Логотип
Сәламәтлек

Июнь аенда җыеп каласы дару үләннәре

Үзебездә үсүче үләннәр бик күп чирләрдән шифа бирә. Фәкать белеп җыярга һәм дөрес кулланырга гына кирәк. Июнь ае – күп кенә дару үләннәрен җыя торган вакыт. Ниндиләрен җыярга һәм ничек кулланырга? Әлеге сәхифә шул хакта булыр.

Бәбкә үләне (горец птичий, спорыш, гусиная трава)

Юл буйларында җиргә ятып үсә торган үлән. Чәчәкләре күренер-күренмсә кенә, аксыл-яшькелт төстә, бик вак, җәй буе чәчәк ата.

Дару сыйфатында май ахыры-июнь башында үләнен җыялар.

Халык медицинасында бәпкә үләнен кан туктату, кан тамырларын ныгыту, бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар. Ашказаныннан, аналыктан, эчәклектән кан киткәндә шифасы бар.

Матдәләр алмашын көйләү чарасы итеп, диабет булганда да кулланыла. Көчле стресстан соң, нерв системасын тынычландырырга булыша.

Ялкынсыныну басу үзлеге бөерләрдәге һәм бәвел куыгындагы ташларны кудырырга ярдәм итә.

Экзема, нейродермит, псориаз, красная волчанка булганда кулланыла.

Әзерләү ысулы: 20 г вакланган үләнне эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Авырлы ханымнарга кулланырга ярамый!

 

Каен җиләге

 

Дару сыйфатында аның яфракларын һәм җиләкләрен җыялар. Яфракларны җиләк чәчәк аткан чорда җыеп өлгерергә кирәк.

Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Аны кан тамырларын киңәйтү, йөрәк ритмын акрынайту өчен кулланалар. Ул шулай ук стоматит, гингивит, ангинаны дәваларга, авыздан килгән начар исне бетерергә булыша. Аның бәвел кудыргыч үзлеге дә бар

Җиләген исә өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4-6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар.

Халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозы, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар. Ул хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә.

Әмма каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа да кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башлануга, куллануны туктатып, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Каен җиләге яфрагыннан төнәтмә әзерләү өчен: 20 г вакланган үләнгә 200 мл кайнап торган су коеп, 5-10 минут кайнаталар. 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

 

Кычыткан (крапива двудомная)

Кычыткан яфрагын чәчәк аткан чорда – июнь аенда җыялар.

Андагы витаминнар, тимер тозлары, башка матдәләр кеше организмына бик яхшы тәэсир итә, кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра.

Кычытканның иң мөһим тагын бер үзлеге – аның сосотавындагы К витамины бавырда канны куертучы матдә – протромбин ясалышын яхшырта. Менә шул сыйфаты өчен кычытканны кан туктатучы буларак кулланалар да. Ул аналыктан, эчәклектән, ашказаныннан, борыннан кан киткәндә бик нык ярдәм итә.

Кычыткан кандагы холестеринны киметә алуы, аналык мускулларының кыскаруын яхшыртуы, үт кудыргыч үзлеккә ия булуы, ялкынсынуны басуы белән дә кыйммәтле.

Аның яфракларын куллану кандагы һәм бәвелдәге шикәрне киметә. Кычыткан сыгынтысы үт юлларын һәм бавыр чирләрен дәвалаганда кулланылучы «Аллохол» составында да бар.

10 г (2 аш кашыгы кычытканны ваклап), эмаль савытка салырга һәм 200 мл кайнап суынган су өстәп, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтергә. Уттан алып, 45 минут буе төнәткәч, сөзеп, төнәтмәне 200 мл күләменә җиткергәнче кайнаган су өстәргә. Ашар алдыннан көнгә 3-5 тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәргә.

Кычытканның канны куертуын истә тотып, протромбин индексы югары булган кешеләргә куллану тыела.

Табиб белән киңәшләшми торып, дару үләннәре белән дәвалану тыела. Әлеге язма бары тик киңәш буларак, таныштыру өчен генә тәкъдим ителә. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар