Ни өчен Зөһрә Шәрифуллина туган көнен ике тапкыр бәйрәм итә

Сезнең игьтибарга Зөһрә Шәрифуллинаның тормыш юлыннан берничә кызыклы факт. 

Зөһрә ханым туган көнен ике тапкыр бәйрәм итә. Берсе – дөньяга чынлап та туган көне – 1956 елның 20 декабре, икенчесе – туу таныклыгына теркәлгәне –  1957 елның 7 мае. Җырлы-моңлы Сарманда, күп балалы гаиләдә туа ул. 

Музыка мәктәбенең баян классында укый, бик яхшы итеп баянда уйный. Сарман урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең музыка училищесына укырга керә. Ләкин бу чор – алар гаиләсе өчен бик авыр чор була. Кинәт кенә әтисе, аннары абыйсы вафат булганнан соң булачак җырчы укуын калдырып, әнисе янына кайта. 

Сарманда яшәгәндә «Татарстан» колхозында эшли. Аның җырлаганын һәм баянда уйнаганын балалар бакчасы мөдире ишетеп, Зөһрәне балалар бакчасына музыка укытучысы итеп чакыра. Шулай итеп, аңа бер ел балаларны җырларга, биергә өйрәтергә дә туры килә.

Ә укуын соңыннан барыбер дәвам итә ул – Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесын тәмамлый. Ләкин имтиханнарны тапшырганда бер «казус» килеп чыга – русчасы начар булганлыктан, тарихтан  имтиханны тапшыра алмый. Булмады инде, дип кайтып, клубка эшкә керсә, көзен: «Тарихтан имтиханны кабат тапшырырга чакырабыз», дигән хат килеп төшә. Имтихан соравын ул татарча җавап бирә, ә аның сөйләгәнен училище директоры үзе урысчага тәрҗемә итеп бара. 

Зөһрә Шәрифуллинага иң зур популярлыкны «Су буенда учак яна» җыры алып килә. Наил Касыймов белән Зөфәр Хәйретдинов язган җыр ул. Ике дистә елдан артык бу җырны бары тик Зөһрә Шәрифуллина гына җырлый. Ә менә аның репертуарыннан булган «Нигә яна йөрәгем?» җырын хәтта Надежда Бабкина да башкара. 

Җырчының «Аккош канат кагына»  җыры да бик популяр булды. Бу җырны аңа Марсель абый Гыймазетдинов махсус яза. Музыкасы – Сәфьян Ибраһимовныкы.  Марсель абый Гыймазетдинов – Минзәләдә гомер буе колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Зөһрә Шәрифуллина репертуарында аның  «Яшәргә дә әле яшәргә» дигән җыры  да бар.

Хезмәт юлын 1980 елда – Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә һәм гомере буена филармониягә тугрылык саклый. Профессиональ сәхнәгә аны Илһам Шакиров алып чыга, алар бер төркемдә эшлиләр.  Илһам Шакировны үзенең укытучысы дип саный Зөһрә ханым. «Ул вакытта хезмәт хакы 4 сум 50 тиен. Тәүлегенә тагын 1 сум 50 тиен өстәп бирәләр. Илһам абыйның күлмәкләрен юам, аның өчен тагын 1 сум 50 тиен түләнә. Шулай итеп, аена 7 сум 50 тиенгә тула», – дип искә ала җырчы ул елларны. 

Узган ел җырчының яшьлек хатирәләре, истәлекләре, аның белән дөнья күргән әңгәмәләр, популяр җырлары кергән китабы басылып чыкты. Әлеге проектның җитәкчесе – җырчының ире Азат Хәлимов. Азат әфәнде дә баянчы, Татарстанның атказанган артисты. Ике уллары – Ринат белән Булатлары бар. 

Зөһрә Шәрифуллина башта – 130, аннары 150 җыры тупланган музыкаль альбом да чыгарды. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5623
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8417
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4210
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5032
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6823
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»