Логотип
Сәламәтлек

Депрессия эшсезләр авыруымы?

Безнең әбиләребез бу сүзне белмәгән. Әниләребез дә... Ә менә безнең арада яз-көз күңел төшенкелеге кичерүчеләр, бернәрсәгә кул бармыйча, дөньясыннан ваз кичүчеләр шактый очраштыргалый. Яшьләрдә депрессиягә бирелүчеләр тагын да күбрәк икән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматлар буенча, Җир шарында 300 миллион кеше ел саен депрессиядән интегә.

Безнең әбиләребез бу сүзне белмәгән. Әниләребез дә... Ә менә безнең арада яз-көз күңел төшенкелеге кичерүчеләр, бернәрсәгә кул бармыйча, дөньясыннан ваз кичүчеләр шактый очраштыргалый. Яшьләрдә депрессиягә бирелүчеләр тагын да күбрәк икән.

Депрессия – озакка сузылган күңел төшенкелеге яки хандра гына түгел. Ул – чир һәм вакытында дәваламасаң, аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

 

Депрессиянең төп билгеләре – начар кәеф, хәлсезлек, эшкә күңел бармау, негатив уйлар, аппетит һәм йокы качу, тормыштан ямь тапмый башлау. Әгәр бу халәт ике атнадан артыкка сузыла икән, мөгаен, сүз сезонлы хандра турында гына бармыйдыр. Димәк, моннан котылуның чарасын күрергә кирәк.

 

Беренче адым – белгечкә бару

 

Күпләр депрессияне чын хастага санамый. Имеш, психологка яки психотерапевтка акча әрәм иткәнче, үзеңне кулга алырга гына кирәк. Ләкин көчле депрессияне дәваланмыйча гына җиңеп булмый. Иң яхшы дәва – психотерапия. Табиб хәлнең катлаулыгына карап, антидепрессантлар да билгеләргә мөмкин. Түләүле психотерапевтка акчасы булмаганнар җирле психоневрологик диспансерга мөрәҗәгать итә ала. Андагы белгечләр бушлай кабул итә.

Психиатр дигән сүздән күпләр куркып китә. «Мин бер псих мәллә», – дип, табибка күренүдән баш тарта. Стереотиплардан котылырга вакыт. Психиатрларга рухи чирлеләр генә күренми, ул күптөрле чирләрдән дәвалый. Депресси дә алар өлкәсенә караучы хаста.

 

Икенче адым – начар уйлар уйламагыз

 

Депрессиядәге кеше бар дөньяны кара төсләрдә генә күрә. Аны яраткан хоббие да мавыктырмый, якын дуслары белән аралашу да куандырмый. Якыннары, гомумән дә, теңкәсенә генә тия, эш – газап чыганагы булып тоела, телевизордагы яңалыклар күңелдә курку хисен көчәйтәләр генә.

Үзегездә шундый халәт тойсагыз, беренче эш итеп телевизорны сүндерегез! Яисә криминал яңалыкларны караудан тыелыгыз. Бертуктаусыз зарланып, шыңшып торучылар белән дә аралашмагыз. Бер гади генә күнегүне эшләп карагыз: көн саен бер биткә үзегез белән бүген булган биш күңелле хәлне язып куегыз. Алар зур вакыйгалар булмаска да мөмкин, тормыш бит ул вак-төякләрдән тора. Әйтик: «бүген көн кояшлы, матур иде», «ашханәдәге бик тәмле аш ашадым»...

 

Өченче адым – киресен эшләгез

 

Депрессия ияләнгән гадәтләрне үзгәртергә, үзеңне башкача тотарга мәҗбүр итә. Моңарчы шат-шаян ханымның өеннән борынын да чыгарасы, беркемне дә күрәсе килмәскә мөмкин. Әлегә кадәр энергиясе ташып торганы көтмәгәндә ялкауга әйләнә. Иртән эшкә бару да аның өчен бер газапка тиң. Эшкә бару түгел, хәтта чәчне генә дә юасы килми башлый.

Мондый очракта үз-үзеңне кулга алып, теләгәнеңнең нәкъ киресен эшләргә тырышырга кирәк. Беркем белән дә сөйләшәсегез килмәсә, кулыгызга телефонны алып, якын дустыгызга шалтыратыгыз. Юк-бар сөйләшкәнче, аңа ни кичерүегезне сөйләгез. Кемдер белән бүлешсәң, күңелгә җиңелрәк була бит.

Бу чәч юу, душ керү кебек мәсьәләләргә дә карый. Кыл да кыймылдатасыгыз килмәсә дә, ул эшне эшләгәннән соң ничек әйбәт буласын (чәчләрегездән хуш ис килеп торса, ничек рәхәт бит...) күз алдына китерегез. Һәрбер эшнең уңай, рәхәт якларына игътибар итәргә тырышыгыз. Урын-җирне җыясыгыз килмиме? Җыештырылган өйдә яшәве ничек күңелле! Кибеткә барасыгыз килми икән, сез анда ризык алырга гына барам дип уйламагыз, үзегезгә бик тәмле берәр нәрсә алырга да планлаштырыгыз.

 

Дүртенче адым – үзегезне жәлләгез

 

Алдагы пунктны тормышка ашырам дип, таякны артыгын бөгеп ташламагыз. Көчегезнең тәмам бетүен сизсәгез, үзегезгә ял бирегез. Көне буе яраткан китабыгызны укып, яраткан сериалыгызны карап диванда ятудан оялмагыз. Халәтегезне якын кешеләргездән яшерергә кирәкми. Ашарга пешерергә теләгегез булмаса, кичке ашны үзләре пешергәннән генә дөньяның чите кителмәс. Иң мөһиме – үзегезне гаепләмәгез. Депрессия белән ихтыяр көче булмаган ялкау һәм эшлексезләр генә чирли дигән сүз ялган. Чынлыкта депрессия вакытында баш миендә ихтыяр көче белән генә җиңеп булмастай процесслар бара. Томау белән чирләгән кебек, депрессия белән дә бөтен кеше авырырга мөмкин. Бу сезнең гаеп түгел һәм сез якыннарыгызның ярдәменә таянырга хаклы.

Теги: Депрессия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар