Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“Үзгәреш җиле”ндә җырчылар һәм алып баручылар күпме акча эшләгән?

Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестивале узды.


Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестивале узды. 1,2,3 декабрьдә өч көн буе барды ул. Чараның бюджеты турында легендалар йөри. Әмма бүген бар мәгълүмат ачык. Иренми карарга гына кирәк.
Тендерлар, дәүләт ихтыяҗлары өчен һәртөрле сатып алулар сайтына керәбез дә, “эзләү” дигән җирдә “Yзгэреш Жиле” дип язабыз. Фестиваль белән бәйле барлык лотлар да килеп чыга.
Шулай итеп, тендерлар үткәрү дәүләт сайты мәгълүматына карасаң, бухгалтерия менә мондыйрак:
Алып баручыларның һәркайсына 3 көн өчен 137 931  сум каралган.
Җырчыларга – кимендә 19 805 сум, әмма күпчелегенә 60-80 мең. Ә иң күбе - 92 328  сум.  
Дүрт кешелек төркемдә чыгыш ясау - 34 483  сум.
Фестивальгә музыкаль бизәлеш ясау – 38 000 сум.
 
Лотларның барысын да моннан карарга була: http://zakupki.gov.ru
чыганак

Теги: “Үзгәреш җиле”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар