Логотип
Сәламәтлек

Носки киеп йоклагыз!

Кайбер галимнәр төнлә әйбәт йоклар өчен… носки киеп ятарга кушалар. Йокы тирәнрәк була, диләр

Кайбер галимнәр төнлә әйбәт йоклар өчен… носки киеп ятарга кушалар. Йокы тирәнрәк була, диләр.Тикшеренүләр күрсәткәнчә, оекбаш киеп яткан өлкән кешеләр тизрәк йоклап китә, ди.Сере: табаннар җылынып, кан тамырлары киңәя икән. Шуның аркасында җылы бүленеп чыга, ә тәннең эчке температурасы төшә. Бу инде «йокларга» дигән сигнал.

Тәннең эчке температурасына биологик сәгатьләр, ягъни циркад ритмы тәэсир итә. Ул йокының вакытын контрольдә тота: төнлә йокларга, иртән уянырга булыша. Тән температурасы көн дәвамында күтәрелә, ә кичкә таба кульминациясенә җитә. Аннары төн дәвамында температура, йокыны чакырып, әкренләп төшә башлый.

Врач-сомнолог Ольга Бегашева носкидан йоклау салкын табаннарны һәм салкын кулларны җылыта, кан яхшы йөри башлый, дип аңлата. Носкиларның иң гадиен – тән сулый торган киҗе-мамык носкиларны киеп йокларга, көн саен алыштырып торырга киңәш итә. Аяклар өшү үт куыгында, талакта, ашказанында проблемалар булганда күзәтелә, тынычсыз аяклар синдромы (сидром беспокойных ног) вакытында  да борчый. Ул исә нерв системасына зыян сала. Бу очракта шул гади носкилар коткара ала. Сез ничек йоклыйсыз? Нинди караватта? Ятарга уңайлымы? Болар бар да исәпкә алынырга тиеш, әлбәттә. Тынычсыз аяклар синдромының төп сәбәбе – организмда тимер җитмәү. Аеруча хатын-кызларда еш очрый ул.
 
Носкидан йоклау җайсыз булса,  җылы ваннада басып торыгыз, ул организмны тыныч ялга көйли. Мунча, сауна, массаж курслары шулай ук файдалы. Спортзалда шөгыльләнү, саф һавада булу яки җәяү йөрү кан әйләнешен яхшырта.

Аяклар гел өши торган булса, калкансыман бизне тикшертегез. Без болай да йод дефциты булган төбәктә яшибез, һәм әлеге чир еш очрый. Һичшиксез эндокринологка күренергә кирәк.

Аяклар өшү белән бергә, спазмнар да күзәтелсә, бу В группасы витаминнары, кальций, магний җитми дигән сүз. 

Традицион кытай медицинасы буенча, төнгә каршы носки киеп яту бик файдалы. Азия табиблары фикеренчә, салкын тәннән яшәү көчен суырып ала, ә җылы носкилар, киресенчә, позитив Ци энергиясе белән баета һәм кан йөрешен яхшырта. Тагын шунысы да бар: носки үкчәләрне корышып ярылудан да саклый. 

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар