлек.

Банан – калийга бик бай булмаса да, бик татлы. Уртача үлчәмдәге бер бананда 422 мг тирәсе калий бар. Ләкин бананда шикәр күп, моны истә тотыгыз.

Авокадо – файдалы майларга гына түгел, башка бик күп микроэлементларга да бай. Ләкин уртача бер авокадо сезгә тәүлеклек норманың 20% ын гына тәэмин итәчәк. 

Күрәгә, өрек, кипкән персик – никадәр ямьсезрәк күренсә, шулай яхшырак. Димәк, алар табигый рәвештә киптерелгән. Өрекнең 100 граммында – 1780 мг, кипкән персикта – 2040 мг, күрәгәдә 1700 мг калий бар. 

Диңгез кәбестәсе – аны йә яраталар, йә күралмыйлар. Әмма файдасын билгеләп үтми мөмкин түгел. Диңгез кәбестәсенең 100 граммы 970 мг калийга бай. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар