Логотип
Сәламәтлек

Дәрманым бар, дәртем юк?

Кузгаткан темабыз бик нечкә һәм үтә дә шәхси: җенси көйсезлек турында. Бу хакта хәтта иң якын кешең белән дә ачыктан-ачык сөйләшүе уңайсыз. Сексопатологка бармыйбыз да бармыйбыз инде. Югыйсә җенси көйсезлек гаилә тормышына шактый гына күңелсезлекләр белән яный. Четерекле сорауларыбызга медицина фәннәре докторы, профессор,  Казан дәүдзт медицина университетының  медицина психологяисе кафедрасы мөдире Владимир Давыдович Менделеевский җавап бирә. 
 
Үзеңдә җенси проблемалар барлыгын ничек ачыкларга? Кайсы очракларда табибка мөрәҗәгать итәсе?
Теләсә кайсы көйсезлек ул – сине нәрсәдер борчый, рәхәт кенә яшәргә комачаулый, кайдадыр авырта яки нидер күңелгә авырлык китерә дигән сүз. Җенси көйсезлек тә шулай. Еш кына кешенең башта бар да яхшы була, җенси мөнәсәбәтләр аңа рәхәтлек һәм канәгатьлек бирә. Ә көннәрдән бер көнне ниндидер проблемалар башлана. Әмма фригидлык, ягъни дәртләнми торган ханымнар очрагы аерым мәсьәлә.
Табибка кайчан мөрәҗәгать итәсе дигәнгә килсәк, моны һәркем үзе өчен үзе хәл итә. Алай да җенси тормыш ул ир белән хатынның уртак вазыйфасы. Берәүдәге көйсезлек икенчесенең дә тормышына күңелсезлек китерә. 

Ир-атларда һәм хатын-кызларда бу көйсезлек ничегрәк чагыла?
Ир-егетләрнең күп очракта шәһвәте кими (импотенция диләр). Тагын бер проблема белән еш мөрәҗәгать итәләр – мәнинең тиз килүе (вакытсыз эякуляция). Хатын-кызлар исә җенси мөнәсәбәтләрдән рәхәтлек алмауларына яисә җенси мөнәсәбтәләрнең аларга авырту китерүенә зарлана. Күп вакыт бу проблема хатын-кызларның үзләрен түгел, ә аларның ирләрен борчый.  Сексопатологларга артык дәрттән интегүчеләр дә килгәли, әмма андыйлар сирәк. 

Җенси теләк нилектән кими?
Фәнни телдә алибидемия дип аталучы бу көйсезлекнең сәбәпләр күп булырга мөмкин. Кешенең рухи халәтенә дә бәйле ул, нейроэндокрин системага да... Җенси теләк, ягъни либидо организмдагы гормоннардан тора. Кешенең яшен дә исәпкә алмый булмый. Яшүсмер чакта һәм яшь вакытта ул иң югары ноктасында була. Еллар узган саен кешенең җенси ихтыяҗы да табигый төстә кими. 

Фригидлык дигән төшенчә дә бар бит. Бу еш очрыймы? Хатын-кызларның җенси сүлпәнлеген дәваларга мөмкинме?
Фригидлык еш очрый торган җенси көйсезлек төре түгел. Җенси мөнәсәбләрнең ешлыгы әйтүебезчә яшькә һәм кешенең гәүдә корылышына да бәйле әйбер. Берәүләргә бәхетле яшәү өчен көн саен да «кирәк» булса, кемгәдер атнага яки айга бер дә җитә. Күп кенә хатын-кызларда җенси дәрт  ирләр белән чагыштырганда соң уяна. Кайберәүләр 30 дан узганнан соң гына оргазм кичерә башлый. Бала табу да хатын-кызның җенси сизгерлегенә уңай тәэсир итә. Хатын-кызларның рәхәтлек ала алмавы дөрес җенси тәрбия булмавыннан да килә. 
Ир белән хатын бергә озак яшәгәндә бер-берсенә шулкадәр ияләшә, хәтта аларга инде түшәктә бергә күңелсез дә була башлый. Мондый очракта бер-береңә булган ымсынуны ничек саклап калып була?
Бик дөрес сорау. Чынлап та, күп еллар бергә яшәп, читтә бернинди дә җенси мөнәсәбәтләре булмаган кешеләрдә бер-берләренә карата суыну күзәтелә. Җенси мөнәсәбәтләрнең тәме югала башлый. Ләкин дәрт белән секс бер үк әйбер түгел. Озак еллар бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә гел ымсынып торсын өчен нидидер әзер рецептлар юк. Кемнәрдер порнографик фильмнар карап дәртен кузгата. Кемгәдер ире яки хатыны урынына башка бер кешене: кайчандыр күзе төшеп йөргәнне яки бик чибәр артистны күзаллау ярдәм итә.

Хатын-кыз җенси тормыштан рәхәтлек алмаса, сексопатолог аңа ярдәм итә аламы?
Һичшиксез ярдәм итә. Ләкин башта аноргазмияның сәбәбен ачыкларга кирәк. Психологик проблема икән, псиотерапия кирәк булачак. Әгәр дә инде нейроэндокрин сәбәп булса, бу очракта дарулар билгелиләр. Кайчак оргазм кичерә алмау партнер аркасында да булырга мөмкин. Менә бу очракта инде сексуаль тренинг ярдәм итә ала.  
Даими рәвештә җенси канәгатьсезлек кичереп яшәү организм өчен зарарлымы? Оргазмсыз яшәү хатын-кызларда нинди чирләр китереп чыгарырга мөмкин?
Фәндә ниндидер нәтиҗәне фәкать җитди фәнни тикшеренүләргә генә нигезләнеп ясарга була. Яхшы, сыйфатлы секс булмау аркасында сәламәтлеккә нинди дә булса зыян килә икән дигән фараз берничек тә расланмаган. Иреннән канәгатьлек ала алмаган хатын-кызлар үзләренә мастурбация белән ярдәм итә ала. Андый хатын-кызлар аз түгел. Оргазм кичерү, сәламәтлек өчен, әлбәттә, мөһим. 
Хәзер вумбилдинг күнегүләре бик популяр. Кече оча сөяге органнарының мускул зәгыйфьлеге дә җенси тормышка тәэсир итәме?
Билгеле, җан җирдәге мукулларның сүлпәнлеге волюистик тоемга (җенси рәхәтлек алуга) тәэсир итми калмый. Әмма бөтенесе дә бу мускулларга гына бәйле түгел. Хатын-кызларда оргазм ике төрле була: клиторны ярсыту аркасында кичерә торганы һәм эчке оргазм. Әмма мускулларның тыгызлыгы, сыгылмалылыгы әле бер генә кешегә дә комачаулаганы юк.
 
 
Вумбинлдинг – инглиз сүзе. Вум – җенес юлы мускуллары белән идарә итү, билдинг – булдыру дигәнне аңлата.
Күнегүләрнең асылында хатын-кызларның җенес юлы мускулларын ныгыту максаты ята. Япон гейшалары бу техниканы белгән. Шәрык ханымнары ирләренең күңелен күрү һәм аның бердәнбере булу өчен күнегүләр вакытында махсус шарчык һәм нефрит йомырка кулланганнар. 30 еллар чамасы элек совет инженеры-уйлап табучысы Мураневский хәтта махсус тренажер да уйлап таба. Бу тренажерлар махсус кибетләрдә бүген дә сатыла.  Әмма алардан башка гына да шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Моның өчен даимилек кенә кирәк. 
 
 
Гади, әмма бик нәтиҗәле берничә күнегү тәкъдим итәбез.
Торып басабыз. Аякларны җилкә киңлегендә аерып торып басабыз. Куллар – билдә. Тезләрне як-якка җибәреп, акрын гына чүгәләргә тырышабыз. Шушы хәлдә берничә секундка тукталабыз. Аннары кабат торып басабыз. Биш тапкыр кабатлыйбыз. 
 
Җенес юлының алгы мускулларын тиз генә кысабыз һәм тиз генә җибәрәбез. Моны утырган, баскан хәтта яткан килеш тә эшләргә була. Бер эшләгәндә 5-10 тапкыр кабатлыйбыз.
 
Җенес юлының алгы мускулларын эчкә таба кысып, 10 секунд тотабыз. Бу вакытта сулыш алуны туктатмыйбыз. Әлеге үкнегүне утырган, яткан һәм баскан хәлдә ясыйбыз. Мускулларны кысып тоту вакытын 3-5 минутка җиткерәбез. Шул чагында инде нәтиҗәсен дә тоя башларсыз. 
 
Күнегүләр вакытында тренажер куллана башлаганчы, табиб белән киңәшергә кирәк. Чөнки билгеле бер очракларда бу күнегүләр зарар китерергә мөмкин.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар