Логотип
Сәламәтлек

Көзен интектергән авырулар

Караңгы көзләр килеп җитү белән авырулар сезоны башлана, диләр яшь әниләр, балаларының салкын тиеп авырый башлауларына ишарә ясап. Тик сабыйларны гына түгел, өлкәннәрне дә авырулар җәфалый башлый.

Караңгы көзләр килеп җитү белән авырулар сезоны башлана, диләр яшь әниләр, балаларының салкын тиеп авырый башлауларына ишарә ясап. Тик сабыйларны гына түгел, өлкәннәрне дә авырулар җәфалый башлый. Чирне саф һавада йөреп, витамин D күп булган ризыклар ашап кына җиңеп була. Нинди авырулар соң?

 

 

Төшенкелеккә бирелү

Эч пошамы? Кәеф начармы? Энергия юк диярлек? Болар барысы да D витамины җитмәүдән килеп чыгарга мөмкин. Американың гериатрия психиатриясе журналында бастырылган тикшеренүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, D витамины дәрәҗәсе түбән булган кешеләр депрессиягә 10 тапкыр ешрак бирелә.

 

Артык авырлык

Кояш безнең организмга туклыклы оксид азоты эшләп чыгарырга ярдәм итә. Ә ул күп ашауны тоткарлый һәм өзлексез матдәләр алмашуын тәэмин итә. Ультрашәмәхә нурларының йогынтысы авырлык артуны акрынайта һәм хәтта диабетны булдырмый калырга мөмкин.

 

Яман шеш һәм йөрәк авырулары көчәя

Бинада күбрәк вакыт үткәргән саен, сөт бизендәге яман шеш, простата яки йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыру куркынычы да зурая. Әйтик, Гарвард иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбе тикшеренүләреннән күренгәнчә, кояш яктысы җитмәгәннән килеп чыккан D витамины дефициты булган кешеләрдә йөрәк авыруларының үсү ихтималы икеләтә арта. Профилактика бер генә: көн саен 15 минут җәяү йөрү.

 

Сөяк авырулары

Артрозны хәтерләткән, сөяк һәм мускуллар авыртуы да кояш яктысы кытлыгыннан булырга мөмкин. Эш шунда: «кояшлы» витамин коллаген һәм кальций дөрес үзләштерелү өчен кирәк. Ансыз файдалы матдәләр файдасызга әйләнә. Шул сәбәпле, көзен һәм кышын, салкыннар булып, урамга һава суларга чыгып йөрми башлагач, өлкән яшьтәге кешеләрне сөяк яки мускуллары авырта башлый.

 

Йокы начарлану

Әгәр кирәгенчә кояш яктысы ала алмыйбыз икән, төнлә йоклый алмаячакбыз. Витамин D биологик процессларның ритмын булдырырга ярдәм итә. Ә менә ясалма яктырту яки компьютер артында озак эшләү, бу ритмны җитди боза. Шул рәвешле, йокысызлыктан интегергә мөмкинсез.

 

Артык нык тирләү

Көз – тирләү өчен эссе сезон да түгел. Тик D витамины кытлыгы, бигрәк тә көз башында, тир бүленеп чыгуга китерә. Артык нык тирли башлагансыз икән, каныгыздагы әлеге витамин дәрәҗәсен тикшертегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар