Логотип
Сәламәтлек

​ПАЛЬМА МАЕ


Аны ни белән ашыйлар? Файдалымы бу май, зыянлымы?
Россия кибетләрендә сатыла торган сөт ризыкларының ЗО проценттан артыграгы – составында пальма мае булган фальсификат. Андый ризыкны сатып алыргамы инде, юкмы?
Ризыкка пальма мае кушу бик  табышлы. Чөнки ул җитештерү чыгымнарын бик нык арзанайта, ризыкны саклау вакытын озынайта һәм без еш кына бу бит чып-чын атланмай тәме дип алдана торган тәм бирә. Чынында, сатып алучы бер нәрсәдә генә ота: пальма мае кушылган ризыклар арзанрак була. Намуслы җитештерүчеләр хөкүмәткә пальма мае кушучыларны бу хакта ризыкны төргән кәгазьдәме, башка савыттамы «пальма мае кушылган» дип язарга мәҗбүр итәргә кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Андый төр продуктны Россиядә сатуга чыгармаска кирәк диючеләр дә бар. Тик өстән карар күренми әлегә. Шуңа күрә җитештерүчеләр әүвәлгечә үзләре җитештергән товарга пальма мае кушылганлыгын яшерә бирәләр.


Пальма мае нәрсәгә кушыла?

Пальма мае хуш исле булганга күрә ризыкларның тәмен яхшырта. Җитештерүчеләр өчен бу бик әйбәт инде. Бердән, ризыкның кыяфәте матур күренә; икенчедән, товарның үзкыйммәте арзанрак була. Россиягә кайткан пальма мае күбәйгән саен, аларның табышы да арта бара. Нәтиҗәдә, демократик бәяләрдән сатыла торган сөт ризыкларының чын сөт белән бернинди уртаклыгы да юк булып чыга.
Пальма маен, нигездә, сөттәге майга альтернатива рәвешендә кулланалар. Ул бигрәк тә маргаринда, атланмай дип тәкъдим ителә торган майларда, сырларда, каймакта, эремчектә, туңдырмада, йогыртларда, куертылган сөттә һәм коры сөтләрдә күп була. Әле тагын ризыкның кыяфәтен күркәм итү, саклау вакытын озынайту өчен аны пирожныйларга, тортларга, рулетларга, кексларга, крекерларга, шоколад конфетларга, хәтта шоколадның үзенә дә кушалар. Пальма мае чипслар, фри бәрәңге, гамбургерлар, чизбургерлар әзерләгәндә дә кулланыла.


Пальма маеның зыяны нидә?

2005 елда ук әле Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы пальма маен куллануны киметергә тәкъдим иткән иде.
Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын киметүне максат иткән тәкъдим иде бу. Пальма мае кушылган ризыклар бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен зыянлы. Еш кикерү, эч кату, эч бору күренеш­ләренең пальма мае кушылган ризыклар ашаудан килеп чыгуы да исбатланган.
Соңгы вакытта пальма маен акларга тырышалар. Имеш, аның искиткеч файдалы үзлекләре бар. Бик кыйммәт йөри торган кызыл төстәге пальма мае чыннан да файдалы. Евросоюз илләрендә фәкать шул кызыл майны гына кулланалар. Безнең илдә кулланылышта булган пальма мае исә Европа илләрендә техник май сыйфатында, детальләрне майлау өчен генә файдаланыла икән.  Андый пальма мае организм өчен дөрестән дә бик зыянлы.
Пальма маен пальманың майлы төрләренең җимешеннән сыгалар. Анда холестеринны күтәрә торган һәм кан тамырларына ябышып кала торган май кислоталары 50 процентка кадәр җитә. Пальма маеның төп өлешен тәшкил итә торган пальмитин кислотасы
кан тамырларында төерләр хасил итә һәм шунлыктан атеросклероз, инфаркт, инсульт ише чирләр килеп чыга.
 

Лупа сатып алыгыз 

Кибеткә кергәч, ашыкпошык товар сатып алмагыз. Башта төргәктәге язуларны игътибар белән укып чыгыгыз, аннан продуктның составын өйрәнегез. Күп кенә җитештерү-челәр аны бик вак хәреф белән яза. Шуңа күрә кибеткә лупа
алып барыгыз. Шул чагында организмга зыян сала торган зарарлы продуктлар сатып алмассыз. Бәясе артык арзан тоелган продуктларны да алмагыз. Чын сөткаймактан әзерләнгән ризыклар арзан була алмый. Чөнки бер килограмм чын атланмай чыксын өчен 
20 литр сөт аертырга кирәк.  Димәк, андый ризыкның үз-кыйммәте дә югарырак булыр.
 

Сез моны беләсезме?

Индонезиядә, Таиландта, Һиндстанда, Нигериядә пальма мае аеруча күп җитештерелә һәм бүтән илләргә сатыла.
Май пальмалары үстерү, нефть скважинасына ия булуга караганда, отышлырак санала. Бу бизнес бик рентабельле.

Сыйфатлы атланмайның кәгазенә ГОСТ Р 52069-2008 но-меры язылган булыр. Игътибар итегез: байтак кына маргариннар һәм спредлар да ГОСТ буенча әзерләнә. Әмма аларның санлы билгелә­мәләре бүтәнчә. Әгәр дә чын май сатып алырга теләсәгез, кәгазьдән ГОСТ номерларын эзләп табыгыз.



Дөрес майны ничек танып була?

* Майның төсен, тәмен, кыяфәтен чамалап карагыз. Яхшы сыйфатлы атланмай бертигез тыгызлыкта, саргылт төстә булыр, аннан сөт исе килеп торыр,  тәме чын май тәме булыр. Андый май авызда тәмам эреп бетәр, телдә дә, аңкауда да ябышып калмас.

* Майны бүлмә температурасында калдырып торыгыз. Ялган май «тирләп» чыгар.

* Майны табада эретеп карагыз. Чын атланмай шунда ук чыжлый башлар, аның өстендә күбек хасил булыр, тәмле хуш ис бүленеп чыгар. Ә пальма мае фәкать эреп – агып китәр.

* Бер кисәк майны кайнар суга салыгыз. Сөт продукты өстә йөзеп йөрер-йөрер дә үтә күренмәле тапка әйләнер. Катнашма булганы куе, тыгыз утырым хасил итәр. Әгәр аннан соң суны болгатсаң, май эреп юкка чыгачак, ә маргарин вак кисәкләргә таркалып бетәчәк.

* Май брикетын туңдыргычта тотып алыгыз. Туңган атланмайны кисеп алып булмас. Ул кисәк-кисәк булып кыелып кителер. Ә катнашманы рәхәтләнеп ипигә ягарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар