Логотип
Сәламәтлек

Хәзер җыярга кирәкле дару үләннәре

Бу язмада без сезне ике төрле дару үләне белән таныштырырбыз. Аларның икесен дә безнең якларда очратырга мөмкин.

Кандала үләне (донник лекарственный)
Турыга тармакланып үсүче, вак сары чәчәкле үсемлек. Россиянең Европа өлешендә бик киң таралган. 
Гипертония, атеросклероз, стенокардия, коронар кан тамырлары тромбозын дәвалаганда кулланыла. Көзән җыерганнан, йокысызлыктан, нерв системасы көйсезлегеннән шифасы бар. 
Хатын-кызларның тышкы җенес әгъзаларындагы ялкынсынуларны басарга ярдәм итә, менструаль циклны җайга салырга, климаксны җиңел кичерергә булыша. 
Тирләтү, какырык куптару һәм йомшарту үзлегенә ия. 
Үлекле яраларны, эренле бетчә, чуан һәм маститны дәвалаганда кулланыла. 
Эчү өчен төнәтмә әзерләү ысулы: 
2 чәй кашыгы вакланган үләнгә 2 стакан кайнаган салкын су салып, 4 сәгать төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30-40 минут кала, көнгә 2-3 тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәләр. 
Тирегә ябу өчен: 2 аш кашыгы үләнгә 2 стакан кайнар су коеп, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Киҗе-мамык тастымалны шушы төнәтмәдә чылатып, авырткан буыннарга ябалар. Дәва курсы – 10 көн. 
Үлекле яраларга сөртү өчен, кандала үләненнән мазь дә ясарга була. Моның өчен: 2 аш кашыгы кипкән үләнне порошок хәленә килгәнче ваклап, 50 г вазелин белән кушалар. 
Кандала үләне – агулы. Аны авырлы ханымнарга һәм бөерләре авырткан кешеләргә куллану тыела.

 

 

 

 

 

 

Кондыз үләне (вахта трехлистная, трифоль)
Өч яфраклы, яфраклары озын саплы, чәчәкләре озын сабакта озынча тәлгәш булып үсә, аксыл-алсу төстә. Сазлыклы урыннарда, күл һәм сазлык буйларында үсә. Май-июнь аенда чәчәк ата. Исе юк, тәмгә бик ачы. 
Дару сыйфатында чәчәк аткан чорда яфракларын җыялар. Кондыз үләне төнәтмәсе ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, үт бүленеп чыгуын көчәйтә. Аны әчелеге аз булган гастритны дәвалау, аппетитны ачу, үт  кудыру өчен кулланалар. 
Аллергияле дерматоз, псориаздан шифа бирә. Нерв системасын тынычландыру, йөрәк ритмын көйләү (тахикардия), температураны төшерү, эчәклектәге суалчаннарны кудыру үзлегенә ия. Азканлылыктан һәм баш өянәгеннән файдасы бар.
Әзерләү ысулы: 1 аш кашыгы кондыз үләненә 200 мл кайнап торган су коеп, 5 минут пешерергә һәм сүндереп, 1-2 сәгать төнәтергә. Ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3 тапкыр эчәргә. Төнәтмәне суыткычта сакларга. 

Дару үләннәренең дә сәламәтлеккә зыян салуы бар. Табиб белән киңәшләшми торып, үз белдегең белән дәвалану куркыныч! Әлеге материал бары киңәш рәвешендә генә бирелә, дәвалану өчен нигезләмә була алмый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар