Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова исемен алыштырган

«Тәрәзәмне боз каплады», «Мәхәббәт ялкыны», «Сөю диңгезе» кебек популяр җырлар башкаручы Гөлнара Тимерҗановада зур яңалык!

«Тәрәзәмне боз каплады», «Мәхәббәт ялкыны», «Сөю диңгезе» кебек популяр җырлар башкаручы Гөлнара Тимерҗановада зур яңалык! Ул исемен алыштырган. Хәзер җырчы Гөлнара исемле түгел, Наимә исемле.
«Гөлнара исеме ямьсез дип әйтмим, ул бик матур исем. 1975 елда бу исем бик популяр булган, Гөлнара исемле кызлар күп. Аның гранат чәчәге дигән мәгънәсе дә, ут чәчәге дигәне дә бар. Ә мин Игезәкләр йолдызлыгында туган, миндә ике кеше яши. Шул ике кешенең берсе «ут чәчәге» дигән мәгънәне алган. 
Исемемне үзгәртү сәбәпләре – тормышымдагы кыенлыкларны исемем белән бәйләп анализлау. Тырышып-тырышып йөрисең, ләкин тормыш бик авырлык белән бара. Уйламаган авырлыклар килеп чыга. Менә шуннан исемемне үзгәртергә булдым. Хәзрәтләр дә шулай киңәш бирде. Якыннарым өчен барыбер мин Гөлнара булып калдым. Бик якын берничә кеше генә яңа исемем белән эндәшә. «Бер-ике кеше генә булса да Аллаһ каршындагы исемең  белән эндәшергә тиеш», – дип әйтә ирем. 
Иң кызыгы – исемемне үзгәртү белән тормышым да үзгәрде. Ләкин артист буларак, тамашачыларым өчен мин Гөлнара булып калам», – дип белдерде җырчы. 
Наимә исеменең мәгънәсе ничек икән дип кызыксынган идек, ул – бәхет, муллык, татулык, татлы, затлы дигән мәгънә йөртә икән. Яраткан җырчыбызга да «исеме җисеменә туры килсен», дип телибез. 

фото социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар