Логотип
Сәламәтлек

Аякта сөяк чыкса... 

Аяктагы баш бармак бер якка янтаеп, кырыйдан сөяге чыгу – күпләребезгә таныш нәрсә. Аякны ямьсезләп, матур туфлиләр кияргә комачаулавы бер хәл, ул әле бик авырта да. Бу сөяктән  ничек котылырга соң? Ә иң яхшысы – аны ничек итеп булдырмый калырга? Медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник хастаханәсенең 1 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил САЛИХОВ шушы сорауларга җавап бирер. 

 

Аяктагы баш бармак бер якка янтаеп, кырыйдан сөяге чыгу – күпләребезгә таныш нәрсә. Аякны ямьсезләп, матур туфлиләр кияргә комачаулавы бер хәл, ул әле бик авырта да. Бу сөяктән  ничек котылырга соң? Ә иң яхшысы – аны ничек итеп булдырмый калырга? Медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник хастаханәсенең 1 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил САЛИХОВ шушы сорауларга җавап бирер. 

 

 

Әлеге проблеманың медицина телендәге атамасы – халюс вальгус. Бу, мөгаен, табан сөяге белән бәйле чирләрнең иң күп таралганыдыр.  Җир йөзендәге 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булган халыкның 25 процентында шушы проблема күзәтелә. Ир-егетләргә караганда, хатын-кызларда өч-дүрт тапкыр ешрак очрый. 

Халюс вальгус аякның баш бармагы эчкә таба кәкрәюдән башлана. Ул аяк киеме сайлаганда комачаулый, авырта. Тора-бара бармак тагын да ныграк кәкрәя, авырту да көчәя, яннан бармак сөяге бүлтәеп чыга. Ул бер яктан табан сөягенең башы, икенче яктан бурсадан гыйбарәт. Бурса ялкынсынганлыктан, көчле авырту тоела. Чарасын күрмәсәң, бармакның кәкрәюе тагын да дәвам итеп, калган бармакларның да зарарлануына китерә. 

Сөяк табан мускулларының балансы дөрес булмау аркасында чыга. Бармак кәкрәюе ул икенчел генә билге. Бармакның торышы үзеннән-үзе бозылмый, аның төп сәбәпчесе – аркылы яссытабанлылык. Иң элек табан сөякләре җәелә. Сеңерләр бармакны читкә тарта башлый. Кайчак бармак кәкрәеп кенә калмый, борыла да. 

Биек үкчәле тар аяк киемнәре, көнозын аяк өсте торып эшләү, авыр күтәрү, гәүдәнең артык авырлыгы, күпләр уйлаганча, сөяк чыгуның төп сәбәпчеләре түгел. Әмма аркылы яссытабанлылык күзәтелгәндә алар сөяк чыгуны тизләтә. 

Халюс вальгус берничә стадия белән билгеләнә. Төгәл диагнозны рентген ярдәмендә травматолог-ортопед яки хирург  куя. Нинди стадиядә булуына һәм пациентның яшенә карап, дәвасы да төрлечә. 

Яшүсмерләр өчен күп очракта консерватив дәва чарасы билгеләнә. Үсүче яшь организмга аяк бармагын дөрес халәттә тотып тору өчен махсус ортопедик җайланмаларның файдасы зур. Шулар ярдәмендә сөякләр дөрес урнашып, проблемадан котылып калырга мөмкин әле. 

Әлеге җайланмалар өлкәнрәк пациентларга да билгеләнә. Ләкин бу очракта алар дәва чарасы буларак түгел, ә хәлне берникадәр җиңеләйтү һәм сөякнең алга таба кәкрәюен булдырмау өчен генә кулланыла. 

Бу чир бер көндә генә барлыкка килми. Ул аяк табанын еллар буена акрынлап кына зарарлый. Безгә килгәндә кешенең табан сөякләре җәелгән, сеңерләре тартылган, мускуллары үзгәргән була. Аларны инде кире үз халәтенә кайтару мөмкин түгел. Бик авыр очракларда операция билгеләнә. Ләкин ул да тулысынча булышмаска мөмкин. 

Минем киңәшем: әгәр дә кешедә тумыштан ук аркылы яссытабанлылык бар икән, табан сөягенең җәелүен, баш бармакның кәкрәюен булдырмас өчен, аяк киеме эченә махсус олтан салырга, бармакларга бандаж кулланырга, аяк бармаклары арасына махсус кыстыргычлар куярга кирәк. Әйткәнемчә, болар фәкать ярдәмче чаралар. Ләкин алар чирне йөгәнләргә булыша. 

 

Табиб киңәш итә: 

Аяк бармагының сөяге чыгып интектерсә: 

– табан мускуллары өчен махсус гимнастика ясарга, табан асты белән теннис шары тәгәрәтергә, алмаш-тилмәш аяк очларына һәм үкчәләргә басып йөрергә; 

– сызлавы көчле булса, ялкынсынуны баса торган махсус кремнар, майлар сөртергә; 

– табанга җиңелчә массаж ясарга; 

– аякларны диңгез тозы салынган җылы ваннага тыгып утырырга; 

– ятар алдыннан аяклар өчен контраст душ кулланырга; 

– тар һәм биек үкчәле туфлиләр кимәскә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар