Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Айгөл Бариеваның ире вафат

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Бүген төнлә җырчының ире Линарның вакытсыз гомере өзелгән. 


Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Бүген төнлә җырчының ире Линарның вакытсыз гомере өзелгән. 

Бу хакта иртән социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. «Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем, авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын",  – дип яза Лилия әлеге хәбәрендә.

«Сөембикә»  журналы редакциясе Айгөл Бариеваның авыр кайгысын уртаклаша. Урыны оҗмахта булсын, якыннарына күркәм сабырлыклар телибез. 

Линарны соңгы юлга озату бүген 10.30 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең хушлашу залында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар