Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат...

Бүген иртүк җаннарны тетрәткән әнә шундый кайгылы хәбәр килеп иреште. «Ничек???» – дип сулкылдагандыр бу хәбәрне ишеткәннәрнең күңеле. Нибары 40 яшь кенә булган бит әле аңа. Балалары да аякка басмаган... Кечесе әле икенче класста гына укый икән.
Эльмира Сөләйманованың бертуган энесе Марат белдерүенчә, соңгы вакытта ул салкын тиеп авырган булган. Ютәлләгән. Ләкин табиблар аңа апасының инфаркт нәтиҗәсендә вафат булуын әйткән. «Салкын тигәннән кеше үлми бит инде», – дип аптырый ул үзе дә. Ләкин Эльмираның беркайчан да йөрәгеннән зарланганы булмаган. Ире аның гырылдаган тавышына уянып киткән, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга да өлгерә алмаган. Яраткан җырчыбыз санаулы секундлар эчендә җан биргән.
Җырчы 14 декабрьдә Казандагы хәйрия концертында катнашырга тиеш булган, ләкин авыру сәбәпле, килә алмаган. 18 е көнне Түбән Камадагы банкетта катнаша алмавын да белдергән. «Ул беркайчан да фонограммага җырламады. Ире белән дә бик матур яшәделәр. Ул – рус милләтеннән, бик тыныч, акыллы кеше. Көтмәгәндә-уйламаганда шундый хәсрәт килде әлеге гаиләгә», – ди Эльмираның банчысы баянчысы Фәйзелхак Хәлимов.
«Сердәш» тә эшләгән елларда без Эльмира белән аерылмас дуслар булдык. Концертлардан бик соң кайткан вакытларда, апаларны уятып йөрмәс өчен, бик еш Эльмираларда кунып кала идем мин. Ул мине туганы кебек якын күреп, ярдәм кулын суза иде. Әтиләре булмагач, тормышлары да җиңелләрдән түгел иде. Эльмирага да бик иртә эшли башларга, тормыш йөген тартырга туры килде. Җырлап, акча эшләп, әнисенә ярдәм итәсе килде аның. Тормыш авырлыкларына да карамастан, ул позитив иде, гел елмаеп кына торды. Җылы, рәхәт кеше иде ул Эльмира», – ди җырчы Айгөл Шәйхетдинова.
.
Эльмира 1982 елның 5 февралендә Чаллы шәһәрендә туа. Энесе Марат белән аны әниләре ялгызы үстерә. Матбугатка биргән бер интервьюсында җырчы әтисенә гомере буе үпкә хисе саклавын белдерә.
Зур сәхнәдә ул – 2012 елдан. «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге аңа хезмәттәшлек итү турында килешү юллый. 2016 елны Эльмира Сөләйманова TMTV каналының премиясенә лаек була. Җырчы башкаруындагы «Балан ачы шул, балам» җырын жюри югары бәяләп, «Тамашачы мәхәббәте» номинациясенә тәкъдим итә.
2018 елда Эльмира Сөләймановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. «Күңел кошым», «Синең белән», «Апа-сеңел», «Сөю бар әле» дип аталган җырлар альбомы бар.
Иртәнге якта җырчы белән хушлашу бүген була, дип язганнар иде. Хәзер аны иртәгә күчерергә карар кылганнар. Мәрәсим Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында, көндезне 10.00 да булачак.
Эльмира Сөләйманованың якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу – милләтебез өчен дә бик зур югалту. Татар халкы тагын бер талантлы кызын югалтты.
фото: социаль челтәрдән
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.