Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Яңа Йолдыз» пректының җиңүчесе билгеле!

«Яңа Йолдыз» телевизион вокаль проектының беренче сезоны тәмамланды.

«Яңа Йолдыз» телевизион вокаль проектының беренче сезоны тәмамланды.

Конкурста катнашкан 12 кеше бер сәхнәдә татар эстрадасының популяр артистлары белән чыгыш ясады һәм дуэт белән үз остазларының хитларын башкарды.

Проект өч этаптан торды: читтән торып сайлап алу туры, турыдан-туры тыңлау һәм кастинг, гала-концерт. Телетамашаның икенче сезоны 2021 елның язында ук старт алыр дип планлаштырыла.

Проектның җиңүчесе булып яшь җырчы Эльвира Мифтахова танылды. Аңа приз сыйфатында «Барс-Рекордс» продюсерлык үзәге белән контракт билгеләнде. Шул исәптән ул җырын профессиональ яздыру, аранжировкалау һәм ТМТВ телеканалына ротациягә бирү, «Алтын Барс» халыкара фестиваленең гала-концертында «Алтын Барс»сынын алу хокукына ия булды.

Ильяс Минһаҗев һәм Марсель Закиров иң яхшы башкаручылар өчлегенә керде һәм «Татар җыры-2021» конкурсында җырлау мөмкинлеге алдылар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар