Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яшь җырчы Зәлилә белән күңелсезлек килеп чыккан

Яшь җырчы Зәлиләнең декабрь башында тавышы өзелгән.



Яшь җырчы Зәлиләнең декабрь башында тавышы өзелгән. Ике айга якын дәвалану
курсы узса да, җырчының без ияләнгән тавышын кире кайтара алмаганнар. Хәзер Зәлилә башкачарак тавыш белән җырлый башлаган. Бу хакта безгә Рәшит Ваһапов фондының продюсеры Айбикә Фәттахова хәбәр итте.
– Декабрь башында бер репетиция вакытында Зәлиләнең тавышы өзелде.
Җырларга кирәк иде, әмма ул җырлый алмады, ахырдан хәтта сөйләшүе дә кыенлашты.
Хәзер аның тавышы үзгәрде. Ни дәрәҗәдә икәнен әйтә алмыйм, анысын инде тамашачы
үзе аңлар. Бу хәлгә Зәлилә, әлбәттә, бик борчыла, чөнки тавышы үз хәленә кайтырмы,
юкмы, әлегә билгесез. Моңа кадәр концертлар булса да, ул аларда чыгыш ясый алмады.
– Айбикә, концертлар белән тамашачылар каршына чыга башлыйсызмы инде?
– Әйе. Концерт сезоны тиздән башлана. Аны без 5 февральдә Ижау шәһәрендә
башлаячакбыз. Дөресен әйткәндә, бу вазгыятьнең болай озакка сузыласын көтмәгән
идек. Билетлар күп алынса да, коронавирус аркасында Бакуда буласы фестиваль дә
күчерелде.
– Мондый вазгыятьтә башка җырчылар Гөлсирин, Азат һәм Раниска да җиңел
булмагандыр.
– Хәлләр катлаулы булса да, бер генә хезмәткәр дә эштән китмәде. Барысына да
хезмәт хаклары түләнде, эшсез дә тормадылар. Яңа җырлар иҗат ителде. “Яңа татар
җыры” конкурсын уздырдык. Бүген без Рәшит Ваһапов фестивале конкурсына һәм “Яңа
татар җыры” конкуркысының гала-концертына әзерләнәбез.


Артистларыбызга да башка эштә эшләү мөмкинлеген бирдек. Мәсәлән, Гөлсирин
хәзер безнең офиста эшли. Музыкаль менеджер вазифасын башкара. Ранис училищеда
вокал дәресләрен бирә башлады. Азатка шулай ук офиста эшләү тәкъдиме булды.
Зәлиләнең дә башка эштә эшләвенә каршы килмәдек. Шундый вазгыять килеп туган икән
инде, җайлашырга туры килә. Берничә он-лайн концерт оештырдык. Гомумән, мондый
тамашаларны 1 млн га артык тамашачы карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар