Логотип
Сәламәтлек

Диастаз 

Идеаль фигуралы булырга күпләребез хыяллана. Өстәвенә мода индустриясе дә  хатын-кызның сылулыгына югары таләпләр куя. Ә менә тырышып-тырышып та билең нечкәрмәсә, киресенчә, юанайса?!  Бәлки, монда сәбәп бөтенләй дә артык май тукымасында түгел, ә мускуллардадыр? Республика клиник хастаханәсенең микрохирургия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең пластик хирургия курсы җитәкчесе, профессор Андрей БОГОВ белән күпләрнең колагына ят диагноз – корсакның туры мускуллары диастазы турында сөйләшәбез. 

 

Идеаль фигуралы булырга күпләребез хыяллана. Өстәвенә, мода индустриясе дә  хатын-кызның сылулыгына югары таләпләр куя. Нечкә билле, зифа буй-сынлы булу һәр заманда хупланган анысы. Ә менә тырышып-тырышып та билең нечкәрмәсә, киресенчә, юанайса?!  Бәлки, монда сәбәп бөтенләй дә артык май тукымасында түгел, ә мускуллардадыр? Республика клиник хастаханәсенең микрохирургия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең пластик хирургия курсы җитәкчесе, профессор Андрей БОГОВ белән күпләрнең колагына ят диагноз – корсакның туры мускуллары диастазы турында сөйләшәбез. 


Корсакның туры мускуллары – кабырга дугасы белән аек сөяге арасында урнашкан ике вертикаль мускулдан гыйбарәт. Уң һәм сул мускуллар үзара  ак төстәге юка һәм үтә нык сеңерле мембрана белән тоташкан, шуңа да ул табиблар телендә «ак линия» дип йөртелә. Ул эчнең өске ягында калынрак, ә аска таба тарая, кайчак хәтта булмаска да мөмкин. Әлеге ак линиянең зәгыйфьләнүен һәм юкаруын, нәтиҗәдә, ике мускулны тиешле халәттә тотып тору сәләтен югалтуын корсакның туры мускуллары диастазы дип әйтәләр. 

Ул өч төрле категория кешеләрдә очрый:
бала тапкан ханымнарда, чөнки әлеге халәт 50–90 процент очракта йөклелек аркасында килеп чыга;
яңа туган сабыйларда, аеруча җитлекми туганнарында (корсак куышлыгының алгы як стенкасы җитәрлек өлгереп бетмәгәнлектән);
бала тапмаган хатын-кызларда һәм ир-атларда. Бу очракта кешенең тумыштан килгән физиологик үзенчәлеге сәбәпче була. 
Табибларга күбрәк йөклелек аркасында килеп чыкканы белән очрашырга туры килә. Үз тәҗрибәм күрсәткәнчә, ул ешрак корсак тирәсенә май тукымасы тупланган  юантык гәүдәле ханымнарда күзәтелә. Какча гәүдәле ханымнарда да булырга мөмкин, ләкин аларда сирәгрәк очрый. Минем практикамда корсакның туры мускуллары диастазы белән пластик хирургка мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, нибары 10 процент кына – ир-атлар. 
Әлеге диагнозны хатын-кыз үзе дә бик җиңел ачыклый ала. Аның иң беренче билгесе – никадәр генә тырышсаң да, эч мускулларын катыра алмау. Икенчесе – эчнең уртадан бүлтәеп чыгып торуы; физик күнегүләрнең файдасын күрмәү, прессны ныгытуның нәтиҗәсе сизелмәү. Шулай ук авыр әйберләр күтәргәндә эчтә ниндидер дискомфорт тоелырга мөмкин. Еш кына эчәклекнең эшчәнлеге бозылу, күңел болгану кебек күренешләр күзәтелә. Кайчак бүсер барлыкка килә.
Үзегездә мондый үзгәрешләр сизсәгез,  беренче чиратта хирургка күренергә кирәк. Тулы диагнозны һәм аның стадияләрен бары табиб кына билгели ала. 
Дәвалау алымнарына килгәндә, без, пластик хирурглар, профилактика һәм физик күнегүләр ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнмибез, андый тәҗрибәбез юк. Бу, беренче чиратта, хатын-кызның йөклелек чорын күзәтүче акушер-гинекологның бурычы. Корсакның туры мускуллары аерылуны булдырмау чараларын, физик күнегүләрне, бандаж ише саклык чараларын  ул билгели. Ә инде пациент пластик хирургка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган очракта, билгеле, операция ясала. Аның да төрле төрләре бар. Һәр очрак индивидуаль, һәм аны пациентның халәтенә карап, бары табиб кына билгели ала. 

Моны белү мөһим:
Корсакның туры мускуллары диастазы күзәтелгәндә эчне ныгытуга юнәлдерелгән  физик күнегүләрнең кайбер төрләрен ясаудан тыелырга кирәк. Әйтик, бик популяр булган пресс ныгыту, планка күнегүе, «күпер» ясау  бу очракта файда бирмәскә, киресенчә, эчнең туры мускулларына булган басымны гына көчәйтергә мөмкин. 
Бу очракта корсак мускулларын эчкә таба тартып, билгеле бер вакыттан соң җибәрү кебек күнегүләр ясарга киңәш ителә. 
Әлеге диагнозны бала тапкан хатын-кызларга ешрак куялар. Ул ничә бала тудыруга карамый, бәлки, мускулатураның торышына бәйле. Корсакның туры мускуллары диастазы йөклелекнең 3 нче чорында күпчелек хатын-кызда күзәтелә, әмма бәби тапканнан соң ел дәвамында мускуллар кире үз хәленә кайтырга тиеш. Әгәр бу күзәтелми һәм физик күнегүләр дә булышмый икән, корсак мускулларын тикшертергә кирәк.  
Табиблар фикеренчә, яшьтән физик яктан чыныккан һәм корсак мускулатурасы нык булган хатын-кызларга бу диагноз сирәк куела. Шуның өчен дә иң яхшы профилактика ул – спорт, физик күнегү. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар