Логотип
Сәламәтлек

Энергияне арттырабыз! 

Менә бу ял көннәрендә без, хатын-кызлар әллә ниләр эшләп ташлар идек инде! Шимбә-ялларга тау-тау булып эшлисе эшләр исемлеге өелә. Өй җыештыру, кибеткә чыгып керү, балалар белән паркка, музейга бару, үзеңә вакыт калдыру, дуслар белән очрашу, пешерү-төшерү... Уфф!

Менә бу ял көннәрендә без, хатын-кызлар әллә ниләр эшләп ташлар идек инде! Шимбә-ялларга тау-тау булып эшлисе эшләр исемлеге өелә. Өй җыештыру, кибеткә чыгып керү, балалар белән паркка, музейга бару, үзеңә вакыт калдыру, дуслар белән очрашу, пешерү-төшерү... Уфф! Санап чыкканчы да арып бетәсең! Якшәмбе кичендә эшләгән эшләрнең исемлегенә салганнан соң... планлаштырганның яртысына да көч (бәлки, вакыт?!) җитмәгәнне аңлыйсың да, күңел төшә кайчак... Күбрәкне булдырасы килгән иде бит! Бу ялларга да гына эшлисе эшләр шундый күп иде! 

Кайвакыт шулай да була: вакыт та бар, тик эшләргә энергия җитми! Ә хатын-кызның һәр гамәле аның эчке энергиясе, кәефе белән бәйле икәнлеге дә сер түгел бит инде. Баксаң, иң күп энергиябезне эшләнмәгән эшләребез ала икән бит! Эшләнмәгән эшләрне искә төшереп, «Их!» дип уйлап куюга, энергиянең бер өлеше югала да китә икән. Психологлар бу турыда күп сөйли. Без дә бер алым кулланып карыйк әле. 

Әйдәгез, кулга кәгазь һәм ручка алабыз да, искә төшкән бөтен эшләнмәгән эшләр исемлеген язып чыгабыз. 

Укылмаган китаплар... 

Карап бетерелмәгән фильмнар... 

Бәйләнеп, тегелеп бетмәгән әйберләр... 

Чынга ашыра алмаган идеяләр... 

Күптән шалтыратып сөйләшергә җыенган кешеләр... 

Тәртипкә китерергә җыенган киштәләр, киемнәр... 

Күңелдән генә гәп корып, шулай әйтәсем, болай итәсем калган дип йөргән кешеләр исемлеге... 

Менә шулай башта йөргән бөтен әйберләрне кәгазьгә төшерәбез. Язып бетергәч, тубал кебек баш чистарып, җиңеләеп киткәне сизәрсез. Йә, тагын бер кат карап алыйк әле исемлеккә. Кайсын эшләмәскә дә ярый, аларын сызабыз, мөһим дигәннәре янына җай табып эшләнәчәк даталарны язып куябыз. Алдагы көннәрдә инде аларны ничек тә эшләп кую җаен табарга кирәк. Бу эшне тәмамлагач, җиңеллек һәм көч, энергия килгәне сизелер. 

Тагын бер киңәш языйм әле. Алдагы көннәрдә күбрәк эшкә өлгерергә телисез икән, кич ятар алдыннан,  иртәгәсе эшләр планын язып куярга гадәтләнегез. Сыналган алым, ярдәме зур! 

Уңышлы көннәр, уңышлы атналар телим! Бәхетле булыйк! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар