Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Алсу Әбелханова Казакъстан тауларында нишләп йөри?

Казакъстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп эшләнгән фильм төшерә башлаганнар. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова анда төп рольләрнең берсен – әни ролен башкара.

Казакъстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп эшләнгән фильм төшерә башлаганнар. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова анда төп рольләрнең берсен – әни ролен башкара. Әлеге фильм – Казакъстанның һәм Татарстанның уртак продукциясе. Картинаның режиссеры Татарстаннан Юлия Захарова, ә сценарий авторы Бекболат Шекеров (Казакъстан). Без Алсу Әбелханова белән элемтәгә кереп, фильмны төшерү процессы турында сораштык.

«Барысы да шулкадәр җайлы булды, – дип белдерде ул. – Иң авыры – вакытның кысанлыгы гына булгандыр, мөгаен. Мин катнашкан күренешләрнең барысын да 12 көн эчендә төшерергә туры килде бит, ни эшлисең, пандемия, кирәк булган саен Казакъстанга бара алмыйсың! Картина бик җитди, бар да иң югары дәрәҗәдә, профессиональ башкарылды. Артистлар да барысы да профессионаллар, арада хәтта Голливудта төшкән каскадерлар да бар иде. Бу яктан Казакъстанның «Almapictures» компаниясе бик уңышлы эшли. Съемкаларга бу юлы гаиләм белән бардым. Танышырга, аралашырга җай калмаган иде, баруга эшкә дә керештек. Моңа башта борчылдым, таныш түгел кешеләр, җитмәсә, гаиләм дә шунда булгач, авыр булыр дип уйлаган идем, юкка борчылганмын, җайлы итеп эшләдек. Тауларда көндез эссе, ә төнлә бик салкын икән. Кайсы төннәрдә хәтта кар да төшкәләде. Берничә күренешне төнлә дә төшерергә кирәк булды. Фильмда токымлы атлар да катнаша. Алар белән тауларда төшкән кадрлар бар – искиткеч матур, экзотик күренешләр! Бу фильмда катнашу минем өчен кызыклы, файдалы эш булды. Хәзер инде нәтиҗәсен көтәбез», – диде җырчы.

Фильмның дәвамын 2021 елда Татарстанда төшерәчәкләр. Тулы метражлы бу картинага Сабантуй күренешләрен дә кертергә телиләр. Аның премьерасын, мөгаен, киләсе елның көзендә күрә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар