Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ышанмас җиреңнән ышандыра. Айгөл Бариеваның төшенә ире кергән

Без балалар белән табын янында утыра идек. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясы-ы-ың. Мин ушсыз калдым һәм «Лина-а-ар» дип сиңа томырылдым.

Газиз кешеңне югалту бик авыр... Динебез җаннарның мәңгелегенә, бу тормыштан соң да яшәү барлыгына инандырса да, күңелдә барыбер сораулар күп... 
Бүген җырчы Айгөл Бариева ирен төшендә күргән. Вафатыннан соң беренче тапкыр төшенә кереп, үзенең хәлләрен белдергән Линары. Ахирәт тормыш чынлап та бармы, дигән сорауга мондый төшләр бер җаваптыр, мөгаен... 
«Ниһаять, менә ниһаять, төшемдә син миңа килдең. 
Нәкъ менә шулай, бу фотодагы кебек. Би-ик матур, шат һәм ап-актан. Нәкъ менә шушы күлмәктән һәм ап-ак чалбардан...
Без балалар белән табын янында утыра идек.  Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясы-ы-ың. Мин ушсыз калдым һәм «Лина-а-ар» дип сиңа томырылдым. Без бер-беребезне кысып-кысып кочакладык. Мин төшемдә үзем елыйм, үзем сине кочагыма кысып, китмә дип ялварам. 
Ә син, биегәндәй генә итеп, елмаеп колагыма пышылдыйсың: «Бар да яхшы! Кирәк! Миңа китәргә кирәк. Мин анда шундый шәп бер идея уйладым!..»
Күз яшьләремә чыланып уянып киттем...
Сине төшемдә генә күрсәм дә, рәхәт булып китте! Шулкадәр газиземне һәм теп-тере итеп. Төшләремә кер дип ялвара идем сиңа. Нинди идея уйладың икән анда, бәгърем???
Аллаһыма шөкер, күрдем. Бәхетлене күрдем! Рәхәт аңа анда! Күрдем! Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп!!! Урыны оҗмахта булсын, рухы шат булсын! Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым. Әмин».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар