Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яраткан актер җинаятьчегә әйләнде

Бүген мондый яшен-яңалыктан соң федераль матбугатка ут каба язды. Россиянең атказан артисты Михаил Ефремов төнлә юл йөрү фаҗигасенә тарып, кеше гомере өзелүгә сәбәпче булды.

Бүген мондый яшен-яңалыктан соң  федераль матбугатка ут каба язды.  Россиянең атказан артисты Михаил Ефремов төнлә юл йөрү фаҗигасенә тарып, кеше гомере өзелүгә сәбәпче булды. 


 Авария шаһитлары төшергән видео тиз арада  интернет буйлап тарала. Анда чал чәчле, аптыраган кыяфәттә, нишләгәнен ахырга кадәр белештермәслек хәлдәге атказанган артист. Юк, ул уйнамый. Ул – исерек.  «Исәнме ул? Мин аны дәвалыйм. Акчам күп...» – ди актер.  

Исерек килеш руль артына утырган Михаил Ефремов  борылышта зур тизлектә каршы юлга чыгып, кечкенә «ГАЗ»ель машинасына килеп бәрелә. Рязаньнан Мәскәүгә акча эшләргә килгән 57 яшьлек шофер Сергей Захаровны авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр. Әмма ул күп кан югалтудан җан бирә. Хәзер актерга 12 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Әлегә ул кулга алынмаган. Шәһәрдән чыкмаячагы турында имза алып, аны җибәрәләр.

 
 Бу хәлләрдән соң актерга карата булган мәхәббәт нәфрәткә әйләнде. Хәтта атказанган исемен алуны таләп итеп язучылар да булды.  Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аварияне коточкыч дип бәяләде, әмма Кремльдә мәртәбәле исемне кире алу турында сүз булмаганын әйтте.

Михаил Ефремовны балалары да яклап чыкмады. Үзен гендерфлюид дип атаган 19 яшьлек кызы Анна-Мария: «Рульдә исерек килеш йөрергә кирәк түгел иде. Передачалар илтермен», – дип белдерде. Михаил Ефремов та үзен канун буенча җәзага тартуларын сорады. Башка юллар юк. Кеше гомерен өзү өчен җаваплылыктан качуга депутатлар, түрәләр, бизнесменнар, җәмгыять өйрәнде инде, ә менә актер качса, кабул итә алмас. Җәмгыять аны күралмаячак. Ә бу актер өчен үлемгә тиң.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар