Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Алсуның улын да күрдек!

Алсу ире Ян Абрамов белән өч бала үстерәләр.

Алсу ире Ян Абрамов белән өч бала үстерәләр. Кызлары Сафина белән Микелладан соң 2016 елда Алсу Израильдә өченче баласын – улын тапты. Күп бала әнисе Алсу инстаграм битенә Сафина белән Микелла фотоларын еш урнаштырса да, моңарчы өч яшьлек улы Рафаэльне күрсәтми иде. «Микелланы – 5, Сафинаны 6 яшендә генә күрделәр. Моңа беркем дә гаҗәпләнмәде. Ә улымны башкаларга күрсәтергә мин әзер түгел әле. Ул бик  кечкенә, бераз үсә төшсен, башкаларны да сәламләрлек булсын. Аңынчы ник, нигә, кайчан дип сорамагыз да», – дигән иде Алсу. 1 июнь көнне исә инстаграмга өч баласы белән дә төшкән фотоны элде. Постында: «Весь смысл моей жизни, весь мой мир – в одном фото! С Днем защиты детей! Берегите друг друга», – дип язып куйган.  Бу фотода да улы камерага арка белән борылган. Үзе, әнисен кочып, аңа сыенган.

Подписчиклары: «Красивая семья! Приятно увидеть со всеми вашими детками! Рафаэльчик красавчик даже со спины!))) Наверно он похож на вас Алсу», «Ой, класс. Рафаэль красавчик. Вижу даже с затылка», «Какое фото. Красивая мама красивые дети» дигән комментрийлар калдырган. (Пунктуация һәм орфогрфия сакланып бирелә.)

Фото: @alsou_a

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар