Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Алсу гаиләсеннән сирәк кадрлар

Җырчы Алсу шоу-бизнес өлкәсендә иң тыйнак шәхесләрнең берсе булып санала.

Җырчы Алсу шоу-бизнес өлкәсендә иң тыйнак шәхесләрнең берсе булып санала. Ул үзенең гаиләсен социаль челтәрләрдә бөтенләй дә күрсәтми диярлек. «Гаилә – кеше тормышындагы иң кадерле, изге төшенчә, ә гаиләдәге мөнәсәбәтләр – башкалар күрсәтеп мактана торган әйбер түгел», дип саный җырчы үзе. Гаилә мәсьәләсендәге кызыксынуларга ул һәрвакыт бик кыска җавап бирә. Алсуның фанатлары әледән-әле аның балалары, иренең фотоларын күрсәтүне сорый, хәтта җырчы һәм аның тормыш иптәше белән бәйле төрле күңелсез тарихлар уйлап чыгарырга да уңайсызланмыйлар. 
Менә Алсу үзенең шәхси блогында икенче тапкыр гаиләсенең фотосын урнаштырды. Бу – сирәк кадрлар. Күрүебезчә, Алсу белән Ян гаиләсендә бар да әйбәт. Фотода тулы гармониядә яшәүче, диңгез буенда тыныч кына ял итеп йөрүче матур гаилә күренә. 

 


Алсу һәрвакыттагыча нәфис, нәзәкатьле, чибәр. Ә менә Ян Абрамовның бераз ябыгып китүен, яза әлеге гаиләне күзәтеп баручылар. Күпләр аларның бик матур пар, бәхетле гаилә булуын искәртеп, якты теләкләрен юллый.
Без дә Алсуның гаиләсенә мәхәббәтле бәхет телибез!

 

Фото җырчы Алсуның инстаграм битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар