Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәмирә Рәҗәпова УЗИ узганда нигә чак торып утырмаган?

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың кызы туды. Аңа Камилә дип исем  кушканнар.


Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың кызы туды. Аңа Камилә дип исем  кушканнар.


Камилә Зәмирә белән Максның өченче балалары. Моңа кадәр аларның ике уллары бар иде. 
Зәмирә инстаграм битендә булачак баласының кыз буласын белгәч, нинди хисләр кичерүе белән уртаклашкан.


«Бик кызык булды ул. Узист ниндидер саннар, аңлашылмый торган комбинацияләр турында тыныч кына сөйли. Бервакыт бу: «пол женский», – димәсенме. Мин чак сикереп тормадым. «Подождите, подождите, у нас девочка?» – дип сорыйм. Ул тыныч кына: «Да».  Ә мин һаман: «Ну, подождите, я этот момент ждала сколько лет», – дим. Ә ул: «Поздравляю», – диде дә, кабат үлчәмнәр тезә башлады. Мин аңлыйм, әлбәттә, ул аның өчен гади эш моменты, ә безнең өчен тарихи мизгел булды», – дип язган.


Зәмирә иренең үтә тыйнак кеше булуын,  кыз көткәннәрен белгәч үзе кебек сикереп төшмәвен әйткән. «Аңа тотып карарга кирәк, чын татар бит. Аның кызы туганга чынлап сөенүен  әле генә күрдем. Авызын җыеп ала алмый», – дигән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен очен бик шат , аллахым сабыегызны тигезлек белэн устерергэ насыйп итсен , бик бэхетле бала булсын , сэламэт булыгыз Зэмирэ !

    Хәзер укыйлар