Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров «Башваткыч»тан киткән

Ни өчен? Сәбәбен алып баручы үзе аңлаткан.


«Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым»,– дип башлаган социаль челтәрләрендәге битендә постын популяр алып баручы Зөлфәт Зиннуров. Ул үзенең ТНВ каналыннан эштән китүен әйткән.  Ул телевидениедә 20 ел эшләгән. «Башваткыч» тапшыруын биш ел алып барган.


 Билгеле булганча, Зөлфәт телевидениедән тыш «Татар радиосы»ында да иртәнге тапшырулар алып бара.  ТНВ җитәкчелеге аны сайлау алдына куйган. Зөлфәт озак уйлаганнан соң радионы сайлаган. Ул бу карарны «тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң»  кабул иткән.  Зөлфәт радионың үзенә якынрак булуын әйткән: «Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит».
Алып баручы тапшыруны эшләүче коллективка рәхмәтен җиткергән. «Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр».

Ә сез «Башваткыч» тапшыруында алып баручы итеп  кемне күрер идегез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Данир Сабировны.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кем булса да акыллы, туры сүзле, төпле фикерле, юмор хисле, күп белә торган тапкыр ир-егет кирәк. Уенчыларны хөрмәт ИТӘ белә торган. Ни беләндер Зөлфәт ярамаган, значит. Өлгерә иде бит

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эбри Хэбри

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем дэ уйга ин беренче булып,Данир Сабиров килде

          Хәзер укыйлар