Логотип
Сәламәтлек

Имбир тамыры – шәп дәва!

Ул кулинариядә, медицинада, косметологиядә киң кулланыла. 

 

Ул кулинариядә, медицинада, косметологиядә киң кулланыла. 

Һиндстанда һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үсә торган бу продуктта барлык микро- һәм макроэлементлар бар, В, С, Е группасы витаминнарына һәм минералларга, кальций, тимер, фосфор, цинк, магний, натрий, эфир майлары һәм бик күп актив матдәләргә бай. Имбир аеруча калийга бай – 100 граммда 415 миллиграмм! Имбир тамыры ул крахмал, аминокислоталар чыганагы да. Өстәвенә, аз калорийлы продукт – 100 граммда нибары 80 ккал. 

Имбир – кышкы тамыр, ул аерым тәмгә, хуш искә ия. 

Җылыту эффекты булганга аны кыш көне кулланалар. Эфир майлары күп булу сәбәпле, вакланган имбир тамырын ярты чәй кашыгы салу да җитә. 

Имбир тамырының иң файдалы матдәләре кабыгы астында. Аны боҗралап, юка гына итеп турарга яки вак угычтан үткәрергә кирәк. Хуш исе озаграк сакланачак. 

Имбирның файдалы үзлекләрен арттыру өчен аны башка тәмләткечләр, әйтик, мускат чикләвеге һәм кардамон  белән бутыйсың. Бал һәм лимон шулай ук имбир белән яхшы яраклаша. 

Канны сыеклый, баш миен кислород белән баета. Акыл хезмәтендәгеләргә имбир бик файдалы продукт. Артритлар вакытында авыртуны басарга сәләтле. Баш авыртуларны, ярсучанлыкны киметә. Анда калорий түбән булу исә ябыгырга булыша. Сезонлы эпидемияләр чорында имбир тамыры һәр өйдә булырга тиеш. Имбир җылыту үзлегенә ия булгач, аны югары температура булганда, кан киткәндә, җәйге эсседә кулланырга ярамый.   

Имбирның 5 файдалы үзлеге 

1. Имбир укшу, күңел болгануны туктата ала. 

Бик көчле дәвалау-профилактика үзлегенә ия һәм мең еллар инде төрле авыруларны дәвалаганда кулланыла. Галимнәр аның күңел болгану, косуларны туктата алу үзлеген ачыклаган. Йөкле хатыннарга бу симптом вакытында бик булыша. Имбир чәе токсикоздан коткара. Күрем вакытында тынычландыра. Аның белән миоманы да дәвалыйлар. Гормональ фонны яхшырта.Климаксны җиңелрәк үткәрергә булыша. Операцияләрдән һәм химиотерапиядән соң укшуларны туктатуга сәләтле. 

2. Имбир иммунитетны күтәрә. 

Шуңа күрә аны салкын тигәндә профилактик өчен кулланалар. Авырый башлауның беренче көннәрендә үк кечерәк имбир тамырын алып, акрын гына чәйнәгез. Тамак авыртканда имбир согын сыгып чыгарып, аңа бер чеметем тоз кушалар һәм бу даруны ашар алдыннан кулланалар. Имбир чәе исә җылыта, савыктыра, кәефне күтәрә, көч бирә. 

3. Имбир ашказанына уңай тәэсир итә. 

Ашказаны җәрәхәте профилактикасы өчен менә дигән дәва. Ул аның лайлалы тышчасына уңай тәэсир итә. Продукт ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсынуны киметә, ашказанының  кисеп авыртуларын баса. 

4. Имбир кан әйләнешен яхшырта. 

Имбирдагы матдәләр кан тамырлары торышын нормальләштерә, тромблар барлыкка килү куркынычын киметә, ялкынсынуларга каршы тору, хәтта яман шешне кисәтү, тынычландыру үзлегенә ия. Ул матдәләр алмашында әһәмиятле роль уйный торган алыштыргысыз аминокислоталарга бай. 

5. Имбир биткә, тәнгә, чәчләргә файдалы. 

 Аны дәвалау-профилактик чара буларак кына түгел, косметологиядә бик файдалы продукт итеп тә кулланалар. Ул бик көчле антиоксидант буларак, ялкынсынуларга каршы тора алу үзлегенә ия, кан йөрешен яхшырта, бит өчен бик файдалы. Әлеге продуктны биттәге тимгелләрне бетерү өчен кулланалар, бит, тән чәчләр өчен төрле битлекләр, скраблар ясыйлар. 

Табиблар имбирны көндәлек рационга кертергә киңәш итә. Алай да, белеп файдаланырга кирәк. Ашказаны һәм эчәкләре белән проблемалар булса,  ул саруны кайнатырга мөмкин. Һәрхәлдә, күпләп ашамаска кирәк. 

Кулланыр алдыннан имбирны яхшылап чистартыгыз. Аны эшкәртелмәгән килеш тә, вакланган, төелгән һәм маринадланган рәвештә дә сатып алырга мөмкин. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар