Логотип
Сәламәтлек

Альцгеймер авыруы түгелме?

Авыруның беренче билгеләре – күптән түгел алынган информацияне оныту...

 

Авыруның беренче билгеләре – күптән түгел алынган информацияне оныту. Иң элек хәтер бетә, ә менә әллә кайчан булган вакыйгалар, вак детальләренә кадәр хәтердә калып, аермачык күз алдында була. Авыруның башлангыч чорында кеше мөһим вакыйга һәм даталарны оныта, бер үк сорауларны кат-кат бирә. Андый кешеләргә гел искә төшереп тору кирәк була башлый. 

 

Планлаштыру сәләтен югалту 

Планлаштыру һәм көндәлек катлаулы мәсьәләләрне хәл итү сәләтен югалту хәвефле сигнал булып тора. Баштагы күп информацияне саклап, аны логик эзлеклелектә саклау авырлаша.   

  

Гадәти эшләрдә катлаулылыклар килеп чыгу 

Бу инде ми эшчәнлегендәге тискәре үзгәрешләр турында «кычкырып» тора. Кешегә көндәлек эшләрне башкару катлаулана башлый. Әйтик, кибеткә чыгып керү, шәһәрнең икенче башына барып килү. Авыру көн саен пешерә торган ризыкны ничек әзерләргә икәнен, көнкүреш техникасыннан ничек файдаланырга кирәген онытып тора. Аннары кабат исенә төшерә. 

 

Кирәкле сүзләрне искә төшерә алмау 

Оныту – гел генә деменция симптомы, акыл зәгыйфьлеге яки Альцгеймер авыруы булмаска да мөмкин. Әгәр инде берничә симптом күзәтелсә, уйланырга урын бар. Тагын бер симптом – катлаулы җөмләләрне оештырып әйтә алмау. Кеше кирәкле сүзләрне оныта, бутала башлый, сөйләшүнең очын югалта. 

 

Кешедәге үзгәрешләр 

Кеше авырый башлавын үзе сизмәскә дә мөмкин. Ләкин ул читтән бик яхшы күренә. Актив һәм эмоциональ кешеләр йомылалар, реакцияләре югала. Тыныч кешеләр исә ярсучанга әйләнә, курку биләп ала. Кемдер шикчел була башлый, бөтен нәрсәне тикшереп карый торганга әйләнә. Кайберәүләрдә депрессия үсеш ала. Кеше үзе өчен мөһим тоелган әйберләргә битараф кала, хоббиен ташлый. 

 

Югалып калу 

Альцгеймер авыруы башта фактларны, мәгълүматны, фикерләрне бутый. Кеше еш кына югалып кала. Ул даталарны бутарга, елның кайсы фасылы икәнен чамаламаска мөмкин. Кешеләрне, аларның исемнәрен онытуы да гаҗәп түгел. Авыру кайдалыгын, бер җирдән икенчесенә ничек барырга икәнен оныта. Чире көчәйгәндә, «өйгә кайтам» дип, элек яшәгән урынга йә бөтенләй балачагындагы йортка җыена башлый.    

 

Бер үк әйберләрне кабатлап тору 

Кеше бер үк әйберне әллә ничә тапкыр сөйли икән, бу да авыру билгесе булып тора. Ә инде шул бер үк хәрәкәтләрне гел кабатлап торса, бу начар симптом. Кеше иртән кырынганын, ашка тоз салганын, идән юганын онытып, көнгә берничә тапкыр шул эшләрне башкарырга мөмкин. Әнә шулай әйбер җыюга хирыслык барлыкка килә. Коллекция булдыру түгел, нәкъ менә кирәкмәс әйберләр җыю ул. Пакетлар, банкалар, кәгазьләр, упаковкалар һ.б. җыю.   

 

Кайчан һәм кайсы табибка барырга? 

Оныту, хәтер белән бәйле проблемалар картлыктагы акыл зәгыйфьлеге яки Альцгеймер авыруы дигән сүз түгел әле. Ләкин сездә яки якыннарыгызда берничә симптом күзәтелә икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Иң элек неврологка барыгыз. Ул караганнан соң 

*хәтергә һәм акыл мөмкинлекләренә тест узарга җибәрә 

*баш миенә МРТ яки башка нейрологик тикшеренүләр билгели 

*кан анализы тапшырттыра 

Деменция 65 яшьтән өстәгеләрдә еш очрый. Кызганычка каршы, яшьләрдә дә күзәтелергә мөмкин. 

Медикаментлар, когнитив күнегүләр, психотерапия ярдәмендә дәваланып була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар