Логотип
Сәламәтлек

Мускуллар аерылу

Эч чыгып тору – диастазның төп билгесе. Казан федераль университеты клиникасының хирургия бүлеге табиб-хирургы Илфат ГАЛИЕВ диастазга китергән сәбәпләр, профилактика турында сөйли.

Эч мускуллары диастазы диагнозы белән бик күп хатын-кызлар очраша, бигрәк тә авырлы вакытта. Ул корсак куышлыгындагы вертикаль мускулларының аерылуыннан гыйбарәт. Эстетик яктан ямьсез булудан битәр, бу сәламәтлек өчен дә зыянлы. Казан федераль университеты клиникасының хирургия бүлеге табиб-хирургы

  Илфат ГАЛИЕВ диастазга китергән сәбәпләр, профилактика турында сөйли.

Диастазның төп билгесе – эч чыгып тору. Ул кешенең мускул-бәйләү аппараты анатомиясендә үзгәрешләр булу белән бәйле. Алгы корсак стенасы мускул җепселләре бәйләменнән тора. Корсактагы пресс әнә шул инде ул. Кендекнең сул һәм уң якларыннан ике вертикаль мускул сузылган. Алар үзара сеңер ярдәмендә бәйләнгән. Аны корсакның ак линиясе дип йөртәләр. Ул җепселләр бик яхшы сузыла. Әмма билгеле бер факторлар аркасында алар бик нык нечкәрә һәм тартылу үзенчәлекләрен югалта. Авырлы хатыннарның 60 проценты диастаздан җәфалана. Моңа хатын-кызның артык таза булуы, корсак мускулларының сәлперәюе, физик күнегүләр белән шөгыльләнмәве, яше, баланың зурлыгы, плацентада бала суы күп булуы сәбәпче. Корсакта туры мускуллар йөклелекнең 14 нче атнасында аерыла башлый һәм бала туганчыга кадәр дәвам итә. Гадәттә, бу үзгәрешләр физиологик дип санала һәм махсус дәвалау таләп итми. Статистика буенча, корсактагы ак линия бала тапканнан соң бер ел эчендә гадәти хәленә кире кайта. Әгәр дә инде диастаз һаман саклана икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб диагнозны корсакны капшап һәм УЗИдан карап куя. Моның өчен гади генә тест та бар. Каты өслеккә ятыгыз һәм аякларыгызны тездән бөкләгез. Бер кулны баш астына, икенчесен кендектән бераз гына өстәрәк – ак линиягә куярга кирәк. Корсак мускулларын киерелдерми генә күкрәк куышлыгын күтәрегез. Шул вакытта бармак очлары белән мускуллар арасындагы аерылган урынны табарга кирәк. Мускулларның аерылуы кендек белән түш сөяге очы арасында нык сизелә. Әгәр дә анда ике бармак сыярлык урын була икән, димәк, сездә диастаз. Вакытында дәваламасаң, бүсер чыгу, эч катып, эчәклек үткәрмәүчәнлеккә әйләнү, умыртка баганасы кәкрәю куркынычы бар. Әгәр дә мускуллар арасындагы аерылу 8 сантиметрдан артса, операция юлы белән генә дәваланырга мөмкин. 

Диастазга китергән сәбәпләр

  • йөклелек һәм бала табу; 
  • яшь үзгәрешләре;
  • тазару;
  • аз хәрәкәтләнү;
  • һәрвакыт утырып эшләү;
  • авыр атлетика белән мавыгу;
  • корсакның эчке басымын арттырган хроник авырулар.
     

Клиник билгеләре

  • прессны киергәндә кендек тирәсендә эч ярым түгәрәк булып калка;
  • корсак куышлыгы авырта, бигрәк тә хәрәкәтләнгәннән соң;
  • органнар урыныннан күчә;
  • корсакның алгы стена тукымасы нечкәрә;
  • укшыта, эч газлана. эч ката.

Диастазны коррекцияләү өчен махсус күнегүләр
1. «Дүрт аяклап» басабыз. Сулыш алганда арканы өскә таба түгәрәкләндерәбез, башны аска иябез. Сулышны чыгарганда – киресенчә.
2. Аркага ятабыз. Аяклар тездән бөгелгән. Оча сөяге тирәсен күтәрәбез һәм төшерәбез. 
3. Шул ук күнегүгә аякларны да кушабыз. Оча сөяген күтәргәндә сул һәм уң аякларны да чиратлаштырып өскә таба күтәрәбез. 
4. «Дүрт аяклап» баскан килеш чиратлаштырып аякларны күтәрәбез.
 

Профилактика

  • авыр әйберләр күтәрмәгез һәм ташымагыз;
  • урыныгыздан кузгалганда кулыгызга гына таянып торыгыз;
  • утырганда һәм басып торганда нагрузканы дөрес бүлегез;
  • корсакның ян мускулларын ныгыту өчен, күнегүләр комплексы эшләгез. Ә диастаз булганда мускуллар өчен физик күнегүләр ясау тыела; 
  • ортопедик пояслар йә тейп-лента кулланыгыз.

Фото: Andres Ayrton. Pexels

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар