Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиеваның туган көне. Без аны «Таң атканда тәрәз ачтым», «Бәхет», «Назлы җыр», «Бергә генә сүз», «Яшь гомер», «Вәгъдә иткән язлар», «Кичер, әнкәй» җырлары аша беләбез. Аның турында тагын берничә факт сезгә:

Бүген Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисткасы Гөлшат Имамиеваның туган көне. Без аны «Таң атканда тәрәз ачтым», «Бәхет», «Назлы җыр», «Бергә генә сүз», «Яшь гомер», «Вәгъдә иткән язлар», «Кичер, әнкәй» җырлары аша беләбез. 
Аның турында тагын берничә факт сезгә:

1. Гөлшатны әнисе «Энергоинститут» тукталышы янында, урамда, ипи кибете бусагасында таба.

2. «Кендек әбисе» ролен исә әтисенә башкарырга туры килә. Ул кызын кулга алуга аны үзенең өр-яңа костюмына төрә.

3. Гөлшатның әтисе заводта эшләгән, әнисе сатучы булган.

4. Аның кыз фамилиясе – Минһаҗева. 

5. Беренче тапкыр сәхнәгә аны әнисе алып чыга. Үзе үзешчән буларак катнашкан концертта ул кызы белән бергә чыгыш ясый. 
 
6. Беренче җитди конкурска да Гөлшат әнисенең эшеннән катнаша – алар өчен чыгыш ясый. Моның өчен аңа әнисенең эшеннән бүләк тә  бирәләр. 

6. Гөлшат Казанның 49 нчы мәктәбендә белем ала. Рус мәктәбендә укып, шәһәр шартларында тәрбияләнсә дә, миллилек – аның канында.

7. Гөлшат укыган елларда 49 нчы мәктәптә Тукай музее оештыралар. Аның ачылышында Гөлшат Минһаҗева да җырлый. Тантанага килгән Сибгат Хәким: «Бу кызыгыз Тукай музееның сандугачы!» – ди.

8. Музейда булганнан соң, кунаклар дәфтәрендә язучы Фәнзаман Баттал: «Гөлшат Минһаҗева «Кыр казы», «Әллүки», «Тәфтиләү» кебек җырларны тулы әһәңе белән башкара! Ул җырлаганда, яшерен-батырын түгел, елый яздым. Туган телен белми калса, шушы моң, шушы сәләт күмелеп каласы булган лабаса! Мин ышанам: бу тавышны әле халкыбыз радиодан, сәхнәдән дә ишетеп куаначак», – дип язып калдыра.

9. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул документларын Казан педагогика институтына, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Анда конкурс соңрак, ә училищеда алданрак булганга күрә, Казан музыка училищесына укырга керә. 

10. Казан дәүләт консерваториясендә укыган  вакытта ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. 

11.  Гөлшатның гаиләсе дә җырлы-моңлы. Аның ире Дамир Имамиев Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. 

12. Гөлшат – ике бала анасы. Улына – 25, кызына 15 яшь. 

13. Соңгы вакытта Гөлшат Имамиева сценарийлар да яза башлады. «Австралиягә Сабантуйга» дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша – шуларның берсе. Пьесадагы көлкеле вакыйгалар җырчылар тормышыннан алынган. 

14. Бик күп чит илләрдә булырга, андагы милләттәшләребез алдында чыгыш ясарга туры килсә дә, ул әле Австралияне барып күрергә өлгермәгән.  
 
15. Китап укырга бик ярата. 

16. Өйдәгеләргә ашарга пешереп калдырмыйча, юлга чыкмый. Бер көнгә китсә дә, бер атналык гастрольгә җыенса да,  суыткычны тутырып калдыра.

17. Гөлшат гастрольгә өч  көнгә чыкса да, бер айга китсә дә, юл чемоданына чәйнек сала. Чәй эчәргә ярата! Юлда да комфорт белән йөрергә ярата. 

18. Танышлары: «Гөлшатның иң матур сыйфаты – ул ялындыра белми, теләсә кайсы җырны күңелгә үтеп керерлек итеп башкара», – диләр. 

19. Пешеренергә ярата. Бигрәк тә – бәлеш салырга. Гадәттә ул аны төче камырга ясый. Эчлегенә күп итеп үрдәк һәм каз ите турый.  

 20. 2013 елда Гөлшат Имамиевага Франциянең Көньяк Пиреней регионында (Сан-Жирон, Сан-Годас шәһәрләре) узган дөнья халыклары фольклоры фестивалендә катнашырга,  «Казан» бию ансамбле белән бергә чыгыш ясарга туры килә. Французлар шунда аның тавышын «могҗизалы тавыш», дип атыйлар. 

21. Гөлшатка һәр иртәне дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлардан: «Хәерле иртә!» дигән хәбәрләр килә. Аның җырлавын бер тыңлаган тамашачы Гөлшатны онытмый. 
 

Тыңларга: 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Талантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!

    Хәзер укыйлар