Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Язучы Рәфикъ Юнысов вафат

Танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Юнысов вафат. 


Элеккеге баш редакторыбыз Ләйсән Юнысованың әтисе – танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Юнысов вафат. 
Рәфикъ ага 1943 елның 1 мартында Арча районының Кәче авылында туа. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый. Иҗат юлын 1969 елны «Татарстан яшьләре» газетасында башлый. 1992–2004 елларда – «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары, 2005 елдан – «Казан утлары» журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1982 елны аның «Вакыт чылбыры» дип аталган беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 2000 елда Татарстан китап нәшрияты «Татарстан референдумы» дип аталган тарихи-документаль әсәрен китап итеп бастырып чыгара. Рәфикъ Юнысов – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге  премия лауреаты иде. 

Элеккеге хезмәттәшләребез Ләйсән Юнысова, Асия Юнысованың якыннары, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар