Логотип
Сәламәтлек

Бу 7 билге синең шикәрне кирәгеннән күбрәк куллануың турында сөйли

Шикәрне – ак үлем дигәнне барыбыз да ишеткән бар инде. Ул, чынлап та, иң зыянлы әйберләрнең берсе булып санала.

Шикәрне – ак үлем дигәнне барыбыз да ишеткән бар инде. Ул, чынлап та, иң зыянлы әйберләрнең берсе булып санала. Канда шикәр күләме күпкә күтәрелеп китә икән, ул диабет та китереп чыгарырга мөмкин, сәламәтлек белән бәйле башка җитди проблемалар да тудыра. Әйтик, йөрәк-кан юллары авыртулары, бөерләр эшчәнлегендә тайпылышлар. Һәм хәтта инсульт та. 
Менә ни өчен шикәр чире белән авырсаң да, авырмасаң да кандагы шикәр күләмен гел контрольдә тотарга кирәк. Ниндидер тайпылышлар булганда организм бу хакта хәбәр итми калмый. Аның ул кисәтүләрен күрә, ишетә, тоя белергә генә кирәк. 

Түбәндәге 7 билге синең шикәрне артык күп куллануың турында сөйли:  
1. Һәрвакыт тамак ач кебек тоелу
Составында шикәр күп булган азык-төлекне артык еш кулланасың икән, канда глюкоза күләме дә күпкә арта. Нәтиҗәдә, ул күзәнәкләргә үтеп керә алмый башлый. Шуның аркасында организм үзенә кирәк булган энергияне ала алмый һәм гел ашап торуыңны таләп итә. Бу исә диабетка гына түгел, симерүгә дә китерергә бик мөмкин. 


2. Һәрвакыт хәлсезлек сизү
Монда да гел ашыйсы килүгә охшаган шундый ук ситуация. Канда шикәр арткач, организм глюкозаны дөрес итеп саклау һәм эшкәртү сәләтен югалта. Нәтиҗәдә, син үзеңне гел ач итеп кенә хис итеп калмыйсың, аңа хәлсезлек тә өстәлә. 

3. Кече йомышның ешаюы 
Канда шикәр күләме артып китә икән, бөерләр сыеклыкны тиешле дәрәҗәдә эшкәртә алмый башлыйлар. Шуның аркасында организм канны күзәнәк тирәсендәге сыеклык белән эретә, ә бу, үз чиратында, еш кысталуга китерә.


4. Йогышлы чирләр килеп чыгу
Канда шикәр күп булу бактерийларга үрчергә менә дигән җирлек тудыра. Шуның аркасында хатын-кызларда да, ирләрдә дә сидек юлларында төрле инфекцияләр барлыкка килергә мөмкин. Әмма шикәр артканлыктан сидек юлларында инфекцияләр барлыкка килү очрагы хатын-кызларда ешрак күзәтелә. 


5. Авыз кибү
Гел эчәсе килә һәм авыз кибә икән – димәк, шикәрне күп кулланасыз. Болар – аның иң төгәл билгеләре. Шикәр күп куллану, гадәттә, организмны сусызландыра. 
Су балансын нормага китерергә кирәк, әмма моның өчен составында шикәр булмаган сыеклыклар сайлагыз. Иң әйбәте – газсыз су эчү. Әмма бу пункт җәйге эссе вакытларга – организм бертуктаусыз су сораган чакка кагылмый, билгеле. 


6. Тәннең корылыгы
Тәнегез артык коры һәм кычыта икән – бу шулай ук шикәрне күп куллануыгыз турында сөйли. Шуңа күрә бу билгеләрне үзегездә күзәтәсез икән, иң яхшысы – анализлар биреп карау. 


7. Игътибарны туплый алмау
Организмда шикәр күп булганда глюкоза күзәнәкләргә үтеп керә алмый дип алдарак әйттек инде. Мондый күренеш күзәтелгәндә, глюкоза баш мие күзәнәкләренә дә авыр керә. Шунлыктан, кеше әкрен уйлый, тиз генә карарлар кабул итә алмый башлый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар