Логотип
Сәламәтлек

Әниегезгә озак яшәргә ярдәм иткән 7 киңәш

Әниләрнең картаюы – кичектергесез хәл. Аларны озаграк яшәтү өчен әллә ниләр бирергә әзер без.


Әниләрнең картаюы – кичектергесез хәл. Аларны озаграк яшәтү өчен әллә ниләр бирергә әзер без. Ә бит  күптөрле тикшеренүләр, аларның гомер озынлыгы  турыдан-туры безнең – балалары белән бәйле булуы ачыкланган. Димәк, аларга якты дөньяда озаграк яшәү өчен  ярдәм итә алабыз. 

Әни янына барып каһвә эчү 

Беренчедән,  өлкән яшьтә аралашу – сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Икенчедән,  аралашу һәм өлкәннәрнең иң төп дошманы  булган ялгызлыктан  котылу  – гомерне озайта.  Өченчедән,  каһвә дә гомер озынлыгына тәэсир итә. Ул  инфаркт, инсульт белән авыру очракларын киметә. Шул рәвешле, әниегез янына каһвә эчәргә ешрак керегез һәм вакыт хакында онытып тоткарлансагыз,  тагын да яхшырак.  

....әбәт ашау 

Әни әзерләгән ризыктан да тәмлесе юк инде ул. Алар өчен бу яшьтә ашарга әзерләү физик йөкләмә дә. Ә бу исә  йөрәк, кан тамырлары  эшчәнлеген яхшырту  өчен менә дигән сәбәп! 

 Әниегезне социаль челтәрләрдән кулланырга өйрәтегез 

 Ышанмассыз, ләкин АКШның  Милли Фәннәр Академиясе  тикшеренүләре фейсбук  һәм башка социаль челтәрләдә утыручыларның  гомер озынлыгы 12 процентка артуын ачыклаган.  Бу бигрәк тә өлкән кешеләр өчен актуаль: интернет аларга ялгызлык хисеннән арынырга ярдәм итә, баш миенең  кайбер өлешләренең эшчәнлеген активлаштыра.  Иң мөһиме: контрольдә тотыгыз: социаль челтәрләрдә төне буе  утыра күрмәсен! 

Оныкларын ешрак кунакка җибәрегез 

Тагын бер рухландыручы тикшеренү: вакытларын оныклары янында күбрәк уздырганнарның киләчәктә оныкчыкларын да күрә алу мөмкинлеге тагын да арта. 20 елга сузылган тикшеренүләр күрсәткәнчә, оныклары белән актив  шөгыльләнгәннәр арасында  йөрәк авырулары, кан басымы, стресс  кичерү күпкә азрак очрый.  Ә моңа  иң элек актив тормыш рәвеше алып бару ярдәм итә. Кечкенә балалар белән көне буе телевизор алдында утырып булмый бит! 

 Әниегезне китапханәгә яздырыгыз 

Яки электрон китап сатып алып, интернеттан шунда китаплар йөкләгез. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, китап укырга яратканнар – озын гомерлеләр.  Атнага ике сәгать ярым китап укучылар,  укымаучылар белән чагыштырганда, 27  процентка караганда озаграк яши икән.  

Бергәләп комедияләр карагыз 

Көләргә яраткан хатын-кызларның гомере һәрвакыт җитди йөргән ханымнарныкына караганда,  озынрак була.  Норвегия галимнәре әнә шундый фикергә килгән.  Эш шунда: көлү  иммунитетны төшерә торган кортизол  стресс гормонын нейтральләштерә.  

Бергәләп йөгерергә чыгыгыз 

«Бер сәгать йөгерү гомер озынлыгына җиде сәгать өсти», – ди галимнәр. Әгәр йөгерергә яратмыйсыз икән, бергәләп велосипедка утырып чыгып китәргә мөмкин. Мондый физик йөкләмәләр атнасына 4 сәгать  булырга тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар