Логотип
Сәламәтлек

Чорыбызның тын эпидемиясе

Әлеге чиргә табиблар әнә шундый атама биргән – «XXI гасырның тын эпидемиясе». Остеопороз – 45–50 яшьтән узган һәр өченче хатын-кызга, ир-атларның яртысына яный.

Әлеге чиргә табиблар әнә шундый атама биргән – «XXI гасырның тын эпидемиясе». Остеопороз – 45–50 яшьтән узган һәр өченче хатын-кызга, ир-атларның яртысына яный.

Кешене инвалидлыкка чыгаручы һәм иртә үлемгә китерүче чирләр арасында дүртенче урында торган бу мәкерле авыруның билгеләре һәм аны булдырмый калу юллары турында югары категорияле табиб-ревматолог, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Светлана ЛАПШИНА сөйли.

Остеопороз – сөяк тукымасының тыгызлыгы кимү аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле, сөякләр нечкәрә, уалучанга әверелә, аз гына бәрелү-сугылудан да сынып китү ихтималы арта.
 

Остеопороз аеруча кемгә яный:
65 яшьтән өлкәнрәкләргә (35 яшьтән соң сөякләрдән кальций юыла башлый, аларның ныклыгы кими).
Бала табу яшеннән чыккан хатын-кызларга (эстроген гормоны организмда кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итә. Аның кимүе сөяк массасының да кимүенә китерә).
Нәселләрендә әлеге чир белән авыручы булганнарга (остеопорозга бирешүчәнлек нәселдән дә килә).
Кызганыч, остеопорозның күзгә күренеп торучы билгеләре юк. Сөякләрнең зәгыйфьлеге күп очракта травмадан соң гына ачыклана.

Билгеләре:
сөякләр сызлый (аеруча умыртканың күкрәк һәм бил өлешендә);
буй кыскара (4 см һәм аннан да күбрәк);
гәүдә торышы үзгәрә;
тырнаклар сынучанга әйләнә;
чәчләр юкара, коела;
тешләр зәгыйфьләнә;
талчыгу барлыкка килә.

Остеопорозның булу-булмавын ачыклау өчен денситометрия кулланыла. Ул башлангыч стадиядә үк сөяк тукымасының тыгызлыгын билгеләргә һәм сынуларны кисәтергә мөмкинлек бирә. 40 яшьтән узучылар сөякләрнең ныклыгын FRAX шкаласы белән дә тикшереп карый ала. Ул интернетта бар.
Сөякләрнең тыгызлыгына бәйле шик туса, терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул барлык факторларны барлап, ревматологка яисә, остеопорозга китерүче төп сәбәпнең нинди булуына карап, башка белгечкә юллама бирә.

Сәбәпләре:
эчке секреция бизләренең дөрес эшләмәве (калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылу, диабет,
озак вакытлар гормональ препаратлар куллану);
бөерләрнең сәламәт булмавы (бөер чирләре сөякләрдән кальцийның юылуына китерә);
дөрес тукланмау (катгый диеталар, кальцийга бай ризыкларны аз куллану);
Д витамины кытлыгы;
аз хәрәкәтләнү (хәрәкәтнең аз булуы кальцийның юылуын тизләтә);
гәүдә авырлыгының артыклыгы яки кимлеге;
тәмәке һәм алкоголь, газлы суларга хирыслык. Болар организмдагы матдәләр алмашын боза, кальцийны үзләштерүгә комачаулый.

Дәвалау:
җитәрлек күләмдә кальций (тәүлегенә 500–1000 мг) һәм D витамины (тәүлегенә 800 МЕ) кулланырга;
сөякләрнең тыгызлыгын арттыручы препаратлар эчәргә;
физик күнегүләрне даими ясарга. Спорт һәркемгә кирәк. Әмма 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ул аеруча мөһим. Физик күнегүләрне даими үтәү сыгылмалылыкны арттыра, тигезлекне сакларга ярдәм итә.
Физик күнегүләр, бию, йөзү, аэробика, йөгерү кебек, төрле группа мускулларын эшкә җигә торган булсын. Шулай ук тигезлекне саклауга юнәлтелгән күнегүләрне дә даими ясарга кирәк. Әмма физик күнегүләрне табиб белән киңәшеп кенә ясау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар