Логотип
Сәламәтлек

Кайсы продуктлар кан тамырларын чистарта?

Өлкән яшьтәгеләр генә кан тамырлары тыгылудан җәфалана дисәк, бу проблема яшьләрне дә борчый икән бит...

Өлкән яшьтәгеләр генә кан тамырлары тыгылудан җәфалана дисәк, бу проблема яшьләрне дә борчый икән бит. Дөрес тукланмаган, дөрес яшәү рәвеше алып бармаган кешеләрне тромбоз, тромбофлебит, инсульт кебек авырулар сагалый: әле теге, әле бу даруны эзләп чабалар. Ләкин алар бик эффектлы булмаска да мөмкин. Теләсә кайсы яшьтә дә үз рационыңны үзгәртеп, кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын ныгыта һәм канны сыеклый торган азыкларга күчәргә була. 

 

Солы, карабодай, дөге, тары һәм арпа боткалары 

Сүз дә юк, боткалар ашказаны өчен файдалы, алар матдәләр алмашын тизләтә, эч катуларны киметә. Әмма аларның кандагы холестеринны киметүен, төерләр барлыкка килүгә комачаулавын күпләр белмидер дә. Атеросклероз һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен, менә шул боткаларны ашарга кирәк. Аларны шулай ук диабетикларга, гипертоникларга тәкъдим итәләр. Алар клетчаткага, төрле витаминнарга да бай. 

 

Зәйтүн мае 

Салатларга, боткаларга, яшелчә ризыкларына салкын сыгылыштагы зәйтүн маен кушу бик файдалы. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын савыктыра. 

 

Балык 

Майлы балыкта кан тамырларын чистарта торган кислоталар бар. Менюга сардина, сельдь, тунец, лосось балыкларын кертегез. 

 

Помидор 

Помидордагы ликопин матдәсе кан тамырларын чистарта, вена һәм артерияләрне холестерин утырудан саклый. 

 

Сарымсак 

Аның чистарту үзлеген галимнәр күптән раслады инде. Ул кандагы шикәр күләмен дә киметә, канны сыеклый. Тромбларны суыртыр өчен көнгә 3 тырнак сарымсак ашарга кирәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: сарымсакны чамасыз ашау – баш мие эшчәнлегенә зыян сала. 

 

Гранат согы 

Ул даруларны алыштыра ала. Кан тамырларын тыгылудан коткара, канны кирәкле элементлар белән баета. Андагы антиоксидантлар яшел чәйдәгедән дә күбрәк. 

 

Кокос сөте 

Бу продуктта кан тамырларына кирәк булган тимер бик күп. Көн саен бер стакан кокос сөте эчсәң, йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга, кан басымын җайларга, «начар» холестериннан котылып була. 

 

Кузаклылар 

Пешкән фасоль, ясмык, борчак югары холестеринны киметергә сәләтле. 

 

Кызыл чөгендер 

Холестеринга каршы тора алу үзлегенә ия яшелчә ул. Хроник эчәк авырулары көчәеп китүеннән дә саклый. Җыелган шлаклардан да арындыра. 

 

Кабак 

Диетологлар кабакны иң яхшы углевод чыганагы дип атый, ашап, 30–40 минут узуга, организм тарафыннан эшкәртелә дә башлый. Аеруча кабакның төше файдалы. Аның составында кирәкле микъдарда эфир майлары бар. Ә кабак маендагы май кислоталарын артык килограммнары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. 

 

Исегездә тотыгыз: ысланган ризыклар, майлылыгы югары булган сөт продуктлары, пальма мае  – зарарлы!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар