Логотип
Сәламәтлек

Суганны әрче дә...

Коронавирустан саклану өчен нинди генә чаралар тәкъдим итмиләр! Сарымсак, лимон, имбирь, куркума... Кибетләрдә берара лимон югалып торды...


Коронавирустан саклану өчен нинди генә чаралар тәкъдим итмиләр! Сарымсак, лимон, имбирь, куркума... Кибетләрдә берара лимон югалып торды. Кичә инде ташламалы бәягә килосын 899 сум 90 тиенгә саталар иде. Үзбәкстан лимоннары. Имбирь гел күренми. Хәер, телевизордан күрсәттеләр: бер хатын 100 граммын 350 сумга алган икән. Килосы... 3500 сум була түгелме соң?! Гаҗәп хәлләр!..
Классташым Фәйрүзә кызыклы мәгълүмат җибәргән. Кытайда мондый хәл булган. Бөтен дөньяга таралган вирус бер гаиләне читләтеп узган! Доктор гаҗәпкә калып өйләренә барган. Бөтен бүлмәләрдә дә савытка салынган әрчелгән башлы суган куелган ди. Доктор бер савыттагы суганны бактериологик ысул белән тикшереп караган. Суган өслеге вирус, микроблар белән мыжгып тора икән! Суган аларны үзенә җыя, аннары эчке күзәнәгендә туплый һәм үтерә икән!
Әлеге доктор Кытайдагы берничә кибеттә дә магазин тирәли әрчелгән суган куелган савытларны күргән. Ул кибетләрдәге сатучылар эпидемия һөҗүменнән азат ди!
Доктор бу ысулны үзенең бер пациентында - пневмонияле авыруда сынап карарга булган: караваты янына кичтән чистартылган башлы суган куеп калдырган. Иртәнгә каралып чыккан суганны күреп шаккаткан. Лабораториядә тикшереп карасалар - бактерияләр, вируслар, микроблар чыганагына әйләнгән ул.
...Группадашым Динә инфекцион больницада эшләүче шәфкать туташы сөйләгәннәрне ватсаптан юллаган.
"Вирус минем өчен куркыныч түгел. Чөнки һәрвакыт канәфер суырып йөрим. Авыз куышлыгындагы канәфернең эфир матдәләре төкерек белән эчкә уза һәм бактерияләрне үтерә. Тамак авырта башласа да, грипп вакытында да канәфер булыша. Аннары ул сулышны да сафландыра, авыздан килгән исләрне бетерә", - ди хастаханәдә эшләүче кыз.
Менә шундый киңәшләр.
...Безнең өйдә дә хәзер әрчелгән башлы суган тора, мин канәфер суырып йөрим.
Сез дә сынап карый аласыз. Бер катлаулыгы дә юк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язманы укысалар, кибеттә суган да калмаячак инде хәзер. Я бәясе артачак. Бөтен кеше йөгергәнче чыгып алырга әле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ хэрвакыт Урамга чыкканда ике канэфер кабам,гомумэн минем сумкада бер пачка канэфер гел йору,башта мин аны авыздан ис килмэсен очен каба идем,аннары анын бик файдалы икэнен интернеттан укып белдем.

      Хәзер укыйлар