Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Замирә Рәҗәпова булачак ире белән ничек танышкан?

Замирәнең үзе әйтүе буенча, бу аңа инстаграмда бирелгән иң популяр сорауларнын берсе. Чынлап та, ничек табышканнар, ничек танышканнар соң алар?

Замирәнең үзе әйтүе буенча, бу аңа инстаграмда бирелгән иң популяр сорауларнын берсе. Чынлап та, ничек табышканнар, ничек танышканнар соң алар?
Бу хакта инстаграмдагы битендә менә ниләр яза ул:

2010 ел. Филармониядә ниндидер концерт бара. Гримеркада Филүс Каһиров миннән сорый:
– Син берәр коллектив белән эшлисеңме ул? Безнең группага концерт алып баручы кирәк иде.
Мин әйтәм:
– Юк! Нигездә, Казанда эшлим. Бала кечкенә, чыгып йөри алмыйм бит мин.
– Безнең концертлар күп түгел, айлар буена йөрмибез.
Шул сөйләшүдән соң миңа Рифат Әхмәтович шалтыратты һәм мине Филүс Каһиров группасында концерт алып баручы итеп алды.
Беренче концерт Кукмарада булды. Дус кызым Айсылу һәм улым Аяз белән кызыл төстәге «Лачетти» машинасы белән Кукмара Мәдәният йорты каршына килеп туктадык. План буенча – концерттан соң авылга кайтып китәргә тиешбез. Аяз кечкенә әле, 3 яшьлек кенә. Шундый кызык чагы, бер тик тормый. Айсылу моңа: «Монда Фәттахов дигән абый бар, әгәр тик тормасан, ул ачулана», – дигән. 
Шулай гримеркада концертка әзерләнеп утырам. Рифат абый керде дә Аязга конфет бирә, тегесе алмый. «Ник алмыйсын?» – дигән идем:
– Фәттаков үтерә, – ди.
Оялып үлә яздым...
Ә Макс кая, дисезме?!
Чын, валлаһи, мин Максны ул көнне вааапще хәтерләмим! Ә үзе әйтүенә караганда, мин, имеш, аны күрмәмешкә салышканмын. Макысым сөйләве буенча, концерттан соң берсен-берсе котлап кочаклашалар икән. Имештер, Макс кочагын җәеп миңа таба килгән, ә мин күрми үтеп киткәнмен. Хәтерләмим!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар