Логотип
Сәламәтлек

Грипп белән авыручылар артырга мөмкин!

​​​​​​​ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча Идарә җитәкчесе Марина Патяшина Европа илләрендә грипп активлашуын, кайберләрендә эпидемия булуын хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча Идарә җитәкчесе Марина Патяшина Европа илләрендә грипп активлашуын, кайберләрендә эпидемия булуын хәбәр итте. Безгә төрле вируслар белән авыру чоры кыш җиткәч кенә башлана кебек тоелса да, чынлыкта эпидсезон 1 сентябрьдән ук башлана икән. Шуңа күрә ашар алдыннан кулларны сабынлап юарга яки антибактериаль чаралар белән эшкәртергә, өйләрне, эш урыннарын мөмкин кадәр дезинфекцияләп торырга киңәш итәләр. Сентябрьдән бирле грипп белән авыручы 92 кеше теркәлүе дә мәгълүм. «Грипп авыруы өзлегүләр белән куркыныч, шуңа да авыруның беренче билгеләрен сизүгә үзлектән дәваланмагыз, табиб чакыртыгыз! Грипп аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч, аларны саклагыз», – дип кисәтә табиблар. Кар булмавы, һава торышының җылы торуы да вирусларга тизрәк таралырга ярдәм итә. Шуңа да табиблар гыйнвар азагында авыручылар саны артыр, дип фаразлыйлар. Казан хастаханәләре исә авыруларны кабул итәргә әзер. Авыру көчәйгән очракта пациентларны тәүлек буе кабул итү хастаханәләре дә булдырылган, лабораторияләр дә көчәйтелгән режимда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар