Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Рамил Закиров: «Апаем, тыныч йокла...»

Бүген җырчы Рамил Закиров авыр хәбәре белән уртаклашты.

Бүген җырчы Рамил Закиров авыр хәбәре белән уртаклашты. Дөньядагы иң акыллы, иң укымышлы, иң тыйнак, иң яхшы дип санаган туганы Рөстәм көтмәгәндә йөрәк авыруыннан китеп барган. 

Рамил белән Рөстәм кечкенәдән бергә үскәннәр. Озак еллар дәвамында бергә эшләп тә йөргәннәр. Рамил үзе – алып баручы, ә Рөстәм тавыш операторы булган. Җырчы туганын бик матур итеп искә ала, аның кабатланмас һәм үзенчәлекле булуын искәртә. 

«Фәрештәм, мин үзем, балаларым, балаларымның балалары исән вакытта син безнең йөрәкләрдә булырсың», – ди җырчы.

Рөстәмгә нибары 27 яшь кенә булган әле... Рамил Закировның тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз күркәм сабырлык бирсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр кайгыгызны уртаклашам, туганым, авыр туфрагы жинел булсын апаеннын, семьяна туземлек телим

    Хәзер укыйлар