Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы гаиләләр үзизоляциядә: Алсуның әнисе сөенә, Илсур койма тота,  Гөлсирин яңа сезонга әзерләнә

Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова...

 

Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова:  «Үзизоляцияне авыр вакыт дип әйтеп булмый.  Түзәрлек, аллага шөкер. Иң мөһиме: авырмыйбыз. Ике атна шәһәрдә яшәдек тә, авылга кайтып киттек.  Авылда эшсез торган юк: җыештырабыз, өй тирәләрен карыйбыз. Өметсез шайтан гына, диләр. Матур өметләр белән яшибез. Алла бирсә, җәй айларына таба бу вазгыять үзгәрер, тынычланыр дип уйлыйбыз.  Безнең өчен төп  эш чоры – җәйге вакыт. Җәй айлары алдан билгеләнгән график буенча тулы. Әлегә керем юк инде, аңлавыгызча.  Булган акчаларны саклап тотабыз». 

Ризат һәм Зинира Рамазановлар: «Хәлләребез  бик әйбәт. Тик ятмыйбыз. Әти-әниләргә ярдәм итәргә авылга кайттык. Барыбыз да без теләгәнчә бара, аллага шөкер. Барыбыз да өйдә калыйк». 

 

Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар: «Болай да вакыт  буш вакыт чыккан саен Илсурның әти-әнисенә Актаныш районы Чалманарат авылына кайтып йөри идек. Үзизоляция игълан итүгә, җыендык та кайтып киттек.  Илсур теплица ясады, хәзер арткы бакчада койма тота. Җир эшләре башланачак... Шәһәрдәге дуслар белән аралашып торабыз. Алар: «Өч көн саен  азык-төлек алырга кибеткә чыгып, 4-5 мең калдырабыз», – диләр. Авылда беркайчан да ул кадәр акча китми. Базда – бәрәңге, суыткычка – ит, йомырка салырга тавыклар бар. Шуңа күрә без Казанга кайтырга куркып та торабыз, чөнки керем юк. Барлык планлаштырылган концертлар, мәҗлесләр кичектерелде. «Кара көнгә»  дип саклаган акчабыз аз. «Концерт куя алмыйсыз инде хәзер», – дип төрттереп  сораучылар да юк түгел. Имеш, без моңа кадәр беркайгысыз яшәгән. Югыйсә, бөтен эшләгәнебез үзебезгә, җырлар иҗат итеп, аларны ротацияләргә китеп барды.  Киләчәктә ни буласын әлегә бер кем әйтә алмый.  Ләкин өмет зур. Кавышасы парлар, юбилейларын үткәрүчеләр безне көтә. Һәркемнең туйларын, бәйрәмнәрен матур итеп үткәрәсе килә.  Алар белән күрешергә язсын. 

 

Азат Абитов – Гөлсирин Абдуллина: «Алай авыр вакыт дип әйтмәс идек, бәлки файдалы ягы да бардыр. Әзрәк ял да кирәк. Без туйдан соң ук  гастрольләргә чыгып киттек тә,  уйлап-сөйләшеп  утырырга вакыт та булмады. Хәзер менә кичләрен туй  көннәребезне искә төшереп утырабыз. Вакыт күбәйгәч яңа проектлар хакында уйлыйбыз. Эшләнеп бетмәгән җырларыбызны тәмамлыйбыз.  Гастрольләр вакытында туйганчы йоклап булмый, хәзер менә йокыны туйдырабыз инде. Җиң сызганып эшләргә көч җыябыз. Ваһапов фестивале белән бергә яңа сезонга әзерләнә башладык. Бу коронавирус ничек шулай тиз килде, шулай ук бик тиз чигәр, дип өметләнәбез. Коронавирус белән бәйле вазгыять иң беренчеләрдән булып артистларга «китереп сукты». Иң соңгылардан булып чыгарбыз да инде бу хәлләрдән.  Шулай да борчылмыйбыз. Алла бирсә, барысы да яхшы булыр.   

 

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе дә үзизоляциядә тик ятмый. Шушы көннәрдә генә үз социаль челтәрләрендә тамашачылары хозурына яңа җырларын тәкъдим иттеләр. «Йә Азат, йә безнең әниләргә кайтып йөрибез. Ике якны да тигез  күрергә тырышабыз. Әлегә минем әнидә. Әтинең кырыгын үткәрергә әзерләнәбез. Үзизоляция бераз сулыш алырга сәбәп булды, моңа, бигрәк тә, әни сөенде», – ди Алсу. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар