Логотип
Сәламәтлек

Ә сез беләсезме?

Лавр яфрагын өйдә яндырсагыз...

Лавр яфрагын өйдә яндырсагыз...
Үзегезне яхшырак хис итәчәксез, йокысызлык, борчулар, арыганлык бетәчәк, өйдәге начар исләр, дымлылык юкка чыгачак, салкын тиюләрдән котылачаксыз.

Бер апельсинда көн буена җитәрлек С витамины бар.
Әлеге цитрус тыгылган борынны да чистарта. Апельсиндагы коллаген (аксым) сөякләрне ныгыта, травма алу куркынычын киметә.

Иртәләрен кайнар су эчсәгез...
Организмны тәмам уяначак һәм эчәкләр эшләп китәчәк. Бер стакан су эчкәннән соң метаболизм 30 % ка  тизләшә, тәндәге май катламнары яна, бу кан әйләнеше яхшыруга китерә, шулай ук зарарлы токсиннар чыга.

Көн саен 20 минут шундый күнегү ясагыз –
аякларны гәүдәгә перпендикуляр итеп күтәреп торыгыз. Стрессларны киметә, йокыны яхшырта, нервларны тынычландыра, шешенүне бетерә, варикозга профилактика була, баш авыртуны баса, ашказаны эшкәртүен көйли.

Колак уентыгына сарымсак куйсаң...
Авыртуларны бетерә, инфекцияне үтерә, баш авыртуларны киметә. Чистартылган бер төш сарымсакны колакка тыгып торыгыз, җиңеләюне үзегез дә тоярсыз.

Кызыл кәбестә яман шешкә каршы тора
 35 тән дә күбрәк флавоноидлар бар аңарда, алар рак авыруына каршы көчле дәва исәпләнә.

Карабодайның файдасы гаҗәп күптөрле:
кан әйләнешен, матдәләр алмашын, эчәкләрнең микрофлорасын яхшырта
аңарда глютен юк
ябыгырга булыша
гипертониядән саклый
100 гр пешкән карабодайда нибары 120 ккалорий бар

4 миндаль чикләвеге генә югыйсә!
Ә ул холестеринны киметү сәләтенә ия, чәчләрне яхшырта, йөрәк авыруларын кисәтә, җыерчыкларны булдырмаска булыша, артык авырлыкны киметә, иң мөһиме – ми эшчәнлеген яхшырта/

Эльмира Закирова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар