Логотип
Сәламәтлек

Рәткә килергә иде... Бәйрәмнән соң 5 киңәш.

Озын бәйрәмнәр – аралашу, ял итү генә түгел, бертуктаусыз ашау, режим бозылу, ару да бит әле ул. Юкка гына яллардан соң тагын ял кирәк дип әйтмибез. 

 

Озын бәйрәмнәр – аралашу, ял итү генә түгел, бертуктаусыз ашау, режим бозылу, ару да бит әле ул. Юкка гына яллардан соң тагын ял кирәк дип әйтмибез. 

Суыткычны чистартабыз.
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң яңадан режимга кайту өчен иң беренче чиратта суыткычны тәртипкә салудан башларга кирәк. Яңа ел табыныннан калган ризыклардан һичшиксез арынырга вакыт! Бу көнгә кадәр ашалмаганнар икән, димәк, моннан соң да ашалмаячак алар, кызганмагыз. Кыздырылган, майлы, баллы, тозлы әйберләрне дә юк итегез. Алар организмда суны тоткарлый, ә бу, әлбәттә, үлчәүгә басуга ук үзен сиздерә. Алар урынына яшелчә, сөт ризыклары алып куегыз. 

Ач тормыйбыз!
Бәйрәмнәрдә күп ашалды, дип, организмны алдарга тырышмагыз. Ризык күплегенә ияләшкән ашкайнату системасы аны киметүгә үк бөтен ашаганны запаска салып барачак. Чөнки организм бу кискен күчешне үзе өчен авыр чор дип кабул итә, үзен кайгырта, май катламы җыя. Ризыкларның калорияләрен салмак кына киметегез. Ашауга күбрәк яшелчә, балык, майсыз итләр кертегез. Кара җимеш, сары җимеш тә файдалы булыр. Алар микроэлементларга бай, шул ук вакытта организмны чистартырга да ярдәм итәләр. 

Су эчәбез. 
Бәйрәм көннәрендә чәйгә, сокларга, компотка өстенлек бирелә. Кунак килсә дә, чәй эчерми җибәрми безнең халык. Тозлы, майлы, майонезлы ризыклар ашап организмда су тоткарланса да, бәйрәмнән соң организмга нәкъ менә су җитми дә инде. Бер килограмм авырлыкка 30 мл су исәбеннән эчәргә киңәш ителә. 

 Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Бәйрәмнән соң тәндәге авырлыкны үзегез дә сизәсездер. Бу ашаудан гына түгел, аз хәрәкәтләнүдән дә килеп чыгарга мөмкин. Бәйрәмнәр тәмамлану белән спорт залына ашыкмасагыз да була. Иң беренче чиратта, көненә 10 000 адым ясарга булса да тырышыгыз. Иртә белән 10 минут кына булса да зарядка ясау кыен түгел. Өйдән чыкмыйча гына онлайн рәвештә төрле видеотренировкаларга кушылып эшләргә дә була. Хәзер аларны бушлай эшләргә дә мөмкин, бары тик бераз эзләнергә генә кирәк. Шулай ук төрле марафоннарга кушылып, бер төркем фикердәшләр белән бергә режимга һәм сәламәт тәнгә кайтырга була. 

Мунча сихәте.
Мунча – организмны чистарту һәм савыктыру буенча иң үтемле чараларның берсе. Чамасын, рәтен белсәң, әлбәттә. Тирләп, организмны шлаклардан, тозлардан, токсиннардан арындырабыз. Мунча пары тәнне кислород белән баета, иммунитетны ныгыта. Шулай ук мунчаның психологик йогынтысы турында да онытырга ярамый. Ял итеп, уйлар белән дә чистарынып чыгабыз мунчадан. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар